Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров концерты: Салават хәзрәт, ярдәмче Миләүшә, ә бүләккә – казылык

31 гыйнвар көнне Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Кичә. Бүген. Иртәгә» дип исемләнгән концерты узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Данир Сабиров концерты: Салават хәзрәт, ярдәмче Миләүшә, ә бүләккә – казылык
Данир Сабиров концерт директорын кулында күтәреп кенә йөртә
Фото: © "Татар-информ", Расих Фәсхетдинов

Данир Сабиров татар эстрадасының гадәти җырчысы гына түгел. Тамашачы аның талантлы пародист, юмор остасы икәнен дә белә. Еш кына социаль челтәрләрдә урнаштырган биюле видеолардан соң әле талантлы биюче икәненә дә инандык. «Кичә. Бүген. Иртәгә» концерт программасы да юмор, пародиягә корылган.

Һәр номерга аерым хореографик куелыш булуы да гаҗәпләндерде. Данир кайбер җырчылар кебек кулын биючеләре белән бер якка болгап кына басып тормый, кушылып бии, аерым моментларда биючеләрен уздырып та җибәрә әле. Шул кызып китеп биегән вакытында «УНИКС»ның яңа җәйгән ялтырап торган идәнендә таеп егылып, харап кына булмасын дип теләп, кайгырып утырдым. Беренче җырын җырлап бетергәч, үзе дә «бер җирендә чак килеп төшмәдем, җәмәгать, чәчәк-мазар чыгара калсагыз, зинһар, сак булыгыз» дип, тамашачысын кисәтте.

Чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр чыгаручылар җитәрлек булды. Залда чакырылган кунаклар да бар иде: Зәйнәп Фәрхетдинова җырчыга казылык белән җир җиләге, Җәвит Шакиров үзенең яңа китабын һәм коньяк, ә Венера Ганиева бик матур розалар бәйләме бүләк итте.

«Минем әбием сезне «обожает»

Тамашачыны сәламләп 2 җыр җырлагач, Данир музыкантларына мөрәҗәгать итте:

– Бүген статистиканы тикшерәбезме соң?

Аннары тамашачыларга аңлатып үтте: җырчы һәр концертта тамаша карарга килгәннәрнең үзеннән өлкәнрәк яки яшьрәк булуын тикшерә икән.

Гадәттә, минем концертларыма үземнән олырак тамашачы йөри, мин бик акыллы кеше булгангадыр инде. Марат Яруллин белән аралашабыз. Аңа әйтәм: «Ярар, синең концертың – мәктәптәге линейка. Миндә бит ата-аналар җыелышы», – дим. Ул: «Сезне яшьләр дә ярата», – дип тынычландыра. Яшьләр телгә тартылса, бик сөенәм инде. Кайвакыт шундый матур, «упакованный» кызлар килеп, фото төшәргә сорыйлар. Эреп китеп, фотога төшәбез, аннары, киткәндә, «абязательно»: «Минем әбием сезне «обожает», – дип китеп баралар.

Алкышлар ярдәмендә кайсы буынның күбрәк булуын тикшергәч, дөрестән дә, өлкәннәр күбрәк булып чыкты. Данир Сабиров үзе дә: «Күрдегезме, әбиләр – «это мой конёк», – дип әйтеп куйды. Ләкин мин, әлеге аерма бик каты сизелә дип, әйтмәс идем. Залда яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә бар иде. Янымда яшь кенә бер пар утырды, концерт башланыр алдыннан егетеннән: «Данир Сабировның җырларынмы, яисә пародияләрен күбрәк яратасызмы?» – дип сорадым. Тегесе: «Кем икәнен бик белеп бетермим, хатыным алып килде», – дип җавап кайтарды. Егетнең концерт буе көлеп, аннары, залны җырлатканда, чын күңеленнән бирелеп «Каен ауган»ны «акырып» утыруын күргәч, Данир Сабировның тагын бер «фанаты» артты дип, җырчы өчен шатланып та куйдым.

«Вәтцәп, йотып һәм гыйнстаграм»

Тагын бер җырын җырлагач, Данир: «Рәхмәт, «Олимпийский!» – дип кычкырды. «Шулай хыялланам инде, бәлки берәр кайчан «Олимпийский»да чыгыш ясармын. Шуның хәтле татар җыелса», – дип куйды.

