Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров концерты: Салават янына Әҗәл килгән, үзен яраткан Габделфәт

«Интертат» Данир Сабиров концертыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Данир Сабиров концерты: Салават янына Әҗәл килгән, үзен яраткан Габделфәт
"Татар-информ" архивы

Залга керергә ашыкмаучы тамашачы...

«Әйдә, атна азагында Данир Сабировның концертына барыйк әле, артистлар социаль челтәргә өзекләр куйган, хәйран күңеллегә охшаган», – дип шалтыратты дус кызым.

Аның концертында 5 еллап элек булган идем, «мин Данирның тамашачысы түгел» дип кайткан идем. Ул вакыттан бирле мин дә үзгәргәнмендер, ул да үзгәргәндер инде, дип ризалаштым.

Мин гомердә булмаганны концертка соңга калдым, әмма соңга калмаган булып чыктым. 18.30да башланырга тиешле концерт әле башланмаган. Халык залга керергә ашыкмый, эштән соң килүчеләр буфетта «тамак ялгый». Стильле фотозона ясап куйганнар, анда олысы-кечесе фотога төшә. Фойеда да, залга кергәч тә ир-атларның шактый булуы күзгә чалынды. Гадәттә, ир-атлар 3 сәгать җыр тыңлап утырудан ара. Ә монда юмор яратучылар килгәндер, дип уйлап куйдым.

Залга кереп утыргач та бераз көттем әле, халык кул чабарга тотынды. «Кул чапмасаң, сәгать 8 тулмыйча башламас ул», – диеште артта утыручылар. «Кая ашыгасыз, иртәгә ял көне бит», – дип шаяртты икенчесе.

Алга китеп әйтәм, бу хакта Данир үзе дә әйтте. «Минем концертка килүчеләр үзара аралаша, ә менә җитди артистның тамашачысы да үзе кебек «важный», алар үзара аралашмый, ә менә болай йөреп тора», – дип, башын югары тотып йөреп күрсәтте ул.

Мул төтенле һәм паузалы концерт...

Данир Сабировның 10 еллык иҗатына багышланган «Болтун» дип исемләнгән концерты 18.45тә башланып китте.

Артист сәхнә бизәлешенә акча кызганмаган, сәхнә өстендә музыкантлар өчен ике якта тагын «сәхнә» ясалып куелган. Төрле бизәкле утларның алмашып торуы матур һәм сәхнәгә җибәрелә торган «төтен» дә мулдан иде. Шул «төтен»гә бәйле бер хатирә искә төште әле. Аны сәхнәдә куллана башлаган вакыт кына булгандыр инде, ниндидер «солянка» вакытында сәхнә артында легендар җырчыбыз Хәмдүнә апа үз чиратын көтеп басып тора. Шул вакытта сәхнәгә «төтен» җибәрделәр. «Бу нәрсә бу? Мин чыкканда бу нәрсәне җибәрмәгез, алайса җырламыйм», – дип, бик каты гына әйткән иде ул.

Ә монда ул «төтен»не концерт башланганчы сынап караганнар булса кирәк, алгы рәтләр өстендә «эленеп тора» иде.

Беренче булып, тавышкөчәйткечтән сөйләп, концертның режиссеры чыкты. Ул халыкка «вакыт-вакыт «алкышлар», «көләргә» дигән табличкаларны күрсәтеп торырмын» диде. Бу табличкаларның соңрак кайбер кешеләр өчен (шул исәптән миңа да) уйлап табылганын аңладым.

Сәхнәгә уникальный артист, популяр юморист, талантлы пародист, стендап-комик, җырчы (әмма ул үзен «җырчы» дип санамый һәм дөрес эшли), шулай ук биюче Данир Сабиров балкып килеп чыкты.

«Безнең халык ышана ул,

Болтун булырга кирәк», – дигән җырлы-биюле беренче номерны халык җылы кабул итте.

Аннан Данир шаяртырга тотынды, икенче концерты гына булгангамы, артист үз концертына үзе кереп китә алмаган кебек тоелды. Сәхнәдә пауза күп булды, бер җөмләне сәхнәдән әйләнеп килеп кабатлау да булды.

«Сәхнәдә 10 ел! Өлкән артистлар белән чагыштырганда, бу күп түгел инде. Әлбәттә, төрмәдә утырсаң, бу еллар күп тоела, ә президент урынында булсаң – аз.

