Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Мөхетдинов: «Аерым түрәләр тыкшынмаса, мөселманнар әллә кайчан берләшер иде»

РФ мөселманнары Диния нәзарәтендәге үзгәрешләрне рәиснең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов «реформа» дип атады. Бу - төбәк нәзарәтләрендә уставларны үзгәртү һәм үзәк нәзарәтнең вәкаләтләрен ныгыту. Узган атнадагы пленумда ясаган чыгышында Дамир Мөхетдинов төбәкләрдән килгән имамнарга үз позициясен аңлатты.

news_top_970_100
Дамир Мөхетдинов: «Аерым түрәләр тыкшынмаса, мөселманнар әллә кайчан берләшер иде»

 Дамир хәзрәт, чыгышыгызда сез акланасыз кебек тоелды. Нигә шулай?

 Юк, бу аклану түгел, бу аңлату. Чөнки төрле төбәкләрдә яшәүче мөселман оешмаларының уставка кагылышлы сораулары бар иде. Башкача итеп аңлау, ялгыш аңлау бар иде. Без шуны аңладык — кешеләр документ белән танышмаган, ә исламга, мөфти шәех Равил Гайнетдингә каршы булган мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрнең тоткыны булган.

Мәсәлән, күпләр РФ Диния нәзарәте җирле нәзарәтләрнең милкен тартып ала дип уйлаган. Уставның кайсы пунктында шулай күрсәтелгән дип сорагач, җавап бирә алмадылар, ә Уставны укыганнары, әйе, андый пункт юк, диде.

Шулай ук яңа уставта мөфти Равил Гайнетдин төбәктә кемнедер куя яки эшеннән алачак, дигән ялгыш фикер таралган. Уставта «җәмәгать сайлап куя, ә мөфти раслый» диелгән. Шулай ук төбәктәге җитәкче мөфти тарафыннан эшеннән алына икән, моңа җәмәгать тавыш бирә.

Без соңгы бер елда күрешә алмадык, шул сәбәпле былтыргы съездда кабул ителгән реформалар хакында очрашып сөйләшергә кирәк иде. Шуңа күрә бәлки бу аклану кебек кабул ителгәндер, әмма бу аклану түгел, аңлату.

 Бу реформаларның төп эчтәлеге нинди?

 Уставлар язылган чорда — 94 елларда без юридик яктан хәзергечә грамоталы түгел идек, дөньяви кануннар да күп кенә үзгәрешләр кичерде, гомумән, тормыш үзгәрде, күп кенә проблемалар барлыгы ачыкланды.

Кайбер төбәкләрдә мәчет салырга рөхсәт юк, хакимият җир бирми. Мөселманнар нишли? Берәр кеше үзенә җир сатып ала, бина сала, аны үзенең йорты дип терки. Мөселманнар аның мәчет икәнен белә, шунда җыелыша. Яровая кануны кабул ителгәннән соң бу бина мәчет була алмый һәм анда җыелу законлы гамәл түгел. Ә мөселманнар бу бина өчен акча керткән, инде 25 ел шунда йөри. Мөселманнар арасыннан берәр кешенең мәчетне салган кеше белән низагы килеп чыга, ул имам итеп башка кешене куярга тели. Ә мәчет имамы әйтә — юк, җир минеке, бина минеке, үз кешеләрегезне алыгыз да, минем мәчеттән китегез, ди. Мондый хәлне ничек хәл итәсе икәне 25 ел элек язылган уставта берничек тә каралмаган.

Мәсәлән, имам куела. Мөфти хәзрәт, үзәк оешма җитәкчесе буларак, моңа кысылмый һәм аларның тормышын көйләми.

Җирле диния нәзарәте җитәкчеләре, 90нчы еллардагы «демократик дулкын» белән килгән губернаторлар ярдәме белән шәһәрнең яхшы урыннарында җир кишәрлекләре алып өлгерде. Мәсәлән, Екатеринбургта шулай булды. Губернатор Россельнең якты хыялы бар иде — шәһәр үзәгендә «кечкенә Иерусалим» — мәчет, чиркәү, синагога төзү. Шундый ук хәл Тамбовта да булды, башка мисаллар да бар — губернаторлар җир бирә, җирле мөселман оешмалары аларны үзләренә терки, кәгазьдә 3-4 манаралы, 4 катлы мәчет проекты ясап куя. 5, 10, 15 ел уза, җир үзләштерелмәгән кала. Яңа губернатор килә, шәһәр үзәгендә хуҗасыз, рәсмиләштерелмәгән шәп урын бар икәнен күрә дә, вакытлыча төзелгән бинаны сүтәргә дигән карар чыгара. Шулай итеп, безнең Екатеринбургта гыйбадәт йортын сүттеләр, Тамбовта шундый ук авыр хәл.

Әгәр бу җир үз вакытында РФ Диния нәзарәтенә рәсмиләштерелсә, нәзарәт бу җир өчен җаваплы булыр иде. Мәсәлән, Вологдадагы кебек. 90нчы елларда Вологдада мөселманнар мәчет төзеде, ә яңа губернаторга ул никтер ошамаган да, ул аны сүтмәкче булды. Вологда мөселманнары тырышлыгы белән җирне РФ Диния нәзарәте милке итеп рәсмиләштереп өлгерделәр. Ә инде губернаторга җирле мөселман белән түгел, мөфти Гайнетдин белән «сөзешергә» кирәк икән, ул инде низаглашыр алдыннан ун тапкыр уйлый. Шулай итеп, Вологда мәчетен саклап калдык. Ә менә Калининградтагы Үзәк диния нәзарәте карамагындагы мәчетне төзелеп беткән диярлек булса да сүтмәкче булалар.

Синең артыңда дәүләт башлыгы каршында абруе югары булган, ил күләмендә танылган мөфти бар икән, ул проблеманы федераль дәрәҗәгә чыгара һәм чишәргә ярдәм итә, акчалата ярдәм дә күрсәтә ала. Үзәкләштерүнең максаты шул.

Имамнар мәсьәләсе буенча да. Безнең федераль закон буенча кемнең төбәктәге диния нәзарәтендә җитәкче була алуы каралмаган. Мәсәлән, Әләзән авылында 11 мәчет бар. Закон буенча, 3 дини оешма үзәкләштерелгән дини оешма төзи ала. Шулай итеп, бер авылда гына да 4 мөфтият була ала.

Мәсәлән, Екатеринбургта шундый хәл — 6 мөфтият бар анда. Чөнки уставта үзәкләштерелгән дини оешманың башлыгы кем дип аталырга мөмкин икәне язылмаган. Шуңа да теләгән кеше үзен «мөфти» дип атый. Нигә? Чөнки матур атама, ошаткан. Үзен аятолла дип тә атый ала, шәйхелислам дип тә.

Без үрнәк уставта шәригать кануннары буенча тәртип кертә башладык. Үзен имам дип атарга теләүче кешенең башлангыч ислам белеме, имам-хатыйбның, имам-мөхтәсибнең урта, урта профессиональ белеме, ә мөфтинең югары белеме булырга тиеш. Шулай ук аттестация булырга тиеш. Без имамнарны чакырабыз, шәригать белемнәрен тикшерәбез. Бу кешенең кайсы мәзһәбкә карый, сәяси, дини карашлары нинди икәнен аңлар өчен кирәк. Чөнки 90нчы елларда күп кенә оешмаларга безнең Хәнәфи мәзһәбен, 19-20 гасыр башларында Идел буе, Урал мөселманнары арасында таралган дини традицияләрне кабул итмәгән кешеләр килде.

 Диния нәзарәте башлыклары сезне аңлап кабул иттеме?

 Төбәкләрдә Исламны күтәрергә дип киткән яшьләр, аеруча Мәскәү ислам институтын тәмамлаучылар аңлап кабул итә. Алар белә: бер ялгызың син көч түгел, синең әле исемең дә, абруең да, китапларың да, хәтта мәчетең дә юк. Ул аңлый — артыңда Мәскәү икән, эшең барып чыга. Мәсәлән, Ростов-на-Дону шәһәрендә безнең институтны тәмамлаган егетне куйдык, анда теркәлгән оешма да юк иде. Берничә ел эчендә анда инде егермегә якын оешма, мәчетләр төзелде.

20-25 ел элек эшли башлаган имамнарыбызның бер өлеше моны үзләренең автономиясенә кул сузу дип аңлый. Әмма үз араларында бәхәс килеп чыкканчы гына. Аларның авторитетына кул суза, аерылып чыгып китеп, өстәмә мөселман оешмасы терки башлыйлар икән, аларга үзәкләштерү кирәк булып чыга.

Пензада шулай булды — бер мәхәллә җирле диния нәзарәте составыннан аерылып чыкты, буйсынмавын белдерде. Мин шунда аларга әйттем: «Үз төбәгегездә сез унитар, вертикаль система төземәкче буласыз, ә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрдә горизонталь система гына яклы». Бу дөрес түгел. Горизонталь система бар — мөфтиләр, голәмәләр, аксакаллар шурасы, пленум эшли, аларда һәр төбәкнең дә вәкиле була ала. Мәдхиягә, юлбашчылыкка, авторитар системага тәгәрәргә кирәкми. Әмма сезнең әйтәсе сүзегез, ничек эшләргә тәкъдимегез бар икән — рәхим итегез, без, үзәк аппарат, сезнең шартлы рәвештә сайлап куйган юл күрсәтүчеләрегез, хезмәтчеләрегез кебек булыша алабыз. Әгәр без булдыра алмыйбыз икән, сез ышанычны акламавыбызны күрсәтеп, безне вазифадан җибәрә аласыз. Барысы да уставта күрсәтелгән.

 Сез аноним телеграм каналлар турында «юынтык су» дигән чагыштыру кулландыгыз. Ни сәбәпле шулай? Сезнең турында язган каналлар артында кем тора икәнен беләсезме?

 Мин аноним яки аноним булмаган каналларны укымыйм. Аларны миңа ярдәмчеләрем җибәрде, берничә хәбәр күрдем дә, бүтән җибәрмәгез, дидем. Мин 25 ел эшләү дәверемдә максатчан рәвештә пычрак эзләгән күп журналистларны күрдем. Бу — игътибарны читкә җәлеп итә торган маневр гына. Аңа игътибар итмичә, эшеңне эшләргә кирәк. Әмма безнең кайбер имамнар устав укыйсы урынга аноним телеграм каналлар һәм кайбер мәгълүмат чараларын өстенрәк күрәләр. Мин үземә шулкадәр игътибар булганга аптырадым. Һәм шул бушлай реклама — тәнкыйть аркасында минем турында күбрәк кеше белә. Шул тәнкыйть аркасында ниндидер файда да бар. Чөнки кайбер кешеләр миңа әйтә — синең турында начар әйбер укыгач, синең белән кызыксына башладык, синең тарафдарыңа әйләндек, диләр. Без моны Аллаһның бер рәхмәте итеп кабул итәбез.

 Мөселманнар берләшергә тиеш дип күп еллар сөйлибез. Әмма бу максатка ирешеп булмый кебек. Фәрит Ляпин кебек очраклар булып тора. Сәбәбе нәрсәдә?

 Бу — гадәти тормыш. Чөнки һәрберебездә нәфес бар. Мөхәммәд пәйгамбәр вафатыннан соң аның янындагы иң гадел кешеләр идарә ничек булырга тиешлеге турында үзара килешә алмаган. Әбүбәкер хәлиф итеп куелгач, пәйгамбәрнең туганы Али аңа өч көн буе ант бирмәгән, үзе җитәкче булырга тиеш дип уйлаган. Усман куелгач, тагын да озаграк вакыт баш бирмәгән.

Бу — изге кешеләр тарихыннан. Ә монда күпчелек очракта хәтта дин әһелләре дә булмаган кешеләр турында сүз бара. Фәрит Усманович Ляпин — совет инженеры, югары дини белеме юк. Әйе, ул зур эш башкарды, аңа рәхмәтләр һәм мактауларыбыз, аның ул хезмәтләрен беркем дә инкарь итми. Дин әһеле булу-булмауга гына да карамый. Һәрвакыт синең амбицияләреңдә уйнарга теләгән ниндидер көчләр була, җитәкчең сине бәяләми кебек тоела башлый.