Шуннан соң экрандагы «онлайн ярдәмчесенә» мөрәҗәгать итте – башка кешеләрнең ярдәмчесе «Алиса» булса, Данир Сабировныкы – хатыны Миләүшә, берәр нәрсә кирәк булса – «Миләш» дип кенә дәшәсе. Концерт «Кичә. Бүген. Иртәгә» дип аталгач, тамашачылар җырчы белән бергә төрле заманнарга – үткәнгә, киләчәккә сәяхәт иттеләр. Иң беренче булып «Миләүшә» тамашачыларны XX гасыр башына җибәрде – «Татар теле өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк. Габдулла Тукай әйткәнчә –

«Дикъкатькә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:

Аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары»!

Шуның өчен сезне Тукай чорына җибәрәм», – ди ярдәмче «Миләүшә», һәм экранда әзерләнгән видео кабынып китә. Видеода XX гасыр башының зыялы шәхесләре – Габдулла Тукай, Габдулла Кариев, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Фатыйх Әмирхан һәм Данир Сабировский (тәхәллүсне килештерә белгән Данир) җыелышып, сөйләшеп утыралар. Мөгаен «Шәрык клубы»на җыелышканнардыр, чөнки мәдәният, иҗат турында сөйләшәләр. Данир бик кызык төш күргән, ул төштән истә калган сүзләрне дә язып алган – «вәтцәп», «гыйнстаграм», «йотып» һәм «выкы». Боларның популяр социаль челтәрләр һәм мессенджерлар икәнен аңлагансыздыр инде. Аннары, яңа сүзләр белән илһамланып, шигырь дә иҗат иткән:

«Йөрәк сыкрый, күңел җылый,

Салып бирче бер стакан,

Синнән башка яшәп булмый:

Вәтцәп, йотып, гыйнстаграм».

Шуннан соң Данир Сабиров ап-ак костюм, зәңгәрле-яшелле ыштан һәм ал кроссовкалардан килеп чыгып, «Телефон»га багышлап җыр башкарды.

«Татар җыры-2065»

Икенче сәяхәт итү урыны – киләчәк. Имеш, татар җырчылары «Татар җыры-2065» үткәрү мәсьәләсе буенча видеоконференциягә җыелган. Аны Җәвит Шакиров алып бара. 41 ел үткән булса да, җырчылар шул ук калган –Нәфкать Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Салават Фәтхетдинов концертта кем нинди җыр җырлаячагын хәл итәләр. Данир Сабиров һәр җырчыга да үзенчәлекле, кызык итеп пародия ясый, ләкин тамашачыны иң «егып салганы» Салават булды. Ул 2065 елга хәзрәт булып куйган: «Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле дин кардәшләрем! Мин хәзер эчмим дә, сүгенмим дә. Концертның икенче бүлеген вәгазь белән башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Тамашачылар сәдака җибәрсеннәр, номер картага бәйләнгән», – дип сәламләде ул экраннан тамашачыларны. Элвин Грейның: «Зәкиечка нәрсә булган?» – дигән соравына, Җәвит Шакиров: «Нәрсә булсын, 2049 елда «гонкада» башына тәгәрмәч эләкте бит, шуннан бирле «хәзрәтләнде», – дип аңлата. Салават, аңа җавап итеп: «Ярар, җәмәгать, күп сүз – чүп сүз. Вакыт юк, бер амин тотып алыйк –

«Бәхетле бул, кайгы күрмә,

Сагышларга уралма,

Уфтанма, уфтанма, уфтанма», – дип дога кылып ала.

Пародия тәмамлангач, сәхнәгә Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров үзе күтәрелде: «Син мине килмәс дип уйладыңмы? Чит илгә киткән дип уйладыңмы?» – дигән сораулар яудырып исәнләште ул җырчы белән. Шуннан чит илгә китү турында мәзәк сөйләде һәм Данирга алып менгән пакетын сузды: «Анысын күрсәтмә», – дип әйтеп өлгермәде, Данир: «Коньякны күрсәтмәскәме?» – дип, шаярып та куйды. «Юк, күрсәтмим бит, әйттем генә». «Кеше дөрес аңламас, начар уйлар», – дип дәвам итте Җәвит Шакиров һәм «начар уйлау турында» тагын бер мәзәк сөйләде:

– Бер хатынның ире балыкка киткән, шалтырата, теге телефонын алмый икән, күрше хатынына кергән дә «минем җүләр балыкка киткән иде, шалтыратам, трубканы алмый, сөяркәсе бар ахыры» дип әйтә, ди. Күрше хатыны аны тынычландырып, «син алай начар уйлама әле, бәлки, ул батып үлгәндер» дип әйтә икән.