Социаль челтәрләргә гаилә фотосын куйсам, «сезгә бер малай кирәк инде» дип язарга тотыналар. «Малай, малай» дип, башка кереп «оялый» ул. Ул малай, миңа караганда, халыкка күбрәк кирәк кебек тоела башлый. Һәр ир үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, малай тәрбияләргә тиеш, диләр бит инде. Агачлар яратам мин – күп утырттырдым, өйне дә осталар яллап салдырттым. Әллә, минәйтәм, малайны да берәрсеннән...» – дип шаяртуыннан җыелган халык дәррәү көлеп куйды.

Аннары ул балаларына багышлап бер дә җыр яздырмаган булуын искәртте. Бүгенге концертта ул кызларына җыр багышлады. Экраннан гаилә фотоларын карадык. Аннары репертуарындагы җырлардан попурри башкарды.

Сәхнәгә артистның дуслары, күршеләре, дусларының дуслары чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән күтәрелде. Данирга бүләк тапшырырга, мөмкинлекләре чикле ике яшүсмер дә менде. Аларны Данирның фанатлары дисәң дә буладыр, алар артисттан пародия ясарга өйрәнгәннәр. Берсе сәхнәдә дә пародия ясап күрсәтте һәм Данир абыйсы белән танышуларына 5 ел булуын горурланып әйтте. Данирга, балаларның күңелен күреп сүз биргәне өчен, рәхмәт!

Чираттагы номер Айдар Галимовка һәм Илсөя Бәдретдиновага пародия иде. Сүз Илсөягә бөтен дөньяга танытырлык клип төшерү турында барды. Бик озын исемле, әмма арасында «чөгендер» сүзе булган режиссер Шакира, Леди Гага, Сиа стилендә клип төшерергә тәкъдим итә. Ә Илсөя гел авылда төшерү яклы, Айдар Галимов Илсөя яклы. Данир Айдар Галимовны ничә еллар «уйный» һәм шактый уңышлы уйный. Ә Илсөягә пародия кием охшашлыгына гына кайтып калды. Илсөяме инде пауза ясап тора торган кеше?! Айдар Галимов бер сүз әйткәндә, ул унны әйтер иде. Ә монда «Илсөя» рольгә кереп китә алмады, баш селкеп, пауза ясап торды. Бу номер озакка сузылды, ялыктыра башлады. Миңа режиссерның концерт башында күрсәткән табличкасы кирәк кебек тоелды.

Нәтиҗәдә экраннан нинди клип килеп чыкканын күрсәттеләр. Анда Шакира, Леди Гага, Сиа, Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов стильләре дә бергә салып болгатылган иде, кызык булсын өчен инде... Клипта да кызык тапмадым, әмма аның зур хезмәт икәнен яхшы аңладым.

Янәшәмдәгеләрнең шаркылдап көлеп утыруларына «менә нинди ул Данир тамашачысы», ә мин «аныкы түгел» икән дип утырдым.

Данир төркемендәге кыз белән дуэт та башкарды, калган артистларга да сәхнәдә урын бирде, алар да 1-2 җыр башкарды һәм, үзләре әйтүенчә, чын артист булып карадылар. Яшь артистлар булуларына карамастан, экранда клиплары да күрсәтелеп барды. Биючеләр, скрипкачылар да – талантлылар, осталар. Данир да аларны мактады. Бигрәк тә Хәят исемлесе турында озаклап сөйләде. Хәят исеменең матурлыгына тәмам инандым. Данир да алар белән биергә дә, җырларга да өлгерде. Бу матур номерлар минем күңелемә керде. Ә номер җәлеп итмәгән очракларда, мине сәхнәдәге төрле бизәкле утлар балачакка алып кайтып килде. Балачакта калейдоскопны ярата идем, борган саен бизәкләре үзгәрә бит. Аннары, соңгы нокта булып, Данирның сыңар алкасы гел ялтырап куя.