Кеше мөнәсәбәтләре зур роль уйный бит. Кемдер үзенә мөфти Гайнетдин тарафыннан игътибар аз дип уйлый, аны мөфти чакырып чәй эчерсә һәм мактаса, кемнәргәдер шул җитәр дә иде. Төбәктән килгән кешеләр шулай дисә, мин әйтәм — минем дә мөфтине күбрәк күрәсем килә. Ә мин күрше бүлмәдә утырып, шул ук әйбер турында хыялланам. Әмма аңлыйм — аның үз графигы, иңнәренә салып алып барган җаваплылыгы бар. Кешенең вазыйфасы дәрәҗәсен, вакыт мөмкинчелекләрен исәпкә алырга кирәк. Безнең оешмалар 60 төбәктә, һәр төбәктә бер генә көн булсаң да, ике ай командировкада булырга кирәк, юлны исәпкә алсаң, тагын да күбрәк чыга. Кайбер әйберләрне эшләп тә булмый, әмма инде кемгәдер моны аңлату мөмкин дә түгел. Ә кемдер аңлый. Менә Тверь имамы чыгышында әйтә — ничә дистә ел җитәкчелек итәм, 55 яшьлегем белән дә, 60 яшьлегем белән дә котламадылар, мин, үпкәләп, Диния нәзарәтеннән чыгам дип игълан итмәдем, ди. Ә кемдер мөфти бер чынаяк чәй эчмәгәнгә үпкәләгән.

Нәфескә кемдер читтән ут та өстәп торса… Без бит белеп торабыз — әгәр дә аерым түрәләр һәм дәүләт хакимияте органнарының тыкшынуы булмаса, мөселманнар әллә кайчан берләшкән булыр иде. Кайбер төбәкләрдә имамнарга физик басым ясауга кадәр барып җитә, кыйнаган очраклар да бар. Алар башка төбәккә күченеп китәргә мәҗбүр булды. Әгәр башка мөфтияткә күченмәсәң, без сиңа беркайчан да мәчет салырга да, дини оешманы теркәргә дә мөмкинлек бирмибез, ә ул мөфтияткә күченсәң, акча да, ярдәм дә булачак, диләр.

Кайбер төбәкләрдә имамнарга физик басым ясауга кадәр барып җитә, кыйнаган очраклар да бар. Алар башка төбәккә күченеп китәргә мәҗбүр булды. Әгәр башка мөфтияткә күченмәсәң, без сиңа беркайчан да мәчет салырга да, дини оешманы теркәргә дә мөмкинлек бирмибез, ә ул мөфтияткә күченсәң, акча да, ярдәм дә булачак, диләр.

Мөселманнарның таркаулыгы проблемасы күбесенчә ясалма. Мөселманнар арасында көндәшлек никадәр зур булуга кармастан — Тәлгать Таҗетдин белән Равил Гайнетдин арасындамы, башкалар арасындамы, тышкы фактор булмаса, алар әллә кайчан бердәмлеккә килгән булырлар иде. Тышкы фактор мөселманнарга берләшергә комачау итә. Аңлыйлар — бер канат астында берләшкән 25 миллионлык мөселман өммәте ул искиткеч зур көч. Рус православ чиркәвенә тиң үк булмаса да, дини биналарны төзергә, реставрацияләргә акча бүлеп бирүгә, мөселманнарның капеллан булуында, төрмәләрдә эшләвендә зур роль уйный алачак. Алар федераль хакимият бүлеп биргән акчалардан хәзерге кебек калдык-постык кына алмас иде.

Хәзер, мәсәлән, мәчетләрне реставрацияләргә тиеннәр генә алабыз. Рус православ чиркәвенә унлаган миллиард бүленеп бирелә. Безнең еллар, дистә еллар буе федераль исемлеккә бер генә булса да мәчетне кертергә тырышуыбыз файдасыз — «акча юк» дигән җавап килә. Ничек инде, рус православ чиркәвенә 6 миллиард бирдегез бит. Узган ел 5 миллиард бирдегез. Мөселманнарга 5 миллион юкмы? Мөселманнар барлык халыкның 20 проценты икән, әйдәгез, бюджетны да шул суммадан чыгып, гадел рәвештә бүлик. Бөтен җирдә дә шулай булсын. Мөселманнарның вәкиллекләре бөтен җирдә булсын — мәктәптә дә, армиядә дә, университетларда да.

