Данир Сабиров, мөмкинлеге булган саен, хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәргә тырыша. Ул Татарстанда эшләп килүче «Ценим жизнь» оешмасы белән хезмәттәшлек итә икән. Аны Илнар Зиннәтуллин исемле егет җитәкли. Сүз уңаеннан, 2 ел элек Илнар «Интертат»ка да интервью биргән иде.
Әлеге оешмага акчалата һәм әйбер белән булышучылардан тыш, физик хезмәт белән ярдәм итүчеләр дә һәрвакыт кирәк. Мәсәлән, Данир Сабиров бүген бирегә, яу кырындагы егетләргә Яңа ел күчтәнәчләре төрешергә дип, бөтен төркемен алып килгән. Алар төрле тартмадагы тәмле күчтәнәчләрне, егетләрнең барысына да өлеш чыгарлык итеп, пакетларга салып әзерләгәннәр.
Данир Сабиров үзенең сторисларында оешмада атмосфераны күрсәтә. Егетләрнең язмышына битараф булмаган бик күп кешеләр, шунда килеп, бернинди түләү өмет итмичә ярдәм итәләр икән.
Шулай ук әлеге оешмада хәрби операциядә кирәкле бөтен әйберләрне дә тегәләр. Илнар шуларның берсе – һәлак булган егетләрне куркыныч зонадан алып чыгу өчен тегелгән «капчык»ны да күрсәткән.
«Бу, кызганычка, йоклый торган капчык түгел. Әлеге капчыкны һәлак булган егетләрне эвакуацияләү өчен кулланалар. Полиэтилен капчыклар ертылып китәргә мөмкин. Безнең максат – егетләрнең гәүдәләрен тиз генә төреп, бу куркыныч ноктадан алып чыгу. Полиэтилен нык булмаганга, без бу капчыкларны тукмадан тегәргә булдык. Аны юып, күп тапкырлар куллану мөикинлеге дә бар. Хәтта, шәхси документларны салу өчен кесәсе дә бар. Әйе, куркыныч әйбер инде бу. Ләкин, ни хәл итәсең, чынбарлык», – дип сөйли Илнар.
Данир Сабиров үзенең язылучыларына да мөрәҗәгать иткән.
«Мине даими караучылар беләләр. Мин шушы оешмага һәрвакыт ярдәм итәм, финанс ягыннан да булышырга тырышам. Әлбәттә, бу зәхмәтнең тизрәк бетүен телибез. Үзебезнең дә Миләүшә яклап бер туганыбыз мәрхүм булды, әле һаман да гәүдәсен таба алмыйлар. Авылдашларым, дусларым арасында мәрхүм булучылар бар.
Исән-сау егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә иде. Минем инде күбрәк тормышны саклап кала торган дару, киемнәр, медицина кирәк-яраклары белән ярдәм итәсем килә.
Теләгегез булса, кем күпме булдыра ала, 50-100 суммы, сез дә кушыла аласыз. Яхшы эшләр эшләгәч, күңелгә җылы булып китә. Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез», – дигән артист.