Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның гаиләсендә бәйрәм – Кемальгә биш яшь тулган

news_top_970_100
Данир Сабировның гаиләсендә бәйрәм – Кемальгә биш яшь тулган

Пародияләр остасы Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә котлаулар һәм матур теләкләр кабул итә. Бүген аларның гаилә әгъзасы Кемальга 5 яшь тулган.

Артистка бу идеяне кече кызы Дания тәкъдим иткән. Алар кичтән туган көнне ничек үткәрү турында сөйләшкән. Туган көнне артык чыгым чыгармыйча гына үткәрергә булганнар. Алар кафега заказ бирмәгән һәм кунаклар да чакырмаганнар. Иртән торып, кибеткә барганнар һәм юбилярга бүләк сайлаганнар. Дания аңа уенчык боҗра һәм десертка «тәпи» сайлаган, ә Данир консерва алган.

Калган гаилә әгъзалары никтер туган көнгә килмәгән. Алар бәйрәмдә өчәү генә булган, әмма барысы да тиешенчә, Данир белән Дания, Кемаль да колпаклар кигән, этне тәмлүшкәләр белән сыйлаганнар.

Артистның тамашачылары да Кемальга иң изге теләкләрен юллаганнар, ә кайберләре шулай ук «дүрт тәпиле дуслары»ның туган көннәреннән фотолар да җибәргән.

Казанда яшәүче бер гаилә этләренең 2 яшьлеген бәйрәм итүләре турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100