Данир җырлаганда, кызлары нәфис гимнастика күнегүләре күрсәтергә чыкты. Бик күрәсе килгән иде ул номерны, әмма сәхнәдә караңгы булу сәбәпле, кызларны шәйләргә генә туры килде, ә Данир үзе бөтенләй күренмәде. Күренсә дә алдагы рәтләрдә утыручыларга гына күренгәндер. Шундыйрак хәл берничә чыгышта кабатланды. Утлар артык күп төшепме яки тиешенчә төшмичәме, биючеләрнең йөзләре күренмәде. Ә мин биючеләрнең мимикаларын да күзәтергә яратам. Бу – шулай уйланылган булгандырмы? Белмим… 

Бу хакта концертта булган тамашачы артистның социаль челтәргә куйган видеосына комментарийларда да язган: «Сәхнәдә ник алай караңгы булды икән, видеога төшермәсен өчен шулай эшләделәрме икән», «Сәхнәдә җибәрелә торган «төтен» барысын да боза», «Музыка бигрәк каты булды».

Концертка баргач, гадәттә, беренче урында – артист, арткы планда экран, дип кабул итәм инде мин. Әмма бу концертта тамашачыны экран белән үзен генә калдыру күпкә китте. Аннан шаян реклама, мәзәк хәл, клип күрсәтелде...Кайвакыт өйдә телевизор карап утырган кебек тоя башладым үземне...

Рус дусларына концертка килгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, Данир йомырка тәбәсе һәм мәхәббәт турында бер русча җыр да бүләк итте.

Тәнәфес

«Уникс» концертлар залында һава юк бит инде, бераз фойеда җилләнеп керергә уйладык. Тамашачылар арасында ел саен Данирның концертларына йөри торган танышлар да очрады. 15 елдан артык күрешкән юк иде...

Дус кызым минем өчен борчылган икән.

– Син бер дә көлмәдең бит...

– Мин елмайдым...

– Мин рәхәтләнеп көлдем. Син концертларга күп йөрисең, шуңа да сиңа тансык түгелдер.

– Юк, мин үземне күп йөрим дип уйламыйм. Күңел халәтенә карап инде. Бу тамаша мине «эләктереп алмады», миңа көйләп йөрерлек «вирус җыр» да ияреп кайтмый инде бүген. Әмма мин Данир һәм аның тамашачысы өчен шат. Алар рәхәтләнеп ял итеп, көлеп утыра. Ә Данир өчен ул – бәхет.

Тәнәфестән соң...

Экранда – сөннәткә утырту темасы. Бу процессны 3 тапкыр үткән ана буларак, ул – миңа якын тема. «Менә бит көлдең», – диде дустым, минем өчен куанып. 

Данир Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин һәм Габделфәт Сафин булып та «кыланды». Җырчыларның җырларын үзгәртмичә пародия күрсәтелсә, отышлырак булыр иде кебек тоела. Данирның бу номерында Габделфәт абыйга күрсәткән пародия уңышлы тоелды миңа. Халык рәхәтләнде көлеп.

«Ул миңа шалтыратса, «Габделфәт абыең әле бу» ди. Мин ату белмим, алайса, телефонда кем икәне язылып чыкмый», – диде ул, вакыты белән Габделфәт абый кебек кулы белән костюмын артка җибәреп. Ул аны үз-үзенә соклана һәм үзен ярата торган кеше буларак сурәтләде.

Артист төркеме белән тамашачылар янына да төште. Егет-кызлар тамашачыларны биетте. Данир, үзе әйтмешли, Николай Басков сыман тамашачылардан чәчәк бәйләмнәре җыйды. Шул арада яраткан тамашачысы аның белән фотога да төшәргә, кочаклап, үбеп алырга да өлгерде.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Аннары Данир очраклы гына сайлап алынган тамашачысына бүләк тә ясады. Спас районыннан килгән ханым оялып кына сәхнәгә чыкты. Артист аңа чын чуен казан бүләк итте. Ханым бу шатлыктан биеп тә алды.

Сәхнәдә артистның кызлары Мәрьям белән Дания төркемдәге биюче егетләр белән бию куйды. Данир үзе дә олы кызы белән биеде. Ул кызлары белән татарча гына сөйләшүе, аларның сүзлек запасын арттыру өчен уен да уйлап табуы турында сөйләде.

Дусларга багышланган җыр да яңгырады. «Бердәм булыйк, хатыннарны бутамыйк», – дип мөрәҗәгать итте ул аларга.

