Данир Сабировның «Миләүшәле» концерты: «Күбәләк чебенгә кунса, Баласы туармы икән?»
«Интертат» җырчы, юмор һәм пародияләр остасы Данир Сабировның Чаллыда узган концертыннан репортаж тәкъдим итә.
«Бик талантлы егет, концерты да шәп була аның» дигән сүзләрне бик еш ишетсәм дә, моңа кадәр Данир Сабиров концертларын карарга туры килмәде. Барасым килеп йөри иде. Танышымның «билетлар бар» дип шалтыратуы булды, 2 сәгатьтән мин Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында идем инде. Данир Чаллыда 3 көн концерт куйды. Без шуның икенче көнен тамаша кылып кайттык.
Данирның иҗаты белән таныш мин үзе. Аны татар эстрадасындагы иң талантлы артистларның берсе дип санавымны да әйтергә кирәктер. Әлбәттә, «талант» дигәндә, сүз Данирның вокал күрсәткечләре хакында бармый. Минем өчен Данир – юмор һәм пародияләр остасы. Ләкин бөтен эстрада вәкилләре халыкны шоу белән шаккатырган заманда мәзәк сөйләп кенә әллә ни ерак китеп булмаганны күптән аңлады инде ул, хәтәр башлы егет.
Зал шыплап тулып бетмәде кебек. Алай да, эчемне пошыра торган (концертларына кеше аз килгән җырчылар өчен кайгыра торган гадәтем бар) күпләгән буш урыннар булмады. Аудиториягә килгәндә, шул Данирның үзе кебек егет-кызлар, ирле хатыннар һәм хатынлы ирләр күбрәк иде сыман. Арткы рәтләрдә урыннарыннан торып биюче яшь кызлар да күренгәләде. Олырак яшьтәге апалар да килгән иде.
«Требовательный каблучара»
Данир Сабировның сәхнәсе дә сәхнә шикелле генә түгел икән. Монда сәхнә һәм шул сәхнә өстендә тагын 2 сәхнә! Аңлата алдыммы? Ике кырыйдагы биегәйтеп куелган сәхнәчекләрдә җырчының ике музыкант егете һәм скрипкачы Хәят басып тора. Ул сәхнәчекләрнең астында яңа программасының «Кичә, бүген, иртәгә» дигән исеме «йөреп тора».
Данир үзе дә, биючеләре дә сәхнә костюмнарын әллә ничә алыштырдылар. Иң башта Данир да, биючеләре дә карадан киенеп, башларына кара эшләпә элеп чыкканнар иде. Данирның жилеты игътибарны җәлеп итте, чөнки бик кызык итеп тегелгән – алды бар, ә артының яртысы юк. «Данир, ашыгып, жилетының алдын артка кигән ахры», – дип куйды минем белән концертка килгән туганым. «Дөрес кигән, апа, махсус шулай уйланган инде ул», – дим.
Озак та үтмәде, стильле жилетын салып, Сабиров белән төркеме безнең каршыга бирүзәле-аллы киемнәрдән чыгып басты. Үзе сөйләвенчә, Данир әллә нинди кием дизайнерларына мөрәҗәгать итеп мәшәкатьләнми икән. Сәхнә образларының барысын да команда кызлары белән бергә хәләл җефете Миләүшә уйлап таба.
Данирның яңа программасы «Кичә, бүген, иртәгә» дип атала иде. Тамашачыларны алар әле узган, әле бүгенге, әле киләчәк заманга алып барып кайттылар. Данир Исламбаевичка бу эштә «Миләүшә колонкасы» ярдәм итеп торды. Башкаларның «акыллы колонкалары» «Алиса» дигән команданы аңласа, Данирныкына «Миләш» дип дәшәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, Данирның соңгы еллардагы иҗатына Миләүшәнең йогынтысы искиткеч зур кебек тоела миңа. Миләүшә бик зәвыклы һәм шәһәрчәрәк ханым бит инде. Данирның үзе әйтмешли, «татарчага артык исе китми, тел дип тә үлеп китми». «Кичә, бүген, иртәгә» тамашасының да шундый үтә дә заманча һәм чит ил артистлары иҗатына охшатыбрак әзерләнгән булуына җан дусты – Миләүшәсе «гаепле» түгелме икән?
Миләүшәсенең иң якын дусты булуы хакында да сәхнәдән үзе сөйләде Данир.
