news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировны фанаткасы үбү хакында хатыны Миләүшә: «Нигә дип исемә төшерәсез?»

news_top
Данир Сабировны фанаткасы үбү хакында хатыны Миләүшә: «Нигә дип исемә төшерәсез?»

Узган ел юмор остасы Данир Сабировны Оренбургтагы бер фанаткасы иреннәреннән суырып үпкән иде.

Ул видео бихисап караулар һәм комментарийлар җыйды. Бу ханымга артыгын рөхсәт иткән Данирны да ачуланды халык, Оренбург кызларын азгынлыкта гаепләүчеләр дә булды. Ә менә төп фигура – Данирның хатыны Миләүшәнең бу вакыйгага реакцияcе нинди булган соң? Бу арада язылучыларының берсе Миләүшәдән иренең фанаткасы белән үбешүенә ничек каравы белән кызыксынган.

«Әлбәттә, тискәре. Нигә дип бу хакта исемә төшерәсез? Хәзер яхшылабрак карадым –- ул аны бигрәк озак итеп үбә икән…» – дип җавап биргән һәм усал смайллар тезгән Миләүшә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 октябрь 2023
    Исемсез
    Ни эшлисен инде. Ирен артист булган. Безнен ирлэрне кызлар Бер дэ килеп убеп йормилэр. Тузэсен инде. Кайта бит барыбер ойгэ синен янында, кызлар упте дип алар янында калмый.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар