Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башлары китә аларның» — Данир Сабиров песиен киендергән

Юмор остасы Кәшифә кушаматлы песие белән төшкән видео куйган.

news_top_970_100
«Башлары китә аларның» — Данир Сабиров песиен киендергән
архив

Пародия остасы Данир Сабировның Кәшифә кушаматлы песиләре булуын виртуаль дуслары яхшы белә. Бу юлы Кәшифә инстачыларга яңа образда тәкъдим ителә. Песи үзе киендереп куюга аптырап калган кебек, әмма киемнәре үзенә бик тә килешә.

«Кәшифиня иң яхшыга лаек. Күрше песиләреннән болай да тынычлык юк иде. Исән кала алырсыңмы, Кәшифә, бу кадәр игътибардан? Мадмуазель Кашифиня», — дип таныштыра песие белән юмор остасы.

Инстачылар Кәшифәгә сокланганнар, аның образын ун балл белән бәяләгәннәр. «Шапкасын каян алдыгыз?» — дип тә кызыксынганнар.

«Кәшифәне киүягә бирәсеңме әллә?», «Кәшифәне танып та булмый», «Кая җыенды болай?», «Үтерәсез инде», «Киемнәре матур», «Кәшифә генә аңлап бетерә алмый бугай аннан нәрсә теләгәннәрен», «Вәт модель» кебек соклану хисләрен белдереп язган виртуаль дуслары.

Хәттә Кәшифәгә «егет» тә табылган. Түбән Камада яши икән…

«Уф, ниләр генә кыланмыйсыз инде», - дип язучыга: «Башлары китә аларның, карантинда күпме акча югалттылар», - дип җавап биргән икенче берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100