news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров үзенчәлекле итеп Уллар көне белән котлаган

Пародист эте Кемаль белән пардан киенгән видео куйган.

news_top
Данир Сабиров үзенчәлекле итеп Уллар көне белән котлаган
Салават Камалетдинов

Юмор остасы Данир Сабиров виртуаль дусларын Уллар көне белән котлаган. Ул эте Кемаль белән пардан киенеп төшкән видео куйган. Видеода Гүзәл Уразованың «Улым минем» җыры яңгырый, ә пародист эте белән уйный.

«Сезнең дә улларыгыз горурлыгыгыз булсын! Бәйрәм белән! Әлеге видео астында @ аша улларыгызны билгели аласыз. Җырдагы матур сүзләр аларга бәйрәм котлавы булып барып ирешсен», — дип тә язып куйган ул.

«Чын улың булсын, эт ул һәрвакыт эт булып кала», «Улың урынына этне иркәлисеңме? Улың да булыр әле», «Бик матур егет булган. Молодец, Данир, бер дә югалып калмыйсың, малаең да бар», «Кияүләрегез уллардан яхшырак туры килсен», «Бер малай алып кайтыгыз, эт нәсел калдырмый», «Кемальгә костюмы килешеп тора», — дип комментарий калдырган виртуаль дуслары.

«Бик шаян, юморлы кеше син. Кеше күңелен күтәргәнең өчен рәхмәт», - кебек комментарийлар һәм шаян смайликлар калдырып, артистның иҗатын яратуларын белдергән инстачылар.

Данир Сабировның мәчесен киендерүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар