Данир Сабиров нинди операция ясатканын әйткәч: «Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле»
![Данир Сабиров нинди операция ясатканын әйткәч: «Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/8/28/e6537731487aac5393a4086349f0a944.jpg)
Юмор остасы Данир Сабиров бүген үзенең операциягә керәчәген әйтеп, «подписчик»ларын хафага салган иде. Төркиянең Истанбул шәһәренә кадәр килгәч, Данир өчен борчылып торучылар аз булмады. Әмма юкка кайгырышканнар: Данир Сабиров башындагы кечкенә генә пеләш урыныннан котылмакчы икән.
«Менә – операция урыны. Шушы җирдә чәч җитеп бетми. Сәхнәдә поклон ясаганда, ялтырап китә. Шушында чәч күчереп утыртачаклар. Һәм тәти малай булачакмын», – дип сөйләгән ул Төркиягә нинди ният белән килүен.
Ләкин халык Данирны аңлап бетермәгән.
«Әллә нәрсәләр уйлап бетердек, әй, Аллам!»;
«Кычытмаган җирне кашып йөрисең икән әле. Борчылган идек, нәрсә булды икән, дип...»;
«Эш югыннан эш таптым – ыштан төбеннән бет бактым»;
«И Аллам, пеләш булсаң да ярата идек»;
«К...е кычыткан Әчтерханга барган», – диләр иде элек. Бу – бик тә дөрес, бүтән уең калмаган икән, балакаем. Синең баш түбәңне кем карасын инде. Ярый, уңышлы чыксын инде», – дип язучылар бар Данирның аккаунтында .
«Артист булгач кирәктер инде», – дип нәтиҗә ясаган берсе.