Мәзәктән соң үзенең яңа китабын тәкъдим итте: «Бу китап – Данир дуска, акчага түгел, бушка, калган бүләк пакетта, укырсың буш вакытта», – дип, үзенең яңа китабын тоттырды һәм сәхнәгә бер күтәрелеп ике мәзәк сөйләп төшеп тә китте.

Тәнәфес вакытында Җәвит абыйдан концерт турында фикерләрен сорадым: «Данир ул безнең берәү генә, «уникальный җегет», молодец. Егетләр барысы да уңган, булган, талантлы, супер!» – дип җавап кайтарды ул.

– Сезгә күрсәткән пародия ошадымы соң, ачуланмыйсызмы?

– Менә кая әле үзе, сугып әйләндерәсе килә (көлә). Юк, ачуланмыйм инде, матур итеп, җиренә җиткереп күрсәтә ала икән, ник каршы килергә. Бер сүзем дә юк, каршы килмим. Алар бит үзем булмаган җирдә дә мине популярлаштырып, реклама ясап йөриләр, аңа үпкәләп буламы инде ул, Аллаһка шөкер, рәхмәт кенә әйтәм. Молодцы, талантлы егетләр барысы да, группалары шулай бердәм булып эшләсеннәр, уңышлар гына телибез.

«Тимер аяклы егет...»

Концертның икенче өлеше моңсу нотадан башланып китте. Ярты сәгать элек кенә тамашачыны көлдергән Данир, җитди образда чыгып, «Тимер аяклы егет» шигырен сөйләде. Шигырь танылган шагыйрә, сәхнә теле, дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Шиһапова тарафыннан махсус язылган. Ул армиядә хезмәт иткән вакытта казарма җимерелеп, ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев турында. Шигырьдән соң ул шулай ук Нәбиевлар гаиләсенә багышланган «Язлар» җырын башкарды. Җыр вакытында экранда Рөстәмнең гаиләсе катнашында төшерелгән клип күрсәтелде. «Рөстәм белән танышкач, аларның гаиләләрендәге мөнәсәбәтләрен күргәч, бик канатландым. Клипта бернәрсә арттырылмады, ничек бар, ничек сөйләделәр – шулай төшердек. Бүген Нәбиевлар – бәхетле гаилә, 2 кыз үстерәләр. Дөресен әйтсәк, кайбер сау-сәаламәтләр дә көнләшерлек итеп яшиләр».

«Кая тәгәри безнең эстрада...»

«Ипинең 1 сум 44 тиен, ит – 42 сум, балык – 27 сум торган, балаларның колонкадан су эчкән вакыты, кеше ипотеканың нәрсә икәнен белмәгән, Пугачеваның Киркоров белән торган, 10 шешә тапшырып туңдырма алган, кәрәзле телефон булмаган, халык үлеп-бетеп һинд фильмнарын караган» чорга да кайтып килдек. Сәхнәгә Данирның командасы чыкты һәм 90нчы еллар дискотекасы башланды. Алар ул вакытта популяр булган чит ил җырларын башкардылар, руслардан Данир «Звери», «Руки вверх!» группасы солистлары булып чыкты. Татар җырчыларыннан Әлфис Кыямов белән Айдар Галимовка пародия карадык. Ә Данирның үзенә пародияне Салават Фәтхетдинов ясады. Концертта Данир Сабиров башка җырчылардан гына түгел, үзеннән дә көлде. Баштан ул Салават булып аның «Туган көн» җырын башкарды, аннары тәнкыйтькә кереште: «Бу Сабиров миңа пародия ясамаса, күңеле булмый инде. Хә тотам да үзен кызык итәм әле, үзенә пародия ясыйм. Әлфрид, әйдә без аны урынына утыртыйк әле, ул Азнакайның «недоделанный» үзбәген. Эзли башласаң, бер юньле җыры юк бит моның, ужас, ничек хаклык йөри аңа, шаккатам. Это «дно», кая татарның моңы, пентатоникасы. Кая тәгәри безнең эстрада...» – дия-дия гапләште ул Салаватның баянчысы Альфред Якшимбетов ролен үтәгән музыканты Роберт Галимов белән.

