Данир Сабиров хатыны белән танышуы турында: «Ушымны югалтып гашыйк булмадым»
Данир Сабиров инстаграмда балачак һәм яшүсмер чагы истәлекләре белән бүлешүен дәвам итә. Инстаграм дусларының иң көтеп алган бүлегенә дә чират җиткән — артист хатыны Миләүшә белән танышу тарихын язган.
«Миләүшә белән танышу бер мәҗлестә булды. 2008 елның 5 гыйнвары. Әле дә хәтердә, Ислам институты каршындагы «Азу» кафесында хәләл туй алып барам. Миләүшә ул вакытта сөйгән яры белән аның дусларын котларга дип килгән. Әле Миләшкәемнең ул туйга барырга теләге булмаган, егете кыстый-кыстый иярткән.
Миләүшә миңа еш карый, мин дә аның ягына… Әле оператор Алгизгә дә барып: «Бер чибәр, зур күзле марҗа бала-чагасы карый да карый, әллә ничек, уңайсыз», — дип әйткән идем. Туй шулай бер-беребезгә карашып узды. Мин әле аны уеннарга да еш чыгара идем: «разглядеть надо же».
Туй тәмам. Бәйрәм уздырган өчен түләүне миңа эре акча белән бирделәр, миңа аны ваклап коллективка таратып бирергә кирәк иде. Һәм кемнән ваклаттым дип уйлыйсыз? Дөрес, Миләүшәдән. Шунда телефон номерлары белән дә алыштык. Һәм шулвакыт мин «марҗа бала-чагасының» саф татарча сөйләшүенә шаккатып, үземнем кысык күзләрем аныкы кадәр булды.
Ике көннән шалтырата бу миңа. «Бер айдан миңа 18 яшь тула, туган көнемне уздыра алмассыңмы?» — ди. Нәрсә җавап бирергә дә белмәдем, очрашу билгеләдем. «Сувар Плаза»ның «Синема» кафесында күрештек. Мин аңа беренче көнне үк эш кушарга булдым: көрәштән «Спорт мастеры кандидаты» китабын биргәннәр иде, аны тутырырга кирәк. Бер өем грамоталарны алып бардым да, бөтен җиңүләремне шул китапка күчереп язарга куштым. Шул көннән бирле бөтен документ эшемне ул алып бара инде.
«Туган көнеңне алып бара алмам, минем формат түгел. Аннан, рус телем дә әллә кайда китәрлек түгел», — дип җавап бирдем аңа, чөнки рус милләтеннән кунаклар күп була, диде. 18 яшьлек туган көнне дә бөтенләй алып барганым юк.
Кыскасы, шуны аңладым: гашыйк булдым мин Миләүшәгә, ә Миләүшә — миңа. Ул әле дә үз егете белән йөри, мин үземнем бай кызым белән… Без икебез дә парлы. Нәрсә эшләргә дә белмибез. Әмма мин Миләүшәгә көн дә шалтыратам, хәлләрен белеп торам.
Килеп җитте 4 февраль, Миләүшәнең туган көне!
Миләүшәгә туган көнен алып бара алмаячагымны әйткән идем бит инде. Шулай да, аңа шалтыратып, котларга булдым. «Кәефем бөтенләй дә юк, туган көнемне уздырмаска булдым», — ди. Егете белән аерылышкан, бик көнчел иде, ди. «Әйдә, кил. Посидим, отметим», — дип чакырдым. Дусларның фатирына. Хәтерләсәгез, анда мин бер кыз белән романтик кич уздырган идем. Бу юлы да шул ук фатирда, шул ук схема буенча: роза таҗлары чәчеп, «Икеа» шәмнәрен яндырып… Бер алма, бер әфлисун, бер грушаны тарелкага матур итеп кисеп, «Магнит»тан вино алып…
Мәңгегә хәтерендә калырлык туган көн булды ул. Бик озак утырдык, хәтта соң кайткан өчен Миләүшәгә әнисеннән «эләккән» дә.
Мин инде ул вакытта ук Миләүшәнең ышанычлы кеше икәнен аңладым. Ушымны югалтып гашыйк та булмадым… Күрәсең, Аллаһы Тәгалә үзе этәргәндер, аның янында гына буласы килде.
