news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның әнисе белән хатыны кабак тәкәсе пешергән (рецепт)

news_top
Данир Сабировның әнисе белән хатыны кабак тәкәсе пешергән (рецепт)
Фото: Социаль челтәрләрдән скриншот

Җырчы һәм юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә, кайнанасы белән бергәләп, кабак тәкәсе пешергән. Ул бергә әзерләүләрен социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә күрсәтте.

Эчлеге: кабак, тары ярмасы, йөзем.

  • Кабакны чистартып, вак итеп турарга;
  • Тары ярмасын чама белән генә салырга һәм тозлы суда бүрттерергә;
  • Йөземне юарга һәм барысын да шикәр комы белән болгатырга.

Камыр рецепты (өчпочмаклар, зур бәлеш өчен дә бара): 1 бокал җылымса суга ярты стакан үсемлек мае, бераз гына тоз һәм он салып камыр әвәләргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар