Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров тагын ярдәм җыя: «Автосервисы һәм ремонтка китерелгән машиналар янып бетте»

news_top_970_100
Данир Сабиров тагын ярдәм җыя: «Автосервисы һәм ремонтка китерелгән машиналар янып бетте»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров, күпсанлы «подписчик»лары ярдәме белән, янгын чыгып бөтен каралты-курасы янып беткән күршесе Ирек абыйга ярдәм җыйган иде. Инде артист тагын бер авыр хәлдә калган егеткә булышырга ниятләгән.

«Бүген – җомга, изге эшләр башкара торган көн. Дусларым, әйдәгез, бергәләп, Рифатка ярдәм итик әле.

Рифат – автослесарь, һәм бу атнада аның автосервисы янып бетте... Әле ярый автосервисы гына булса… Анда ремонтларга дип китерелгән барлык машиналар да янды», – дип сөйләгән ул.

Данир Сабиров сторисларына урнаштырган видеоларда бер ханымның: «Барысы да янып бетте, дуслар… Бөтен машиналар, күтәрә торган җайланмалар. Берсе дә калмаган. Машиналарның һәрберсе миллионнан да ким тормый», – дип өзгәләнгәне ишетелә.

«Рифат үзе сорамаса да, урнаштырырга булдым. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итик әле, дуслар… Рифат, төшенкелеккә бирелмә, бирешмә! Бу сынаулар сиңа кабат килмәсен», – дип язган артист.
89872982997 Рамиля Эльфатовна (Рифатның тормыш иптәше) (Сбербанк, Тинькофф, Ак барс)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100