Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров халыкка баянчысы Робертның хәле турында хәбәр итте

news_top_970_100
Данир Сабиров халыкка баянчысы Робертның хәле турында хәбәр итте
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Данир Сабировның баянчысы самолетта Мәскәүдә очканда аңын югалтуы турында язган идек. Халык нык борчылды, Робертның хәле турында яңалык көтте. Пародия остасы халык белән элемтәгә чыккан.

«Ходайның рәхмәте – минем артта утырган ханым табиб булып чыкты. Башта ул әйткәннәрне тыныч кына үтәдек. Аннан стюардесса «арада медицина хезмәткәрләре бармы, ярдәмегез кирәк» дип игълан иткәч, бер ир белән тагын бер ханым ярдәмгә килде. Ике рәт арттарак бер «паникер» ханым кирәкмәсә дә «биш тиенен кыстырып» торды, табиблар катырак әйткәч кенә авызын япты. Файдаң булмаса, комачауламаска кирәк, дип уйлыйм мин, үз эшенең осталары булганда…

Кыскасы, тормыш дәвам итә Җир үз күчәрендә әйләнә, халык борчыла, гаеп тә итә. Әмма хакыйкать –, хакыйкать булып кала. Мин Роберт белән 2004 елдан бирле дус. Ул мине һәм мин аны беркайчан да авыр вакытта калдырган булмады. Кайгысына да, шатлыгына да чыдый алабыз. Брат, сине дә, мине дә дәвалаячакбыз», – дип язган артист һәм видеоларның үзе артында утырган кыз төшерүен әйткән.

«Мин Уфада калдым, төркем – Казанда, Роберт та исән-сау кайтып җитте. Мәскәүдән килүгә кунакханәдә бүлмә алдым, аны йокларга яткырдым. Иң яхшы дәва – йокы. Робертның шундый гадәте бар. Ул артык җаваплы, менә шундый булуы үзенә каршы төшә. Ул бит Казаннан Мәскәүгә кадәр рульне беркемгә бирмәгән. Ул мине дә утыртмый кайвакыт, ачуланышып бетәбез. Үземнең автобус руле артына үзем утыра алмыйм. Оборотларны арттырам икән. Бер яктан әйбәт тә, икенче яктан үзенә каршы төшә. Ул бит юлда барган, монтаж, концерт, демонтаж… Алай ярамый. Вакытында йокларга да кирәк, юлда булса да, 10 минут йокы да ярдәм итә.

Әлегә Робертның хәле әйбәт, тагын да әйбәтләндерәчәкбез. Таныш табиб белән сөйләштем, икебез дә система ала башлаячакбыз. Бөтен чир – нервыдан һәм йокламаганнан. Сифилис кына теләсә кем белән йөргәннән. Шуңа күрә, сак булыгыз! Саклану чараларын күрмәсәгез, кеше үләргә генә түгел, туарга да мөмкин», – дип сөйли уены-чыны белән, социаль челтәрдәге сәхифәсендә артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100