Татар эстрадасы юмористы Данир Сабиров концертларында яңа шаян җыр башкара. Ул аның турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Алсуга түзгән Атласларга багышлана», – дип яза.
«Алсу апа һәм Атлас абый
40 ел бергә яшиләр.
Алсу апа Атласка дәшкәндә,
Ишетә бөтен күршеләр.
Атлас, тагын ачык калган лапас,
Атлас, маллар каралмаган, бозау ашамаган,
Атлас, мунчадан алып чык матрас,
Атлас, кер, чәеңне эч...»
«Яратам шушы Данирны. Нишләсә дә килешә чукынчыкка», «Шәп номер», «Текә» кебек комментарийлар калдырганнар видеоны караучылар.