Хәрби медик: «Инвалидлар күп кайтачак, сез безне аннан соң да ташламагыз»
«Счастливчик» кушаматлы хәрби медик - махсус хәрби операциядә булган Илнар Зиннәтуллин «Интертат»ка интервью бирде.
Илнар Зиннәтуллин – Казан егете, аңа 40 яшь. Яшьлегендә «кайнар нокта»да булган, быел 5 ай Украинада хәрби медик – санитар-инструктор булып эшләгән ул.
Аның вазифасы – алгы рәтләрдәге яралы солдатларны куркынычсыз урынга алып чыгып, беренче ярдәм күрсәтү, җәрәхәтләрен тегү, кан туктату, авыртуны басу, вакытында госпитальгә илтеп җиткерү.
Илнар бу 2 айда Казанда булды, «Золотые руки ангела» хәйрия проекты кысаларында гуманитар ярдәм җыюны оештырып җибәрде. Аның әлеге эшенә 2 ай эчендә 200ләп волонтер кушылды, ә хәйриячеләрне санап бетерерлек түгел.
Шул ук вакытта Илнар мобилизацияләнүчеләргә медицина буенча инструктаж үткәрде, Казан һәм Мәскәүдә өйрәтү эшләре алып барды. Мин аның тынгысыз тормышын күзәтеп бардым, ә ул Украинага китәсе көнен зарыгып көтте.
«Мин «кыр» кешесе, анда егетләрнең һәлак булуын белә торып, монда яши алмыйм. Шәһәр мине буа», – дип кабатлый иде ул. Ә бу атнада: «Лилия, мин берничә көннән китәм, күрешеп алыйк», – дип шалтыратты. Озак кына сөйләшеп утырдык...
«Эчмәскә, урламаска, хатыннар белән чуалмаска!»
Илнар, сез соңгы арада мобилизацияләнгән егетләр белән тыгыз эшләдегез. Куркалармы?
Зур курку сизмәдем. Алар әле кая барганнарын аңлап та бетерми кебек. Гаиләләреннән чыгып китеп, мохитне алыштыруны гына тоялар.
Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен авыр момент кайчан башланачак?
Лентаның теге ягына кергәч, аларны төрле якларга таратачаклар. Яңа ир-атлар коллективына килеп эләккәч, авыррак булыр. Мобилизацияләнүчеләр монда ук бер-берсенең маңгаена менеп төшәргә өлгерделәр инде. Яхшы командирлар туры килер, баргач та окопта утырырга алып китмәсләр, дип өметләник. Җылы миче һәм кайнар ризыгы булган, сугышчан комплектлар тоткарлыксыз килеп торган урын туры килсә – әйбәт.
Беренче атыш иң авырымы?
Әйе. Анда алган җәрәхәтләр дә булмаска мөмкин. Ләкин бертуктаусыз шартлау тавышын ишетү психикага бәрә. Тәүлекләр буена бара ул тавышлар. Аннан ияләнәсең.
Мобилизацияләнүчеләр арасында авырулар да шактый иде, бу хакта матбугатта да тавыш чыкты. Медосмотрлар тиешле дәрәҗәдә үттеме?
Татарстан буенча зарлана алмыйм. Ялгыш үткәреп җибәрсәләр генә. «Безне атарга да алып чыкмыйлар, казармада утырабыз», – дип зарланучылар булса да, анысы да дөреслеккә туры килми. Танк училищесында бигрәк тә тәртип нык куелган. Хәрби статуста икәнсең, уставларны, боерыкларны үзеңә дә үтәргә кирәк.
Укытулар алып барганда, мобилизацияләнгән егетләргә нинди киңәшләр бирдегез?