«Дусларым бик күп. Барысы да күңелемнең бер өлешен алып тора. Һәрберсе үз урынында. Әмма иң якын дустым, друг по жизни – хатын. Әлбәттә, ачуланышулар да чыга. Дуслар аптыраша инде минем: «Ничек хатын дус була ала, әле дошман булмаганга рәхмәт әйтергә кирәк», – диләр. Безнең Аллаһка шөкер. Чиләгенә күрә капкачы туры килдек. Бер урыс журналисты «сез нинди ир?» дип сораган иде. «Требовательный каблучара», – дидем.
Бездә иң зур бәхәс балалар татар телен оныта башласа чыга. Янып торам татар теле дип. Кирәкме инде ул татар теле миңа – үзбәк баласына! Миләүшәнең исе китми инде аның, тел дип үлми инде ул. Ә менә мин өйдә, гомумән, русча аңламыйм. Өйнең ишегенә дә: «Өйдә үз телебездә сөйләшәбез! Татарча! Атагыз!» дип язып куйдым», – дип, хатыны турында сөйләүдән тел мәсьәләсенә дә күчеп алды Данир.
Болай Данирның үзенең дә авызыннан «на лайте», «на расслабоне», «разногласия» ише русча сүзләр чыгып оча очуын да, әмма бу – Данир татарча чиста сөйләшә алмаганга түгел дип уйлыйм. Көндәлектә үзе дә рус сүзләрен кыстырып сөйләшкән тамашачыга якынаю ысулыдыр.
Данирның биючеләренә хәтле «Лексус»та йөри
Данирның җырларыннан «Язлар» дигәнен генә тыңлаштырам. Ул җыр турында алга табарак язармын әле. Марат Яруллин белән җырлаган «Исерек мин» җырының да сүзләре хәтеремдә. Анысы социаль челтәрләрдә бик күп тәнкыйтьләүләренә карамастан, һәр почмактан ишетелә һәм һәр мәҗлестә сикертә торган «бәйләнчек җыр» буларак истә. Бу концертында Данирның керәшен халык җыры «Магнита»ны бии-бии җырлавы ошады. Тагын…
Кыскасы, Данирның җырларына аерым тукталып тормыйм инде, яме. Ә менә биюе турында әйтмичә булмый. Сәләтле кеше инде, ни әйтсәң дә. Сәләтле булмасаң, хет әллә ниләр кылан син, әллә кемнәргә әллә нинди акчалар түлә, болай итеп биергә өйрәнә алмыйсың. Командасына кушылып, өздерә генә. Аяклары үзләреннән-үзләре биеп тора, ничекләр буталмый.
Данирның биючеләр командасы да көчле. 2 нәфис буйлы кыз, аннан 2 егет. Берсе белән Серега дип таныштырды. «Танцы без правил», «Минута славы» кебек тапшыруларда җиңү яулап кайткан биюче Ренат Хәйруллин да Данир төркемендә икән.
«Әле социаль челтәрләрдә берәү: «Салаватның баянчысы Әлфрид синдә биимени ул хәзер?» – дип язган. (Ренат, чыннан да, Альфред Якшимбетовка бик охшаган). Бу – чын мәгънәсендә биюче. Теләсә кайсы стильдә бии, бүгенге көндә андагы эш! Әле рәхмәт һаман минем белән йөргәненә. Исем китмәячәк, әгәр тәнәфес вакытында берәр корпоративка барып килсә. Дуслар: «Синең бичеләрең дә «Лексус» та йөри», – дип шаккаталар инде. В прямом и переносном смысле, Ренат ул «Лексус»ны натанцевал, дуслар», – диде ул.
Музыкант һәм җырчы егете Ислам Кәлимуллин, скрипкачы, Чаллы кызы Хәятне дә үтереп мактады Данир, хатынының «почти икенче ире» белән дә таныштырды. «Терәгем, Казанга укырга кергәннән бирле 3 тәңкәгә туйлар алып бара башлаган идек. Инде зур артистлар булып беттек, һаман бергә», – диде икенче музыканты, Туймазы егете Роберт Галимов турында.
Чебенгә кунган күбәләк һәм Җәвитнең Салаватны мунча чабындыруы турында
Данирның бу концертында җырлы юмор күп булды. Данирның яшь чагына да кайтып килдек.
Менә Азнакай егете Данир Исламбаевич Казандагы «Онытылмаслык онытылган җырлар» бәйгесендә чыгыш ясарга килә. Әллә ничә җыр башкарып карый, әмма кабул итмиләр генә бит егетне, чөнки җырларының сүзләре бәйгенең шартларына туры килеп бетми.
Мәсәлән, Данир Сабировтан «ТХҖ» яки татар халык җыры «Күбәләгем».
«Күбәләк чебенгә кунса,
Баласы туармы икән?
Мин дә шул күбәләк кебек
Диңгезләргә ялга барып,
Берәр негр кызын кочсам,
Хатын сүз әйтмәс микән?»
