![«Тагын да матуррак булачакмын» – Данир Сабиров пластик операциягә әзерләнә](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/8/28/ff3e337d0fa9f4ada7e2d22e215e6e64.jpg)
Юмор остасы Данир Сабиров операциягә керергә әзерләнә.
«Иртәгә мин операция ясатам. Яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дип хәбәр иткән ул сторисларында.
Артист Төркиянең Истанбул шәһәре табибларына мөрәҗәгать иткән. Әлеге операция, ничек кенә сәер яңгырамасын, Данирга хатыны Миләүшәдән тормыш коруларына 15 ел тулуга бүләк.
«Мин Миләүшәгә һәрвакыт: «Бүләк бирә калсаң, файдалы бүләк булсын», – дип әйтәм. Мин аны Мальдив утрауларында ял иттерсәм, ул мине операциягә Истанбулга алып килде. Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – дигән җырчы.
Данир Сабиров кайсы җирен үзгәртә икән, ничек уйлыйсыз?