Беренче чиратта, эчмәскә! Анда аракы, спирт шактый күп, әмма начар сыйфатлы. Кайбер урыннарда махсус агуланган, шуңа күрә егетләргә бөтенләй эчмәскә кушам. Казанда частьтә өйрәтүләр алып барганда, берәүгә яралы солдат белән шуышып барырга куштым. Карыйм, тегенең хәле бетә, тыны кысыла. Нәрсә булган моңа, дип уйлыйм. Төшке аш вакытында моның белән сөйләшеп утыра, сораштыра башлагач, алдагы көнне эчүен белдем. Аракыны хатыны алып килеп биргән икән. Менә шул моментта шартлый яздым.
Хатынына шалтыраттырдым: «Син, хатын, нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсыңмы? Бүген ирең махмырдан йөри. Берәр нәрсә була калса, син бит «дәүләт гаепле» дип акырачаксың, үзеңнең хәрби частька аракы алып килгәнеңне онытачаксың», – дидем. Дәшмичә тыңлап торды. Аннан взводка мөрәҗәгать иттем: «Кем бу хакта белде, стройдан чыгыгыз!» – минәйтәм. 14 кеше чыкты, 2се генә урыннарында калды. Аларына да эләкте...
Бөек Ватан сугышында солдатларны эчертеп, алгы рәтләргә бастырганнар, дигән сүз йөри. Хәзер дә мондый хәлнең булуы мөмкинме?
Әгәр командир бик юньсез кеше булып, үз составына төкереп караса гына... Минем күз алдымда бер шаккатмалы күренеш булды. Кибет яныннан үтеп барам, ә аның каршына бер хәрбине утыртып куйганнар. Кулында аракы шешәсе. Үзе үлгән. Янына: «Здесь не бухать!» – дип зур итеп язып куйганнар.
Әлеге взводның командиры белән соңыннан сөйләштек. «Нәрсә булды?» – дим. «Бу кибеттәге сатучы хәрбиләргә гел ялган аракы сата торган булган. Аңа сүз әйтеп тә булмый – милли гауга күтәреләчәк. Бер мәртәбә сөйләшеп караганнар, ике мәртәбә... Сатучы тыңламагач, командир менә шундый чара кулланган. Организм анда болай да эштән чыга, ә шешәдән ялган аракы чөмергәннән соң ни булганын чамаларга мөмкин инде.
Шуңа күрә командир үлгән солдатны кибет каршына утыртып куеп, 10 көн урыныннан кузгатмаган. Башка солдатларга сабак булсын, эчмәсеннәр өчен шулай эшләгән.
Эчмәскә – бер булды. Тагын нинди киңәшләр?
«Задание»гә чыгып киткәндә кофе да эчмәскә кушам, чөнки ул организмны сусызландыра, һәм нәтиҗәдә организм йокымсырый башлый. Тагын бер төп киңәш – тәмәке тартмаска. Тәмәкене киткәнче, монда ук ташласалар, яхшы. «Задание» вакытында тартып торсаң, коптер җибәрәләр дә, төтен буенча эзеңә төшәчәкләр. Сигарет анда алтын бәясеннән йөри, җирле валюта кебек.
Мобилизацияләнер алдыннан тешләрегезне дәвалагыз. Анда тешне чистарту җае бик юк, шуңа күрә теш тиз бетә. Су булмагач, гигиена саклау авыр, ләкин аны сакларга кирәк. Теләк булса, сакалны да кырырга, носкины да юарга, чәчне дә кистерергә була. Аннан аягыгызны корыда тотырга тырышыгыз.
Үзеңнең коллективыңны табарга, 2-3 кеше берләшергә тырышырга кирәк. Эчкече һәм наркоманнардан читтәрәк йөрергә. «Мин сугышта, бар да начар», – дип сүгенеп, шыңшып ятмаска. Анда бөтен кешенең дә хәле бертигез. Синнән башлап, җирле халыкныкына кадәр. Ир-ат булып калыгыз.
Мародерлык күренешләре бармы?
