Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның элек йөргән кызы турында хатыны: «Концертларда исәнләшәләр»

Миләүшә Сабирова телерамда Данирның элек йөргән кызының чүт кенә гаиләләрен бозмыйча калуы, аның хәзер Татарстанның атказанган артисты булуы турында язган иде. Миләүшәдән әлеге серле артистның кем икәнлеген сораштык.

news_top_970_100
Данир Сабировның элек йөргән кызы турында хатыны: «Концертларда исәнләшәләр»
Рамил Гали

Миләүшә Сабирова телеграмга ире Данир Сабировның элек йөргән кызы турындагы язмасын урнаштыргач, халыкның төн йокылары качты. Миләүшә Данир белән өйләнешкән елны ук чүт кенә аерылышырга гариза бирмичә калган икән. «Барысы да Данирга элек йөргән кызы шалтыратып аптыратулардан башланган. Ул минем Данирга туры килмәвемне әйтә, ә Данир аның шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирә, аның белән сөйләшә иде. Ул кыз Данирдан: „Син мине сагынасыңмы?“ — дип сорый иде. Сез аны барыгыз да беләсез. Ул хәзер Татарстанның атказанган артисты», — дип язды Миләүшә көндәше турында. 

Әлеге серле артистның кем икәнлеген сорашу максаты белән Миләүшәнең үзенә шалтыраттык. 

«Ул кызның кем икәнлеген мин һәм Данирдан башка беркем дә белми. Мин Данирга әйтмәскә дип сүз бирдем, шуңа күрә, кызганыч, исемен атый алмыйм», — диде Миләүшә бу гаилә сере турында. — Мин аларның тарихын тулысынча беләм, әмма кайда танышканнарын сөйли алмыйм. Бу минем тормышым түгел бит. 

Соңрак ул аның белән аралашуын туктатты. Ләкин алар үзара әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдылар, концертларда очрашканда исәнләшәләр, дошманлашып йөрмәделәр», — диде Миләүшә. 

Шундый хәлләрдән соң да гаиләгезне саклап калырга нәрсә ярдәм итте соң дигән сорауга Миләүшә: «Мәхәббәт, яшьлек һәм минем сабырлыгым», — дип җавап бирде. «Хәзер үзем Данирның биографиясен укыйм да, шакккатам. Ничек түздем икән мин дим. Ул вакытта авыр булса да күрсәтми идем шул, аның каршында елап утырганым булмады», — диде ул.

Ә бу вакытта Миләүшәнең виртуаль дуслары Данирның элекке кызының кем икәнлеген фаразлауны дәвам иткәннәр.

«Киттем инстаграмга. Данирның биографиясен табып, тагын бер тапкыр укып чыгам. Теге атказанган кызның төбенә төшәргә кирәк бит», — дип язган берсе. Данир Сабиров соңгы вакытта социаль челтәрләрдә үзенең биографиясен яза башлады. Ул аның бер бүлегендә җырчы Гүзәл Уразованы да искә алган иде. Пародия остасы 14 өзектә Кырымга лагерьга баруларын һәм анда Гүзәл Уразованың әйдаман булуын язды.

«Ул әле студент, танылган җырчы түгел. Ә без — шук малайлар, бер дә тик тормадык. Берсендә, отбойдан соң, простыняларны бәйләп, тәрәзәдән аска төшеп, төнлә шәһәргә чыгып киттек. Рәхәтләнеп ял иттек, үзебезчә. Кайткан идек: бөтен корпус безне эзли икән. Безнең өчен җаваплы булган вожатыйлар елый. Шулай итеп, 2002 елда Гүзәл Уразованы елаткан идем. Гүзәл, гафу», — дип искә төшерде ул егет чагын.

Шушы сүзләрнең тәэсире булдымы икән, халыкның күпчелеге Данирның яшьлек мәхәббәте Уразова булган дип уйлый. Ләкин биредә Гүзәл Уразованың хәзер атказанган гына түгел, ә Татарстанның халык артисты икәнлеген билгеләп үтү кирәк. 

Социаль челтәр кулланучыларның комментарийлары арасында Ландыш Нигъмәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Данирның үзеннән өлкәнрәк хатын-кызларны яратуына ишарәләп, Илсөя Бәдретдинова дигән вариантлар да бар.

«Ә бәлки Алсудыр?» — дигән җавап та күренә, тик бу интернет кулланучы кайсы Алсу икәнен генә язарга оныткан. Тагын да сәеррәк җаваплар арасында Венера Ганиева һәм МакSим дигәннәрен атарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100