news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның мунчасында аздан гына янгын чыкмый калган

news_top
Данир Сабировның мунчасында аздан гына янгын чыкмый калган
видеодан скриншот

Данир Сабировның мунчасында аздан гына янгын чыкмыйча калган. Ярый, тәҗрибәле электрик вакытында килеп, кыска ялганыш урынын көйләргә өлгергән.

«Әле генә мәчеттән чыктым, дуслар. Кичә якты вакытта мунча яктым. Әмма кич белән автомат атты, ут булмады. Без инде, мунча үпкәләмәсен дип, шәмнәр, фонарьләр белән барыбер кердек. Ә бүген мәчеттән чыгуыма, электрик миңа видеохәбәр җибәргән. Бер кабель төтенләп ята, кыска ялганыш. Күршедә булган хәлләрдән соң күңел әле дә тыныч түгел. Ярый вакытында күреп өлгердек», – дип Аллаһка шөкер иткән артист.

Узган ел шушы вакытта Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның хуҗалыгында янгын чыгып, йорты һәм гараждагы 2 машинасы янып беткән иде. Ул бер мизгелдә гомер буе җыйган малыннан колак какты. Миләүшә һәм Данир Сабировлар терәлеп торган күршеләренә ярдәм итәргә алынды һәм акча җыю турында игълан итте. Халык та, аларга кушылып, бәлага тарыган Ирек абыйга ярдәм кулы сузды. Җыелган акчаларга Ирек абыйга йорт салып бирделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар