Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар: «Әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм иде, дип борчылдым»

news_top_970_100
Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар: «Әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм иде, дип борчылдым»
видеодан скриншот

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Шәрәфетдинов Казанда оештырылган «Безнең яшьлек җырлары» концертында беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясаган иде. Дәниф Шәрәфетдинов авырып китү сәбәпле, башкала тамашачысы алдында җырларга концертны оештыручы «Күңел» радиосы аның улы Динарны чакырган, һәм ул бик теләп риза булган.

«Күңел» радиосы алып баручылары Динардан хис-кичерешләрен сорашкан видеоны социаль челтәргә куйган. 

«Әлбәттә, мин бик нык дулкынланам. Горурлану хисләре дә бар. Әтиемнең җырларын тамашачы минем башкаруда кабул итәр, дип ышанам», – дигән ул.

Динар концерттан соң: «Концертта катнашуым берничә көн алдан гына билгеле булса да, әтием башкарырга тиешле хит җырларын җиренә җиткереп башкарып чыга алуым белән бәхетлемен. Концерт алдыннан да бит, әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм генә ярар иде, дигән борчуларым бар иде», – дип  хис-тойгылары белән уртаклашкан.

«13 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында да Динар әтисенең  җырларын башкарачак», – дип язалар радионың социаль челтәрдәге сәхифәсендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100