Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәү – Данир Сабировның ялга киткән хатыны өчен борчылалар

news_top_970_100
Төркиядә җир тетрәү – Данир Сабировның ялга киткән хатыны өчен борчылалар
Социаль челтәрләр

Узган ел Данир Сабиров, туган көненә сюрприз ясап, хатыны Миләүшәне Истанбулга романтик сәяхәткә алып киткән иде.

Миләүшә Сабирова быелгы туган көнендә дә Төркиягә очкан. Тик бу юлы Миләүшә гомер бәйрәмен Данирдан башка гына, иң якын иптәш кызлары компаниясендә уздыра.

Бүген иртән Төркиядә бик көчле җир тетрәгәне билгеле булгач, Данир Сабиров һәм Миләүшәнең сторисларын карап барган кешеләр Миләүшә өчен кайгырыша башлаган. 

«Төркиядә җир тетри, дип язганнар. Дөресме икән ул?», «Миләүшә белән барысы да тәртиптәме?» – дип сораганнар алар Данирдан. 

«Дөрес. Барысы да Ходай кулында, тәкъдирне беребез дә белми. Миләүшә белән элемтәдә, «безнең барысы да яхшы» диде. Төрек дусларымның кайгысын уртаклашам», – дип җавап биргән Данир. 

Миләүшә үзе дә иртәнге сторисларында Белектә җир тетрәү сизелмәве турында сөйләгән.

Данир Сабировтан хатынының нигә үзеннән башка гына ял итүе белән дә кызыксынганнар. 

«Она устал наверны ат миня», - дип шаярткан ул.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100