Хәмер, Салават һәм Әҗәл

Данир әби-бабасы турында да сөйләде. Бабае салырга яраткан, андый вакытта беркемгә дә көн булмаган. Әбисе яшереп куйган аракыны бабай он эченнән дә, йомырка басып утырган каз астыннан да тапкан. Аннары аракы урынына су тутырып куя торган булган. Берсендә кунаклар килгәч, әби шул яшергән шешәсен чыгарып куйган. Кунаклар аптырап калган. Бабай «судан коры чыга торган» кеше булган, анда да әбине гаепле итеп калдырган. «Кем он эчендә саклый инде, он градусын ала бит аның», – дигән бабай.

...Син дә бабай буласы, мин дә әби буласы,

Кара-каршы чәй эчәргә ясалма теш куясы, – дигән шаян җыр да яңгырады.

Аннары, хәмер темасын дәвам итеп, экранда да бер кызык күрсәтелде. Анда эчеп утырган ир-атның күзенә каршында утырган хатынның төрле кыяфәттә күренүе төшерелгән иде.

Әле хәмер темасы моның белән генә бетмәде. Минем карашка, уңышлы номерларның берсе Салават янына Әҗәл килүе турында булды. Данир Сабиров остазы Салаватка пародияне килештерә белә.

Концертның беренче көнендә Салават Фәтхетдиновның да тамаша кылуы турында әйтеп узды пародист. Данир Сабировның Телеграм-каналындагы видеода күренгәнчә, бу номер остазына да охшаган бугай, ул аны рәхәтләнеп көлүе белән бәяләгән.

Сценарий буенча, Салават Әҗәлне эчертеп, 98нче тапкыр кире борган икән инде. Бу юлы Әҗәл китәргә теләми генә бит! Ул аны Җәвит янына да куып карый. Әҗәл Җәвит янында булган – нәтиҗә юк, чөнки анда башта Зөлфия белән сөйләшергә кирәк икән. Салават Әҗәлне кызганып та куя, калырга кыстый.

«Җомга җитүгә киләсең дә җитәсең, минем әле соңгы концерт сезоны тиз генә булмый», – ди Салават.

«Салып» алганнан соң, алар дуслашып та китә, Салават Әҗәлгә шәһәр үзәгендә эш табып бирергә вәгъдә итә. «Уникс» янына парковка ясарга урнаштырсам инде сине», – ди ул, концерт карарга килүчеләрнең хәленә кереп.

Өйгә ашыгучы һәм басып алкышлаучы тамашачы

Ул Әҗәлгә тагын бер эш кушасы иде әле. «Уникс»та реконструкция ясарга… Концерт ахырына якынлаша башлагач, күпчелек ир-атларны хатыннары гардеробка чыгарып җибәрә. Концерт тәмамланмаган килеш, рәхәтләнеп карап утыручыларны торгызып, залдан шулай чыгып китү – матур күренеш түгел. Ирләр астагы каттан өс киемнәрен алып, өске катта якыннарын көтеп торачак, һәм алар беренче булып кайтып җитәчәк. Алар өйләрендә чәй эчеп утырганда, концертны карап бетереп, залдан беренче булып гардеробка төшүчеләр, киенеп, төшеп килгән халык агымыннан менә алмыйча торачак әле...

Концерт азагында Данир Сабиров зарланган кешеләрне яратмавын әйтте. «Кыска гына гомерне үкенми яшәп кара...» – дип җырлап тәмамлады ул.

Ул төркемендәге һәр артист белән таныштырып чыкты, экранда да аларның исем-фамилияләре чыгып барды. Төркемендә барысы да – яшь, нәфис буй-сынлы, сәләтле егет-кызлар... Һәм төркемнең директоры – Миләүшә Сабирова.

Сәхнәгә кыска кара күлмәктән Данирның хатыны чыкты. Курчак кебек матур һәм нинди концерт-тамаша оештырган бит! Ник яратмыйлардыр аның хатынын…

Тамашачының бер өлеше Данир Сабировны һәм аның командасын басып алкышлады.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Гардеробка төшү юлы кыска, әмма озакка сузыла... Шул арада тамашачы концертка бәя бирде. «Бик матур, күңелле булды. Бу – болай гына куелган концерт түгел. Ныклап әзерләнгән. Һәр артисты әзерләнгән. Намус белән әзерләнгәннәр», – дигән ханымның сүзләрен калганнар да хуплап, баскычтан әле һаман да төшәләр иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100