Егетләргә: «Сез чит җиргә барасыз, анда сезне көтмиләр. Кешенекен урламагыз, анда сезнең әйберегез юк. Әгәр нәрсәдер урларга теләсәгез, шунда калачаксыз һәм нәселегезне пычратачаксыз», – дим. Урлыйсың килә икән, үз өеңә кайтасың, күршеңнең әйберсен алып чыгасың, аннан шуның өчен утырып та чыгасың. Һәрхәлдә, үзең исән, аяклы-куллы килеш калачаксың. Алтынга, коралга да кызыкмагыз, дим. Аның астында 100 процент мина булачак. Чөнки ул әйберләрнең барысы да безне күздә тотып куелган.
Хәтта кайвакыт шкафта мәче тавышы ишетәсең. Без нечкә күңелле кешеләр бит инде, шкафны ачып, песине коткарырга киләбез, ә анда – мина... Бетте! Менә шул әйберләрне солдатларга кат-кат аңлатам, мисаллар китерәм.
Хатын-кызлар белән чуалулар турында да сөйлисезме?
Чынлыкта, Украина хатын-кызлары бик чибәр. Бомбежка вакытында да матур күлмәк киеп, биек үкчәле туфлидан юлдан керт-керт атлап барырга мөмкиннәр. Беркайчан урамга аламадан чыкмыйлар, бер-берсе белән ярыша-ярыша матуррак киенәләр. Ләкин мин егетләргә: «Сезнең янга җирле хатын-кыз якын килсә, качыгыз!» – дим.
Нигә?
Вербовкаларга мөмкиннәр – бу беренче момент. Агулаулары, чир йоктырулары бар. Аннары, аларны «рус солдаты көчләде» яки «кыйнады» дип игълан итәргә мөмкиннәр. Ә алар бөтен нәрсәдән шоу ясый белә, күпертәләр, медиалары безнеке кебек кенә эшләми. Андый очраклар күп булды, ул киң җәмәгатьчелеккә җиткерелми генә.
Ул очракта яхшы дигәндә – гаиләң алдында хурлык булачак, начар дигәне – Ватанга хыянәт итүдә гаепләнәчәксең.
Мобилизацияләнгән егетләргә хәрби уставны җентекләп укып чыгарга киңәш итәм. Әгәр «задание»гә чыкканда бронежилетыңны кимәсәң, сиңа страховка түләнми, мәсәлән. Шалапай булмаска иде, үзең гаепле. Ә хатын-кыз белән чуалу очрагында, Ватанга хыянәт итүче дә булып калуың бар.
Җирле халык су, ризык тәкъдим итсә дә алмаскамы?
Бары тик тикшерелгән кешеләрдән генә алабыз. Бөтенесе дә сезне агуларга йөри, димим, аларның һәркайсы әйбәт кешеләр дә булырга мөмкин. Ләкин атыш вакытында йортларын юкка чыгарсалар, әлбәттә, аларның рус солдатларын күралмаулары, үч аласы килүләре аңлашыла. «Снаряд ялгыш төште» дип аңлатып утыруның мәгънәсе юк.
Яныңа балалар килгән очракта да конфет, дару алмагыз да, бирмәгез дә, дим. Аннан бераз читтә олы кеше көтеп торырга мөмкин, ул конфетыңны «агу» дип атап, әллә ниләр кыланырлар. Без гаепле булып калачакбыз. Әгәр: «Балам үлә», – дип, берәр-хатын дару сорап килә икән, бары тик командир рөхсәте белән бирәбез.
Үз белдегебез белән берни эшләмибез. Аларга ярдәм итәсе килергә дә мөмкин, әмма үзегезнең чит илдәге хәрбиләр икәнегезне онытмагыз.
Үзем дә балаларны бик яратам, әмма анда урам уртасында басып торган ялгыз баланы күрәм икән, мондый очракта бик саклык белән эш итәм. Янына якын бармыйча, ерактан гына, нишләп йөрүен сорыйм, мәсәлән. Бик сак булырга кирәк.
«Безнең егетләр яралы иптәшләрен коткару өчен утка да ташлана»
Мобилизацияләнүчеләр якыннарына шалтырата алачакмы?
