Данир Сабировның икенче күршесе яна, бер күршесенә ул 2 миллионга якын акча җыйган иде
Данир Сабировның икенче күршесендә янгын чыккан. Бу турыда Әлфия Закирҗанова дигән күршеләре хәбәр итте. Бу хәбәрне Данирның тормыш иптәше Миләүшә үзенең сәхифәсенә күчереп урнаштырган.
Әлегә Данир бу турыда үзе хәбәр итмәде. Искәртеп үтик, күптән түгел генә Сабировлар йортына терәлеп торган йорт янды. Йорт хуҗасы Ирек абый бернәрсәсез калды. Данир Сабиров аңа ярдәм итәргә алынды, һәм алар йорт төзү өчен 2 миллион сум диярлек акча җыйды.
Миләүшә ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте. «Барыгызга да зур рәхмәт. Дөньяда яхшы кешеләр бар. Һәрберегезгә рәхмәт. Кешеләр, үзләре булдыра алганча, акча күчерә. Барыбыз бергә без барысын да эшләрбез. Сез кылган игелекләр үзегезгә йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтсын», – дигән иде ул.