Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров кара тәнле кызга өйләнү турында хыялланган булган

news_top_970_100
Данир Сабиров кара тәнле кызга өйләнү турында хыялланган булган
видеодан скриншот

Пермь якларында концерт куйганда,юмор остасы, артист Данир Сабиров тамашачылары арасында кара тәнле кызны күреп, сәхнәгә чакырып чыгарган. Ул аннан башта – татарча, аңламагач, инглизчә исемен сорый. «Татарча яки русча беләсезме?» – дип кызыксына.

Замбиядән килгән Нгамбо исемле кыз үзенең русча аз гына белүен, биредә әле 1 ел гына яшәвен, иренең татар икәнлеген әйтә.

«Я тоже такую экзотику хотел... Но, не осмелился. Хотя бы кочаклап карасам? Ә ирең мондамы?» – дип халыкны көлдерә Данир, уенын-чынын бергә кушып.

«Кап-кара, чиста күңелле киленегезгә алкышлар. Чит ил кызлары белән сөйләшсәм дә, энергия кереп китә. Аңламаганыңны беләм, тик белгән кебек тыңла инде, яме», – дип, татарча өйрәнергә кушып төшереп җибәргән сәхнәдән Данир Исламбаевич кара тәнле кызны.

Әлеге видеоны Данир Телеграм-каналына куйды. «Яңа дөньякүләм дәрәҗәгә чыгабыз. Пермь өлкәсе Сарста булды бу хәл. Күземә күренә дип торам, тамашачылар арасында бер мөләем, «импортный» апа утыра. Кыскасы, безнең килен булып чыкты», – дип яза ул.

Сүз уңаеннан, Нгамбо – Пермь өлкәсе Седяш авылы килене. «Интертат» Седяш авылы егете Марат Дәүләевның кара тәнле кызга өйләнүе һәм аларның әти-әни булуы турында язган иде. Нгамбо Россиягә кайтканчы Африкада башлангыч сыйныфлар һәм музыка укытучысы булырга укыган. Россиягә күчү сәбәпле, ул укуын ташлаган. Ул – Марат Дәүләевның икенче хатыны. Блогерның беренче хатыны Кент та кара тәнле кыз иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100