Украинада Россия симкалары эшләми, җирле симкадан гына шалтыратып була. Беренче, икенче, өченче линиядән бер шалтырату – ул 15 секунд эчендә синең яныңа шартлаткыч очып киләчәк, дигән сүз. Куркынычсыз зонага чыккач кына шалтыратырга ярый. Анда җирле симканы алу да җиңел түгел. Үзем почта аша сатып алган идем.
Тагын бер киңәш: туган яктан киткәндә, якыннарыгыз белән код сүзе уйлап куегыз. Мәсәлән, күлмәк. Хатының белән телефоннан сөйләшкәндә, беренче сүз итеп шуны әйтәсең. Бу – синең белән бар да тәртиптә, дигәнне аңлата. Борчылмаска була, димәк.
Әгәр әлеге сүзне әйтмисез икән, димәк, йә сине тоткында җәзалыйлар, йә хатыныңнан хәзер акча таләп итәчәкләр, йә башка бәлагә юлыккансың. Хатының да хәлне шундук аңлап алачак.
Мин хәрби зонага юк-бар сәбәп белән шалтыратып торуны, язып, фото һәм видео җибәреп ятуны идиотлык дип саныйм.
Хатын-кызларны да аңлагыз инде, ай буе ирең яки улың шалтыратмаса, исәнме-юкмы икәнен дә белмичә ничек түзәргә кирәк?
Ирең хәрби операциягә киткән икән, өеңдә тыныч кына утыр, комачаулама. Элемтәгә чыкмый икән, димәк, «задание»дә. Сиңа барыбер шалтырату булачак: йә «Сөйгәнем, кайтам, мунча як», – диячәк, йә күңелсез хәбәр җиткерәчәкләр.
Илнар, атыш вакытында үзегез дә алгы сафларга чыгасызмы?
Әйе, «обстрел»га бөтен кеше белән бергә чыгам. Әнием үлгәндә: «Улым, беркайчан да кеше үтермә, кулыңа корал алма», – диде. Аның васыятен, аңа биргән сүземне үтим. Үзем атышта корал тотып катнашмыйм, яралы содатларга ярдәм итү белән генә шөгыльләнәм. Аркама 2-3 рюкзак медикамент асып, егетләр тирәсендә йөгереп йөрим.
Хәрбиләр «кызыл зона»га чыкканда үзләрен ничек тота?
Гадәттә, дога кылалар. Христианнар – үзләренчә, мөселманнар – үзләренчә. Анда күп кеше дингә бирелә, Аллаһы Тәгаләгә ышана башлыйлар. Курку, үлем күрү дингә якынайта. Беркемнең дә үләсе килми. Һәркайсы «задание»дән исән-сау кайтуын сорап ялвара.
«Задание»ларга чыгып киткәндә хәрбиләр ничек әзерләнергә тиеш?
Башта экипировканы һәм коралны тикшерәбез, сугышчан комплектлар алабыз. Рюкзакка күп әйбер тутырмыйбыз, медикаментларны барлыйбыз.
Бер матбугат чарасында хәрби киңәшләр укыганда: «Тып-тын калып, дрон тавышын ишетергә өйрәнергә кирәк», – дигән пунктка игътибар иткән идем. Дрон тавышын ишетергә өйрәнеп буламы?
Дроннар зур биеклектә оча, аларны болай гына сизү мөмкин түгел. Нык тынлык торса гына, сирәк очракта гына ишетеп буладыр. Анда кырларда көчле җил, гадәттә. Өстән граната килеп төшкәндә генә сизеп алабыз аларны. Ләкин хәрби операция вакытында кешенең физиологик мөмкинлекләре нык ачыла. Без анда гадәти тормышта игътибар итмәгән әйберләрне дә күрергә өйрәнәбез.
Тавыш дигәннән, актив колакчыннар безгә кирәкле тавышларны аерып алырга ярдәм итә. Бервакыт шул колакчыннар аша төлке тавышын ишеткән идем, кешенең истерик рәвештә көлүенә охшаган тавыш икән ул. «Нәрсә бу? Башым киттеме әллә?» – дип аптырадым. «Тынычлан, ул төлке иде», – диеште егетләр.
