Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның күршесенең йорты төзелеп беткән, ә аның күршесе канәгатьсезлек белдерә

news_top_970_100
Данир Сабировның күршесенең йорты төзелеп беткән, ә аның күршесе канәгатьсезлек белдерә
Фото: социаль челтәрдән

Миләүшә һәм Данир Сабировларның күршеләре Ирек абыйның йорты янып беткәнгә 1 ел була. Сабировлар гаиләсе күршеләренә йорт салу өчен акча җыю турында игълан итте, һәм бүген халыктан җыелган акчага Ирек абыйның йорты төзелеп беткән, эчке эшләрен башкарасы бар.

Яңа йортның эчен һәм бүлмәләрен Данирның тормыш иптәше Миләүшә күрсәтеп чыкты. Йортта барлык уңайлыклар да булачак. Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында Ирек абыйга әле дә ярдәм итәргә әзер кешеләр бар, алар акча күчерү өчен телефон номерын сораган.

Комментарий язучылар арасында Сабировларның изге күңелле булуына сокланучылар, «аларның ярдәменнән башка бүген күршеләренең мондый йорты булмас иде» диючеләр, ремонт ясап, тизрәк күченеп, шатланып яшәүләрен дә теләүчеләр күп.

Фикерләрен язып калдыручылар арасында Халисә Асапова исемле ханым да үз сүзен язган. Ул Ирек абыйның икенче як күршесе булса кирәк. «Безнең участоктан чүп-чарын алса бик әйбәт булыр иде, янгын аннан күчүе генә җитмәгән, безнең кишәрлеккә чүп өеп куйды», – дип язган ул.

Әлеге ханымны берәү дөньяга үпкәсе булуда гаепләгән, «вакыты җиткәч алыр, анда сезнең бакча гына бит инде», хәтта «кабәхәт» дип тә язган ул.

«Бакча гына булса икән, 70 яшьтән соң бернисез калдык. 2 йорт, 2 мунча, 2 машина янды. Белмисез икән – язмагыз. Белер-белмәс ник язасыз? Аллаһ саклады безнең барыбызны да, без туганнар, күршеләр, андый олы кайгы бер кемгә дә килмәсен. Сабировлар гаиләсенә рәхмәт, зур ярдәм күрсәтәләр, булышкан халыкка да рәхмәт. Янгыннан соң чистартылган участокка чүп-чар өелде, без менә берни башлый да алмыйбыз. 18 октябрь. 1 ел була бу хәлгә. Йөрәккә тоз салып «тьфу, кабәхат» диеп, сез үзегез турында язасызмы?» – дип белдергән янгыннан зыян күргән тагын бер күршеләре.

Искәртеп үтик, Данир Сабировлар янында яшәүче тагын бер күршеләренең януы турында да хәбәр чыккан иде. Ул вакытта Данир Сабиров терәлеп торган күршесе Ирек абыйдан башка беркемнең дә кайгысын социаль челтәрдә күрсәтмәде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2024
    Исемсез
    ул халыкка ник кирәк...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100