Данирның Рифат Зарипов репертуарыннан башкарган «Ике минут кына» җырын да ошатмады жюри әгъзалары.
«Вакыт үткән инде,
Кайтам дип әйтәсең,
Килми минем бер дә,
Сине җибәрәсем.
Спальняга керәм, кулыма күтәреп,
Күкләргә очарбыз, гөлләрдәй үрелеп.
Ике минут кына, гафу ит, матурым,
Ике минут кына, күбрәк булдыра алмадым.
Ике минут кына, син канәгать түгел,
Күбрәк сөяр идем, тик мин бит ат түгел…»
Данирның репертуарында балалар җыры да бар икән.
«Шулай бервакыт дүшәмбе,
Яки инде пәнҗешәмбе,
Безнең артистлар җыелып,
Киткәннәр, ди, мунчага, а-а-а.
Утырып бергә салганнар,
Закускаларын алганнар,
Чишенеп, шәрә калганнар,
Кергәннәр юынырга, а-а-а.
А-а-а, Җәвит Салаватны чабындыра.
А-а-а, Рифат аякларын юа.
А-а-а, рәхәтләнеп көлешәләр,
А-а-а, салкын сулар сибешәләр,
А-а-а, Нәфкать кенә моңая….
А-а-а, чөнки ул бүген рульдә».
«Тимер аяклы егет...»
Концертта Данирның кызлары Мәрьям белән Дания дә чыгыш ясады.
«Менә артистлар «бу җыр сезгә миннән бүләк булып яңгырасын» дип әйтергә яраталар, әйеме? Нинди бүләк инде? Соң кеше ул концертка акча түләп килгән бит. Ә менә хәзер минем концертта булачак җыр – чыннан да бүләк, чөнки ул билет бәясенә кермәгән», – дип тәкъдим итте әтиләре кызларының чыгышын.
Дания Ирина Билык репертуарыннан «Я твоя маленкая девочка в шикарном авто» дип җырлады. Әтисенең күңеле булсын диптер инде, җырның соңгы куплетын татарча җырлады. Мәрьямнең биюгә оста булуын беләбез инде. Әтисе белән дә төрле милләт биюләрен бииләр алар. Мәрьям бу юлы чит телдә җырлый-җырлый биеде.
Кызлары өчен иң сөенеп утырган кеше әниләре булды инде, әлбәттә. Миләүшә концертны залдан карады. Янәшәсендә Сабировларның гаилә дуслары, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев утырды. Дустын Данир концерт уртасында гына күреп алды. «Бик матурлап, парлап утырасыз, шуңа Индирасыз килгәнсең инде син», – дип тә шаяртты.
Рөстәмнең концертка килүе юкка түгел. Данир быел Рөстәм белән Индираның мәхәббәт тарихына багышланган «Язлар» җырын яздырган иде. Яңа концерт программасында да Данир Рөстәм турындагы «Тимер аяклы егет» шигырен укыды. Аннан «Язлар» җырын башкарды. Әллә Рөстәмнең үзенең дә залда утыруы тәэсир итте, әллә Данир чыннан да йөрәккә үтәрлек итеп сөйләде, концертның бу мизгеле күздән яшьләр чыгарды.
Рөстәм үзе дә бу кичнең героенә әверелде. Залда 2 миллионга якын язылучысы булган блогерның «подписчиклары» һәм аның көчле рухына сокланучы кешеләр бихисап күп булып чыкты. Фотога төшәргә, кочаклап, матур сүзләр җиткерергә янына халык агылды гына. Тик мин сәхнәдә артист җырлап торган килеш залдагы халыкның тыз-быз килүенә уңайсызландым. Данирны хөрмәт итмәгән кебек килеп чыкты. Рөстәм белән концерттан соң да күрешеп була иде, тик безнең халык форсатны кулдан ычкындырамы соң инде…
«Сикереп биеп йөрүче фил – Вадим Захаров, 4 баласын тота алмыйча чабулаучы маймыл – Гүзәл Уразова…»
«Ит – 42 сум, балык – 27 сум торган, балалар колонкадан су эчкән, кеше ипотеканың нәрсә икәнен белмәгән, Пугачеваның Киркоров белән торган, 10 шешә тапшырып туңдырма алган, телефон булмаган, халык үлеп-бетеп һинд кинолары караган» чорга да кайтып килдек. Экранда Әлфинә Әгъзәмова һәм Лилия Хәйруллина катнашында төшерелгән һинд фильмы күрсәтелде. Гомумән, бу концертта тамашачыны экран белән күзгә-күз калдырган минутлар бик күп булды. Дөресен әйтергә кирәк, ул видеофильмнар тамашачыны азрак ялыктырды.