Хәрби «задание» вакытында сезнең кебек медик янәшәдә булмаса, яраланган солдатлар бер-берсенә нинди ярдәм күрсәтергә тиеш?
Әгәр яралы солдат «кызыл зона»да ята, бер тавыш та чыгармый, син аның исәнме-юкмы икәнен дә белмисең икән, үз гомереңне саклап калу өчен, аны тартып чыгармаска тулы хакың бар. Кабатлап әйтәм, үз гомереңне саклап калу максатыннан бу. Яралы килеш кычкырып ята икән, янына барасыңмы, әллә юкмы – монысы да синнән тора. Куркынычсыз урында калырга хакың бар, ә ул шунда үләргә калачак...
Ни өчен хакың бар? Чөнки бер яралы солдат – ул шартлы рәвештә үлгән санала инде. Ә икегез дә шунда булсагыз, ике мәет булырга мөмкин. Дустыңның үлгәнен карап торып, «коткармадым» дип гомер буе үзеңне битәрләп яшисеңме? Әллә үзең дә шунда кереп, үлем куркынычы астында каласыңмы? Менә бу сайлау алдында калу – җиңел әйбер түгел.
Безнең егетләр күбрәк кайсы юлны сайлый?
Безнең егетләр: «Вася, я за тобой, братан!» – дип ут астыннан йөгерәләр. Бәлки, минем тирәмә шундый яхшы кешеләр туры киләдер.
Ярый, атыш вакытында дусты янына барып җитте, ди. Яралы кешегә иң беренче нинди ярдәм күрсәтергә?
Беренче чиратта, ярадагы канын туктатырга кирәк. Андагы яралар күп очракта мина шартлаганнан була. Пуля җәрәхәтләре әзрәк. Жгут яки турникет салабыз. Авыртуны баса торган укол кадыйбыз. Аннан, носилкага салып, госпитальгә эвакуациялибез.
Жгут һәм авыртуны баса торган укол хәрбиләрнең һәркайсында буламы?
Була. Опиумнан ясалган медицина препаратлары «задание»гә чыкканда гына бирелә. Чөнки алдан бирсәң, безнең егетләрнең аны үзләренә кадап, кәеф күтәреп карыйсылары килә башлый. Әмма ул уколлардан бернинди дә кәеф кичермисең – шунысын тәгаен әйтә алам.
Анда медиклар җитәрлекме?
Һәр подразделениедә үзенең штаттагы медигы яки санинструкторы була. Документлар буенча, булырга тиеш... Булмаса, кемнедер шунда өйрәтәләр инде.
«Шәфкать туташлары тәүлек буена эшлиләр»
Махсус хәрби операциягә яшь шәфкать туташлары да киттеләр. Госпиталь – куркынычсыз урын саналамы?
Кемгә ничек туры килә инде. Үземнең тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, частьтәге хатын-кызны югалтсак, егетләр нык кайгыра, елау дәрәҗәсенә барып җитәләр. Медикмы, повармы ул – анысы мөһим түгел. Аларны бик саклыйлар, яклыйлар, игътибар күрсәтәләр. Ятакка өстерәү турында бармый сүз, аларга андый дорфа мөнәсәбәт юк.
Госпитальдә эшләүче хатын-кызга 90 килолы, аңсыз, экипировкалы ир-атны өстерәргә туры килә. Алар тәүлек буе эшлиләр, кан исе исниләр, ирләрнең кычкырган тавышына түзәләр. Шуңа күрә минем хатын-кызларга хөрмәтем зур. Аларга начар сүз әйткән, кул күтәргән ирне кешегә санамыйм.
Элекке кинолардан күрәбез, сугыш вакытында фронтта әллә нинди зур мәхәббәтләр кабынган...
Булгалый. Мин солдатларга кияүгә чыккан медикларны да беләм. Быел Украинада бер хәрби яраланып, госпитальдә аягын кистеләр. Шунда шәфкать туташы белән таныштылар, мәхәббәт кабынды, соңыннан өйләнештеләр. Бүген Кавказда яшәп яталар. Ире – кабардин, хатыны рус милләтеннән. Туйларына да чакырганнар иде, бара алмадым. Мин алар өчен бик сөендем.
