Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн...»

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн...»
"Татар-информ" архивы

Данир Сабировны нәрсә шулай дулкынландыра дисәк, ул да дусты Рөстәм Нәбиевтән калышмыйча, таулар яуларга җыена икән. Артист телеграм каналында Эльбрус тавына менәчәге турында хәбәр итте.

Минем өчен бүген бик дулкынландыргыч көн. Алдагы җиде-сигез көн шундый булачак. Кузгалам Эльбруска. Тауга менеп җитәрменме, юкмы, белмим. Аллаһы Тәгалә көч-куәт биреп торса, сезнең теләкләр белән мин ниятемә ирешергә тиеш», - дип яза ул.

Күпчелек дуслары Данирга уңышлар һәм хәерле сәфәрләр теләгән. Кире уйларга үгетләүчеләр дә бар.

«Нәрсәгә кирәк иде ул сиңа, җаныкаем. Алла сакласын. Синең иҗатың карап туймаслык. Нәбиевкә кирәк ул, ә без сине болай да яратабыз»;

«Данир, ташла, нигә ул сиңа, син болай да югарыда бит инде», «Миләүшәдән башка нишләп бетәрсең икән», - дип борчылганнар.

Данир, Индира-Рөстәм Нәбиевләр белән Казбекка менәсең калган, юмор остасы компаниясендә аларга да күңеллерәк булыр иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100