Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы Данир Сабиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа костюм киеп каравын күрсәтте.
«Халык артисты» исемен алырга җыенам», – ди ул видеода.
Аннары, берникадәр вакыт узуга, ул, язылучыларына мөрәҗәгать итеп, тагын бер видео яздырган.
«Мин «халык артисты»н алырга җыенам да, аны миңа бирүче юк бит әле. Алдан ук күзаллаучы бит мин, ә сез ышандыгыз кебек бу исемне биргәнгә. Ләкин алай да күңелгә рәхәт булды. Рәхмәт битараф булмаганыгыз өчен», – дип әйтә ул.