news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров үз матурлыгына сокланырга, күчереп утырткан чәчләрен карарга килергә чакыра

news_top
Данир Сабиров үз матурлыгына сокланырга, күчереп утырткан чәчләрен карарга килергә чакыра
Фото "Татар-информ" архивыннан

Данир Сабиров Төркиядә чәч күчереп утырту буенча операция ясатып кайтты. Яңа сезонда тамашачылар алдында баш игәндә, артистның пеләше урынына яңа чәч бөртекләрен күрү мөмкинлеге булачак.

«Кемнәр биюләремне күреп ялыккан, пародияләргә гаҗәпләнми, мине җырчыга да санамый… Ну, хотя бы, минем матурлыкка сокланырга, яңа утырткан чәч бөртекләрен күрергә бер очрашыйк инде», – дип, концертлар графигын тәкъдим иткән артист.

«Менә – операция урыны. Шушы җирдә чәч җитеп бетми. Сәхнәдә поклон ясаганда, ялтырап китә. Шушында чәч күчереп утыртачаклар. Һәм тәти малай булачакмын», – дип сөйләгән иде ул Төркиягә нинди ният белән килүен.

Комментарийларда графикта булмаган шәһәр һәм районнарга концерт белән чакыручылар күп. Димәк, артист тамашачыда кызыксыну уята алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар