Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров янгыннан зыян күргән күршесе Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте

news_top_970_100
Данир Сабиров  янгыннан зыян күргән күршесе Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Узган елның октябрендә Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның йорты һәм гараждагы 2 машинасы да янып беткән иде. Миләүшә һәм Данир Сабировлар терәлеп торган күршеләренә ярдәм итәргә алынды һәм акча җыю турында игълан итте. Халык Ирек абыйны олыгайган көндә бәла белән берүзен калдырмады, булдыра алганча акчалата ярдәм итте.

Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»

Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган

Шушы көннәрдә Данир язылучыларына Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте. Йорт 9/15 үлчәмендә кирпечтән төзелгән.

«Сезнең ярдәм белән йорт менә шушы хәлдә, рәхмәт яугыры. Бик күп эшләнде, әле эшлисе дә күп. Менә түбәгә калай көтәбез. Йорт эчендә мунча да булачак», – дип сөйләде артист. Ирек абый бүлмәләрен күрсәтеп, Данирны озатып йөрде.

Исегезгә төшерәбез: 8 октябрь көнне иртән чыккан янгын Ирек абыйның хуҗалыгын, 2 машинасын юк итте. Гаилә башлыгының үзенә зыян килмәсә дә, бу вакытта аның йортында булган кызы һәм оныгының куллары пеште.

Данир бәла килгән гаиләгә паспорт ясату эшләрен дә кайгырткан. Ул күршеләренә йорт салырга да булыша. Артист сүзләренчә, йорт салып кергәнче, Ирек абый кызының ипотекага алынган фатирында яшәп торачак, дип язган идек.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2024
    Исемсез
    Ирек абыен ана ярдэм иткэн кешелэргэ рэхмэт диеп тэ эйтэ белми. Эш куп эле мода диеты кенэ зарлана. Данир синен кешелеклеген инде, шуна шундый зур йорт салына. Рэхэте булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100