90нчы еллар дискотекасы да оештырды Данир сәхнәдә. Татар җырчыларыннан Әлфис Кыямов белән Айдар Галимовка пародия карадык. Пародия дигәннән, Салават Фәтхетдиновка ясаган пародиясе уңышлы гына килеп чыкты кебек. Данир молодец инде ул, үзеннән көлә белә. Шул ягы белән дә яулагандыр тамашачы күңелен. Салават абыйсы исеменнән үзенә пародия ясаганда, Данир пародия ясарлык бер юньле җыры булмавын да таныды.
«Әлфрид, бар бит әле Азнакайдан бер үзбәк недоделанный. Шуны кызык итеп, пародия ясыйк әле. Нәрсә җырлый әле ул? Эзли башласаң, бер юньле җыры юк, ужас. Это дно, кайда тәгәри безнең эстрада…»
Данир төркемендә Мамадыш җырчысы Валерий Шрыковның улы Вадим Шрыков эшли икән. Якташ булгач, кулны шәп итеп чабып утырдым үзенә. Салават Фәтхетдиновка пародияне Вадим да ясап карады. Чаллы өчен үтә дә актуаль булган темага да төрттереп алырга өлгерде, молодец.
«Мин иҗат юлымны шушында башладым. Шәһәр матурлана, үзгәрә. Бер нәрсә генә үзгәрми, ул да булса – шушы зал. Сара Садыкова концертлар залы Сара апа җырлаганда нинди иде, һаман да шул ук», – диде ул Салават абый исеменнән. Ирексездән, бу залның җайсыз, кыршылып беткән урындыгында утырып оешкан аякларымны селкеткәләп куйдым.
Концертта кешеләр һәм хайваннар турындагы юмор да булды. Данир кешеләрне төрле хайваннарга охшатырга ярата икән. «Һаман ябыга алмыйм», – дип, хәтта үзен дә бер хайван белән чагыштырды.
Ә инде җырчыларның прототипларын Данирның командасы мультфильм геройлары арасыннан тапкан. Мультик геройлары җырчыларның образларына да, җырлаган җырларына да туры килә. Халык бик җылы кабул итте инде бу мультпарадны. Данирның юморын аңлап, артистлар үзләре дә үпкәләмәгәндер, шәт. Сикереп биеп йөрүче фил – Вадим Захаров, 4 баласын тота алмыйча, чабулап йөрүче маймыл – Гүзәл Уразова, чикерткә – Рифат Зарипов, Су анасы – Бәширә Насыйрова, арыслан – Салават, горилла – Тямаев, крокодил Гена – Фирзәр Мортазин һәм башкалардан әй көлеште тамашачы. Ә мин экрандагы сүзләрдә берничә хәреф хатасы таптым. «Гомер» сүзенең, җырчыларның фамилияләре дөрес язылмавы, җыр исемнәренең куштырнакка алынмаганлыгы күземә чалынды. Бу хаталарны төзәтеп куярга кирәк инде.
Менә шундый тамаша, кыскасы. Нәрсә әйтим? Ялтыравыклы кәгазенә кызыгып, табыннан берәр матур кәнфитне үрелеп аласың, тик ул теге син үлеп ярата торган ак эчле булмый. Тәмлелеккә тәмле инде үзе, кәнфит тәмсез буламыни, ләкин син көткәне чыкмаганга, организмга «бәхет гармоны» бөтене белән өстәлми. Бу концерттан да шундыйрак тәэсир калды. Шундый күп көч, тырышлык вә акча түгелгән тамаша, тик минем күңелемә аз гына җылылык һәм гадилек җитеп бетмәде. Ләкин Данир – бик сәләтле егет, ялгышмасам, узган ел – моноконцерт, быел Салават Фәтхетдинов белән уртак концертка кадәр куйды. Алдагы сезоннарда тагын әллә ниләр уйлап табар һәм тамашачысын шаккатырыр әле. Мин аңа чын күңелдән уңышлар телим.
Ахырдан «Акыллы Миләүшәсе»ннән Данир үзенең иң бәхетле чагы кайсы вакытта булуын сорады. «Данир Исламбаевич, миңа карап, сәхнәнең уртасына басыгыз һәм: «Менә хәзерге мизгел – минем иң бәхетле чагым», – дип әйтегез. Ә тамашачы сезгә кул чапсын», – дип җавап кайтарды Миләше аңа.
Ире команданы үтәде. Көчле алкышлар астында сәхнә уртасында басып торган Данир бу мизгелләрдә чыннан да бик бәхетле иде.