Казан гаиләсендәге эткә 2 яшь: «Этләргә торт, колпак алганнар, фотограф, уеннар да бар»
Блогер Айгөл Тимер ирексездән бер тамаша шаһиты булган.
Видеода күренгәнчә, кафе янында туган көн бәйрәме бара, тик дүртаяклы дусларныкы. Әмма барысы да кешечә – торт ашыйлар, сок эчәләр, махсус фотограф чакырылган, уеннар, хәтта бүләкләр дә бар.
«Парлашып килеп, этләренең 2 яшьлек туган көннәрен бәйрәм итәләр. Этләргә торт һәм башка тәмлүшкәләр, колпак алганнар. Шулай ук фотограф та бар, уеннар да оештырылды һәм бүләкләр дә булды. Җәмәгать, башка барып җиткән саен куркыныч, кызганыч, аяныч күренеш. Ахырзаманның бер билгесе инде бу. Бала урынына эт карау инде монда. Кая бара бу дөнья?!», – дип язган блогер.