Пародия остасы Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә самолетта төшерелгән видео куйган. Анда күренгәнчә, Сабировларның гаиләсенең ярдәмчесе, баянчы Роберт аңын югалткан, аңа ярдәм итәргә тырышалар. Аны самолет утыргычыннан күтәреп, идәнгә сузып салдылар.
«Юл газабы – гүр газабы» дип, юкка гына әйтмиләр. Бүген Мәскәүдән Уфага самолетта очкан вакытта Робертыбыз аңын югалтты», – дип язган артист.
«Организмнары арыган, гел юлда. Йокы күрмиләр»;
«Организм өчен стресс. Бу – беренче кисәтү булырга мөмкин»;
«Яшь барган саен юллар сиздерә»;
«Кан басымы төшкәндер яки менгәндер. Исән-сау терелсен, бер ял күрмичә эшләп, җитмәсә, сәхнә аппаратурасын ташу, сәхнә кору алар җилкәсендә»;
«Атмосфера басымы үзгәргәндер. Яшь кеше бирешми инде. Вакытлыча гына булгандыр. Буген Уфада берни булмагандай баянында уйнап торыр»;
Шулай ук комментарийларда Робертның хәле белән кызыксыналар. Әлегә җавап бирүче юк.
«Данир ашыгыч рәвештә самолётны туктатырга тиеш иде, алайса утыра карап», – дип тә язучы бар.