Университет территориясендә православ храм төзелә. Әйдәгез, аңлатыгыз. Без дөньяви илдә яшибезме, бер генә дин булган дәүләттәме? Әллә бездә бар да тигез, әмма кемдер «күбрәк тигез», ә кемдер «азрак тигезме»? Бу безгә аңлашылмый.

Ниндидер язылмаган тәртип буенча мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән төбәк-республикаларда дини тормыш дәүләт канаты астында үсә, ә шартлы рәвештә «рус» дип танылган төбәкләрдә, киресенчә, ислам үсешенә киртәләр куела. Өстән генә фикер йөртүче кешегә болай күренә: милли республикалардагы дини үзәкләр ил күләмендәге мөфтигә буйсынмыйча да гөрләтеп эшлиләр кебек, нишләп моны башка өлкәләр дә башкарып чыга алмас икән? Ләкин милли республикаларда эшләүче мөфтиләренең республика бюджеты хисабына яшәве, үз оешмасы эчендә дә бәйсезлеге булмау исәпкә алынмый. Бүтән өлкәләрдә мәчет салу, мәдрәсә ачу, фәнни чаралар үткәрү, мәгърифәт эше алып бару бермә-бер авыррак. Әйткәнемчә, югары дәрәҗәдә тоту өчен берләшү таләп ителә. Ил күләмендә мөселманнар «һәр төбәкнең беркемгә дә буйсынмаучы үз мөфтие» калыбын алалар икән, берничә бөртек республикадан башка ислам үсеше бөтенләй диярлек туктап калачак. Әйтик, безнең татар милләте өчен бу нәрсәне аңлата? Бу Идел буендагы аз санлы төбәкләрдән кала татар мәхәлләләре үсмәячәк, милли җанлы дини тормыш сүреләчәк, татар мөселман факторы, аның йогынтысы чикләнәчәк дигән сүз.

Чынбарлык исә чеп-чи рус җире дип танылган өлкәләрдә дә мөселманнарның артуын күрсәтә. Һәм без телибезме-юкмы, бу тенденция — миграция, бала тууы кимү, үлем арту Россиядә көн кадагындагы төп проблемага әйләнә. Ә иртәгә нәрсә? Европа түгел, Азиопамы? Россия нәрсәгә әйләнәчәк? Азиостан? Москвастан? Әгәр Мәскәүдә мөселманнар 3 миллион икән инде.

Мәскәүнең теләсә кайсы районында мәктәптәге беренче класс укучыларның исемлеген алсаң, 32 баланың 28е мөселман фамилияләре — казахлар, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар, башкалар булырга мөмкин. Һәм укытучылар, балаларга рус теле кагыйдәләрен өйрәтер өчен, татар, төрки телләрне өйрәнергә мәҗбүр. Мәскәүнең бүгенге үзенчәлекләре шундый. Хәләл чәйханә, кафелар күз алдында үрчи. Кыргызстан, Үзбәкстан илчелекләре урнашкан Добрынинская метро станциясе яныннан узып кара — анда һәр икенче йортта чәйханә. Анда үзбәкчә, кыргызча сөйләшәләр, рус теле ишетелми дә, анда мөселманнар гына җыелыша. Кафеда утырганда пәйгамбәрнең хәдисләре, шәригать турында бәхәсләрне тыңларга була, сиңа «кардәш», «салләллаһу галәйһи вәсәлләм», «сәламәләйкүм» дип дәшәләр… Бу Мәскәүдә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Шуңа күрә тиешле карарлар кабул ителергә тиеш. Чөнки шушы масса 20 елдан соң җирле халыкка әйләнәчәк. «Понаехавший»лар булудан туктаячак. Кайчандыр татарлар да 60-70 елларда Мәскәүгә агылган, урам себерүче, вокзалда йөк ташучы булып эшләгән. Аннары 20 елдан аларның балалары Мәскәү университетларын тәмамлап, профессор, табиб, инженер, хөрмәтле кешеләргә әйләнгән. Шул ук хәл мигрантлар — үзбәк, кыргыз, казахлар белән күзәтелә. 20 елдан соң шушы кешеләр үзләре үк кытайлар турында: «Вәт, кытайлар кереп тулды, безгә — Мәскәүнең төп халкына урын юк», - диячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100