Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миләүшә кичермәс» — Данир Сабировны бер фанаткасы иреннәреннән үпкән

Данир Сабиров Оренбургтагы концерты вакытында өч хатын-кыз фанатының һөҗүменә дучар булган.

news_top_970_100
«Миләүшә кичермәс» — Данир Сабировны бер фанаткасы иреннәреннән үпкән
Рамил Гали

Артист «үтерәләр» дип тә кычкырып караган, әмма алардан качып котыла алмаган. Әкрен генә артка чигенгән Данирны сәхнә кырыена китереп терәгәннәр. Туйганчы кочаклаганнар, «мәхәббәт»ләре белән фотога төшкәннәр, ә берсе түзеп тора алмыйча артистны иреннәреннән дә суырып үпкән.

Җырчы бу видеоны инстаграмга куйгач, халыкның исе киткән. Оренбург кызларын азгынлыкта гаепләүчеләр бик күп булган. «Күпне рөхсәт итәсең», — дип Данирның үзен дә ачуланганнар.

«Болай басып торсаң, көчлиләр бит»;

«Кая бара бу дөнья! Хатын-кызлар оятсызлар хәзер. Хатыны, балалары бар дип тә тормыйлар»;

«Нигә үзләрен шулай тоталар икән. Данир гаиләле кеше. Алар моны матур дип уйлыймы икән? Әллә Данир үзләре белән төн үткәрер дип хыялланалармы?»;

«Миләүшә кичермәс. Кайтып торма инде син, Данир»;

«Башка сәхнәдән төшмә. Ашап бетерерләр. Хатын-кызлар ач бит хәзер»;

«Данир үзе дә каршы түгел бит. Иң мөһиме — гаиләгә акча кайта. Барысы да шулай яши хәзер»;

«Үтерәләр дип түгел, „Миләүшә“ дип кычкырырга иде»;

«Бу хатыннар ничә литр эчеп килде икән концертка? Ирсез интегәләрдер инде», — дигән фикерләр бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100