Катгый тыелса да, җирле халык белән мөнәсәбәтләр корган кешеләр дә бар.
Җирле халык турында да сөйләгез әле. Аралашканыгыз бармы?
Үзем 27 яшьлек, ике балалы бер хатын белән аралашып торган идем. Балаларын күрдем дә эреп киттем инде. Ире үлгән. Өенең түбәсендә зур тишек. «Хәзер яңгырлар, аннан кыш башланачак бит. Әйдә, егетләр белән төзәтеп бирәбез», – дим. Ләкин ул безнең ярдәмнән баш тартты, күршеләре рус солдатлары белән шуры-муры килүдә гаепләмәсен, дигәндер инде.
Мариупольдән бер хатын-кыз белән сөйләшкән идек. Өйләре җимерелгән, подвалда яшиләр... Ишегалдында казанда нидер пешерә, су кайнап утыра. 5 бәрәңгесе һәм ярты пакет ярмасы бар. Ире белән кечкенә улы эш эзләргә чыгып киткән, олы улы җимерекләр арасында нәрсәдер эзләгәндә шартлап үлгән. «Мин тынычландым бугай, ирем тынычлана алмый. Ул сезне монда күрсә, сугышуга кадәр барып җитәчәк», – ди бу хатын.
Ә ашарга болар бөтен ишегалларына бергә пешерәләр. Кемдә ярма бар, кемдә – бәрәңге яки ит... Ул хатын башына контузия алган иде. Бөтен шәһәргә бер поликлиника, бер даруханә, медикаментлар юк. Мин булган вакытта шулай иде, һәрхәлдә, хәзер ничектер. Аңа 2000 сум акча калдырып киттем.
Нигә кешеләр Мариупольдән китеп бетми соң? Кемнәр яши анда?
Кем китә алган – алар киткәннәр инде. «Монда тудым, монда үләм. Урамда яшәсәм дә, өемне ташламыйм», – дип ябышып ятучы әби-бабайлар бар. Эвакуацияләнергә өлгермәүчеләр, администрациядә эшләүчеләр, медик, сантехниклар, урам себерүчеләр һ.б. эш урыннары сакланган кешеләр бар тагын. Ишегалдында сәясәт турында сөйләшеп утыручы эчкечеләр дә бар...
Мариупольдә юл чатында бер хатынны күрдем. Үзе тезләнгән, кипкән, тонык күзләре бер ноктага төбәлгән, пычранып беткән чәче токка тотынгандай үрә торган. Көчле стресста икәне күренеп тора. Аның янына беркем килми. Башы эшлидерме, киткәндерме – билгесез.
Сезнең үзегезнең башыгыз мондый күренешләргә ничек түзә?
Анда баргач, вакытны санауны онытырга кирәк. Үзең эчендә бер эмоция дә тотмаска. Ела, кычкыр, хет нәрсә эшлә... Әмма чыгарып бетер.
Бер-берең белән сөйләшергә кирәк. Һәр ир-атның тормышта максаты, хыялы, бер багаж кызыклы хәлләре була. Шуларны уртаклашыгыз. Ирләрчә бер-берегезне кочаклап: «Братан, без исән-сау әйләнеп кайтачакбыз!» – дисәгез, менә позитив энергия.
Аннан, солдатларга балалар хатлары килә. Кайсы шәһәрдән килгәнен дә, кемгә адресланганын да белмисең. Шуларны кат-кат укыйбыз, саклыйбыз, алар безгә зур көч бирә. Минем үземдә алар икәү, берсен рамкага куйдым хәтта.
«Прокладка һәм тампоннарның кирәге юк»
Ватсапта мобилизация уңаеннан таралган видеолар турында да сөйләшик әле. Аның кайсы чын, кайсы ялган булып чыкты?
