news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Илсөя Бәдретдинованың иң зур хыялын чынга ашырырга әзер

Тамашачылар җырчының кыз бала табу турында хыяллануын белә.

news_top
Данир Сабиров Илсөя Бәдретдинованың иң зур хыялын чынга ашырырга әзер
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә кечкенә кыз чәчәк биргән. Видео янына «Менә шундый матур күлмәкле, матур калфаклы, матур Мәдинә. Бер Мәдинә алып кайтыргамы соң?..» — дип язган җырчы.

Видеода «Менә шундый кызым булсамы? Казанның бөтен кибетен аркылы-торкылыга айкап, бөтен акчаны туздырып, мәш килеп бетәр идек. Зур хыял гына булып калды инде. Яшь кияү җибәр. Амин, Аллаһ әкбәр», — дип сузып та җибәрә ул.

«Акыллы, талантлы кыз кирәк булса, ясап бирә алам. Тәҗрибәм бар», — дип язган Данир Сабиров.

«Әйе, синең кызлар молодец! Хәзер Миләүшә белән киңәшләшеп карыйм әле», — дип җавап биргән Илсөя Бәдретдинова.

Бу әңгәмәгә инстачылар да кушылган: «Ә кызлары бетсә, нишләрсең? Штраф?», Булат Бәйрәмовта өч кыз, ул тәҗрибәлерәк», «Илсөя, Данирга ышанма. Аның рәте беткән, чыра кебек калган, күкрәгенә һәм арт ягына әллә ниләр ябыштырган. Җүләрлек».

Җырчыга виртуаль дуслары вакытны сузмаска, кеше сүзенә карамыйча, тизрәк бәби алып кайтырга киңәш иткәннәр.

«Бер хәл бардыр, юкка халыкны әзерләмидер», — дип шикләнүчеләр дә бар.

Илсөя Бәдретдиновага кыз бала табарга ярдәм итүче табылу турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар