Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Эльбруска менгән: «Миңа гомерлеккә җитте...»

news_top_970_100
Данир Сабиров Эльбруска менгән: «Миңа гомерлеккә җитте...»
социаль челтәрләр

Җырчы Данир Сабиров Эльбрус тавын яулаган. Җырчы бу турыда телеграм-каналында хәбәр итә. Данирны бушка вакыт уздырып йөрүдә гаепләүчеләр дә булган иде, ләкин җырчыга тауга менү рухи яктан тагын да ныгу өчен кирәк булган. 

«Мин Эльбрус тавының иң очында. Россия һәм Европаның иң биек ноктасы. Диңгез өстеннән 5642 метр биеклектә.

Бу җиңүем җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагын да көчлерәк булу өчен ул миңа кирәк иде. Менгән чакта ник килгәнемә үкенгән чакларым да булды. Хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә. Һава җитмәгәнлектән әле дә башым авырта. Бу көннәрдә минем өчен җан аткан дусларыма рәхмәт», – дип яза ул.

«Үз-үзеңне җиңә алу – ул үзе бер җиңү. Әмма әлеге вакытта сәхнәдән дә биегрәк бер җиргә дә күтәреләсем килми », – дип шаярткан юмор остасы.

«Мин синең менеп җитәчәгеңә бер тамчы да шикләнмәдем, әтисе», – дип комментарий калдырган тормыш иптәше Миләүшә. «Рәхмәт, икенче юлы син барасың», – дигән аңа Данир. 

Инде күп тапкырлар таулар яулаган блогер Рөстәм Нәбиев тә Данирны тәүге җиңүе белән тәбрик иткән. «Рәхмәт, брат. Мин менә алмас идем, гидлар сиңа Нәбиев үзе киемнәрен биргән, син менәргә бурычлы дип әйттеләр. Киемнәреңне юып кайтарам, брат, берүк үзең генә йөр. Миңа гомерлеккә җитте», – дигән аңа каршы артист. 

Данир тауга күтәрелү мизгелләрен телеграм-каналында яктыртып барды. Хәтта ярты юлда (хәле ярыйсы чакта) сиптереп татарча биеп тә күрсәтте. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100