Тампон һәм прокладкалар турында сөйләгән прапорщицага рәхмәт. Мин ул хатын-кызны элекке «кайнар нокта»дан беләм. Ул заманда прокладкалар зур һәм чынлап та берцы эченә куярга яраклы иде. Тампоннарны да яра эченә тыга идек. Шуларны исенә төшереп сөйләгән дә, видеога эләккән инде ул.
Хәзерге нәзек прокладкаларның да, тампоннарның да анда кирәге юк. Берцы белән йөрергә комачаулый гына ул. Берәү 6 тартма прокладка алып килгән, кызларга таратып бетерергә куштым, аны егетләргә алып бармыйм.
Тагын нинди фейклар булды?
Бер ир-ат күгәргән автомат бирүләрен әйтеп, видео төшергән иде. Мобилизацияләнүчеләргә шушыны бирделәр, моның белән ничек эшләргә, имеш. Менә шул видео мине чыгарымнан чыгарды. Мин ул автоматның янган икәнен шундук аңлап алдым. Кеше шуңа ышана микән?
Мин ышандым.
Дөрес түгел ул. Корал буенча ниндидер тоткарлыклар булырга, бронежилет җитмәскә мөмкин, ләкин берәүгә дә күгәргән автомат өләшмиләр. Блогерлардан зыян күп анда…
Безнең егетләргә зур суммалар вәгъдә иттеләр. Алар ул акчаларны ала алачакмы?
Әгәр устав һәм килешүләрне укысалар, бозмасалар, алырлар. Бөтен нюанслар үзләреннән башлана. Кайберләре тәүлек саен бирелә торган 2шәр мең сумны да эчеп, туздырып бетереп барырга булдыра.
Санинструкторлар күп акча аламы?
Курткама 2 ел, кызлар кесәсен тегеп куйды. Носкием да тишек. Минем акчам юк. 1 ноябрьдән Мәскәү миңа 50 мең сум оклад куйды. Аңарчы хәрби операциядә бушлай эшләдем, гуманитар ярдәм оештырган өчен дә беркаян акча алмадым. Хәрби хезмәткә барганда-кайтканда юл чыгымнарымны каплыйлар, үз таләбем буенча экипировка бирәләр, ашаталар.
Мин анда эшәгәнем өчен акча алмыйм. Әгәр акча эшләр өчен барсам, шунда үлеп калачакмын. Күңелем шулай сизә. Бернинди контрактларга да кул куймыйм.
Мобилизацияләнүчеләргә экипировканы ахыр чиктә, үзеңә сатып алмаска, диделәр. Чынлап та, бар да җитәме?
Татарстан буенча бар да тәртиптә. Татарстан үз егетләрен ташламый, гуманитар ярдәм дә күп килә, башкасы белән дә булышып торалар. Солдатларының күпчелеге бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителә. Күп нәрсә командирдан да тора.
Кибеттән экипировка алган очракта да, ул хәрбинең вазифасына карап сайланырга тиеш. Штурмлаучымы ул, башка төрле эштәме? Бронежилетлар өч төрле класста була, менә ниндиен алырга икәнен каян беләсез?
Әле кичә генә хәрби кибеттә бер хатынга 12 мең сумга мультитул сатканнарын карап тордым, аның 2 мең сумлыгы да җитә иде. Соңыннан ул хатын-кызга барысын да аңлаттым, товарны кире тапшырырга киңәш иттем.
Бронежилетлар мартта 22 мең сум тора иде, хәзер тотылганы да 150 мең сум. Авитода да мошенниклар тулып ята, белми торган хатын-кызның акчасын суырып алалар. Белгән кеше белән киңәшләшергә кирәк һичьюгы. Бездә ветераннар советлары, солдат аналары комитеты бар. Берәрсеннән ярдәм сорасаң, булышмыйча калмаячаклар.
«Данир Сабиров гуманитар ярдәм белән нык булышты»
«Золотое сердце ангела» проекты кысаларында Казанда 2 ай гуманитар ярдәм җыйдыгыз. Иң гаҗәпләндергән очраклар турында сөйләгез әле.