«Энергичный җырлар бүлеге»

«Бу җырны барыбер көтәләр, җырламасаң, концерттан соң язалар – «ник җырламадың?» диләр. Ул минем «клеймо» кебек инде хәзер. Һәрбер җырчының бар бит инде андый клеймосы», – дип дәвам итте Данир концертны «Ой, үләм, үләм» җыры белән. Иң беренче танылган җырларының берсе ул аның. Тагын «Минем законный хатыным» бар, анысын концертта җырламады. Шуннан соң, «энергичный җырлар киткәч, тагын берне бәреп алыйк инде» дип, керәшен халык җыры «Магнита»ны җырлады. Әлеге җыр Данирның репертуарына идеаль туры килгән, ә биючеләргә махсус костюмнар да тектергәннәр. Шул 4 минут җыр эчендә ниндидер керәшен бәйрәмен карап алган кебек буласың.

«Магнита»дан соң «энергичный» җырлар рәтен дәвам итеп, баянда «Исерек сөюемнән»не уйный башлаган гына иде, сәхнәгә Марат Яруллин килеп чыкты: «Махсус кунак, дустым, «просто красавчик», җәй көне туган көнен үткәреп җибәрдек сезнең балалар белән, менә әти-әниләре», – дип шаяртты Данир Марат Яруллинны зал белән таныштырганда. Дуэт җырыннан башка Марат «Ал гөлләрем» һәм «Чакыр гына мине» җырын башкарды.

«Кичәгесе кичә калсын, иртәгесе әле тумаган»

«Рәхмәт, кадерле тамашачым! Кичәгесе кичә калсын, иртәгесе әле тумаган, сез бүген мине бәхетле иттегез. Ошаган булса, дусларыгызга әйтегез, ошамаса – дошманнарыгызга, алар да килеп, интегеп китсеннәр. Татар юрап китерә, ди. Исәнлектә, саулыкта күрешергә насыйп әйләсен», – дип саубуллашты тамашачысы белән Данир Сабиров.

Концерттан соң Данир абый белән тиз генә әңгәмә корып алдык.

– Данир абый, концертыгызның зур өлеше юморга корылган, чыгышларыгызны үзегез язасызмы?

– Авторларым да бар, гадәттә, бергә язабыз. Үзем дә язам, ләкин берүзеңә генә шундый зур материал белән эшләү авырга туры килә.

– Соңгы вакытта яшьләр арасында «Stand Up» юнәлеше популярлашып китте, әлеге юнәлештә үзегезне сынап карарга теләгегез юкмы?

– Бар, ләкин әгәр эшли калсам, мин аны аерым үземнең берәр шоу итеп ясыйсым килә. Тик анда шуны көткән кешеләр генә килергә тиешләр. Әлегә җыр арасындагы чыгышлар белән генә чикләнәм. Аерым эшләсәң, аны язарга, әзерләнергә, аннары иң мөһиме – тамашачыга аңлатырга кирәк гадәти концерт булмаганын.

– Татар халкы кабул итмәс, дисезме?

– Кабул итә ул, ләкин тора-бара, әкренләп кенә, аңа вакыт кирәктер инде. Менә суши, роллылар чыкты бит, мине әни баштан: «Мин лучше скумбрия сатып алып ашыйм», – диде, ләкин тора-бара өйрәнде, хәзер ашый. Монда да шулай ук вакыт кирәктер.

– Бүгенге концертыгыздан канәгать калдыгызмы?

– Мин бик сирәк үземнән канәгать булам, бүген канәгать түгел. Төзәтәсе урыннар бар. Ләкин канәгать бүгенге тамашачының җылылыгы белән. Тамашачы үзеңнеке булганда, иң рәхәте шул. Алар барыбер дә кабул итә һәм ялгышларны гафу итә белә. Ничә ел эчендә инде үземнең тамашачым барлыкка килде, алар мине аңлый, мин аларны аңлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100