Озак вакыт үтмәде, Миләүшә әнисе белән таныштырды. Хәтердә калган: беренче очрашуда булачак тещам белән сүз көрәштергән идек. Ул яраткан җырчысы Айдар Галимовны яклый, мин — остазым Салават абый Фәтхетдиновны… Әнисе ул вакытта кибеттә эшли иде, өстәлләре тулы тәм-том. Кыш көне дә табыннарында кыяр һәм помидор салаты күреп шакката идем.
Әле бит алар белән бер фатирда Миләүшәнең әбисе (мәрхүмә турында концертларда «старшая матрешка» дип сөйли идем) дә яши. Аның белән беренче очрашуга базардан затлы, зәңгәр төстәге йокы күлмәге алган идем. Ул аны шундый яратты, хәтта соңгы көннәренә кадәр киеп йөрде. Әби мине дә ошатты: Миләүшәгә минем янга килеп йөрсен өчен автобуска һәм күчтәнәчкә акча бирә торган булган. Миләүшә гел пицца күтәреп килә иде. Татар телендә смсларны да ул язышкан. Бу татар халык җырларын Миләүшә кайдан белә дип аптырый идем. Җырлардан җөмләләр язып җибәрәләр иде.
Миләүшә дә минем әни белән танышты. Әни Азнакайдан Казанга эшләр буенча килгән иде, минем имтихан. Миләүшәгә аны каршы алырга куштым. Әле әнине иптәш егетнең кызы дип алдадым. «Иптәш егетеңнең кызы мине каршы алып йөрми инде», — дип, әни шунда көлде. «Улым, ниһаять, синнән яшьрәк кыз, чибәр, акыллы, төпле. Өйләнәм димәсәң, күңелен алдап йөрмә», — диде. Беренче күрүдән үк булачак киленен яратты.
Миләүшә белән танышкач, мин тәүге автомобилемне сатып алдым. Кулдан, дустым Булаттан, 150 меңгә 2003 елгы «унлы». Ничек шат булганымны белсәгез?! Аннан соң нинди генә машиналарым булмады, ул вакыттагыча берсенә дә сөенмәдем. «Снежная королева» төсендә, Һади Такташтагы өй янына килеп туктый идем, ә аннары, хыялый кебек, тәрәзәдән машинага карап утыра идем.
Миләүшәнең дә әтисе белән әнисе бергә тормый. Әтисе үз әнисе белән Казаннан ерак түгел — Столбищеда яши. Минем бабай аз сүзле кеше, бик җитди. Аның башта миңа карата бөтенләй дә ышанычы булмады. Берсендә шулай Миләүшә һәм аның әбисе (старший матрешка) белән киттек бергәләп әтисенә мунчага. Чәй эчтек, кодагыйлар чиратлашып мунча керделәр… Ә мин тәүлектән артык йокламаган: моңа кадәр Нижгарда туйда эшләдем, аннан руль артында кайтып, Теләчедә Сабантуй алып бардым… Өстем пычрак, юынмаганмын. Миңа да мунча керергә тәкъдим иттеләр, шатланып риза булдым. Юынып чыктым һәм өйгә керсәм, ни күрим: Миләүшә үксеп елый, ә әбиләр: «Әйе шул, әйбәт булмады», — дип авыр сулап утыралар», — дип язган һәм иң кызык тарихны иң кызык урынында өзеп куйган ул.
Артистның әлеге истәлекләрен инстаграм дуслары мавыктыргыч сериал караган кебек көтеп ала. Иң шәп урында бүлгәнгә ачуланып та алалар үзен. «Миләүшә-Данир» тарихының ахыры бәхетле тәмамланачагы билгеле булса да (бу пар бүген бергә, ике кыз тәрбияли), Данирга бәйрәмнәр дип онытылып китмәскә, тарихны язып бетерергә кушканнар.
«Интертат»ка Данир белән танышуылары турында: «Бай егетемне ташлап, Данир белән йөри башладым», — дип Милүшә Сабирова да сөйләгән иде.