Бер журналист белән сөйләшәбез. «Мин сезнең турында язма әзерли алмыйм, ләкин бер әбине беләм, аның фронтка ярдәм итәсе килә», – ди. Ул әбинең телефон номерын бирде. Шалтыратып, бер сәгатьләп сөйләшем. Әбигә 70 яшь, колагы да яхшы ишетми. Ә үзе фронтка 2 миллион сум акча бирергә тели. Шаккаттым! Үземнең беркайчан да андый зур акча күргәнем юк. Мин «акчаны алмыйм» дим, ул һаман кыстый. Алмадым...
Илсур килде менә, 60 мең сумлык Илизаров аппараты калдырды. Ул әле дефицит, ничек тапкандыр. Мин аның кем икәнен дә белмим, кайда эшләгәнен дә сорашмыйм. Кертте дә, чыгып та китте.
Артист Данир Сабиров түгәрәк кенә сумма күчерде. Әле командасы белән 3 мәртәбә килеп, безнең офиста носилкалар җыярга булыштылар. Бу эштә Данир үзе дә катнашты.
Казан үзәгендәге офисны нинди максатларда арендалавыбызны белгәч, хуҗасы коммуналь түләүләрдән азат итте, шушы бүлмә өчен нибары 10 мең сум түләп торабыз. Монда фронтка 100ләп носилка тектек, аның берсе 7-10 очракка исәпләнгән. Бирегә хатын-кызлар көн саен килеп, шушында тегә, эшләре өчен бер тиен акча алмый. Аларга ничек рәхмәт әйтеп бетерергә дә белмим.
Илнар, Әлмәттә гади халыктан солдатларга баллы пироглар пешерттеләр. Казандагы мобилизацияләнүчеләр моңа мохтаҗмы?
Танк училищсында һәм «Казан Экспо»да хәрбиләр артыгы белән тук.
Әбиләр мәдәният йортына җыелып, йон оекбашлар бәйлиләр. Алар кирәкме сезгә?
Берцы белән йон оекбаш киеп йөгермиләр, уңайсыз ул. Бәлки, аякны юып, ял итеп ятканда кирәге чыгар. Ул оекбашларда туган як җылысы булачак бит...
Бу вакыйгалардан соң илгә күп кенә инвалидлар, аяксыз-кулсыз кешеләр кайтачак. Шуңа күрә алдан ук ательелар, мәшгульлек үзәкләре белән сөйләшеп куйдым. Хәрбиләрне өйрәтәчәкләр, аларга киләчәктә эш урыннары булачак, дип ышандырдылар. Шул хакта килештек. Бу ай эчендә күп кешегә: «Сез безне соңыннан ташламагыз», – дигән фикер җиткердем. Мине ишеттеләр кебек.
Якыннарыгыз махсус хәрби операциягә китәргә шулай атлыгып торуыгызны ничек кабул итә?
Әтигә үземне «эштә» дип кенә әйтәм. Нәрсә белән шөгыльләнүемне белми. Ике айга югалып торам да, аннан шалтыратам. «Исәнме син?» – дип сорый.
Өйләнеп, утрак тормышка күчү теләге юкмы?
Соңгы 2 елда 2 мәртәбә хатын-кыз белән танышып карадым. Бервакыт хәтта моңа өйрәткән китап та сатып алган идем, аны этем чәйнәп бетерде. Минем ситуациядә хатын-кызга өмет бирү дә дөрес түгелдер. Менә китәм, кайтмавым да бар бит әле... Мин – гаилә кешесе түгел, бу хакта күп төннәр уйлап чыкканым бар. Кешегә ярдәм итмичә үтеп китә алмыйм. Көчле яңгыраса да, үземне күпмедер дәрәҗәдә альтруист дип атыйм.
Исән йөрегез берүк, Илнар!
Бар да әйбәт булачак! Китүем белән бәхетле мин. Шәһәрдә 2 ай көчкә түздем...