РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә реформа: вертикаль төзү аша берләшүгә таба
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумында узган елгы съездда кабул ителгән карарлар тикшерелде. Реформа: мөфтияттә вертикаль төзелә, шул максаттан төбәк диния нәзарәтләре уставларына үзгәрешләр кертелә. Бу үзгәрешләр интернет челтәрендә мөфти Равил Гайнетдингә каршы көчле пропаганда фонында бара.
Берләшә-берләшә алтыга әйләндек
Россия мөселманнары инде ничә еллар «берләшик» дигән шигарь астында җыелыша. Берләшүне һәркем кирәк дип саный кебек. Әмма берләшүгә килеп җиткәч, аны һәрберсе үзенә буйсыну дип кенә кабул итә кебек. Төбәкләрдә мөфтиятләр, үзләрен мөфти дип атаучылар саны арта гына бара.
Моңа кадәр өч мөфтият — Равил Гайнетдиннең Россия мөселманнары Диния нәзарәтенеке, Тәлгат Таҗетдин карамагындагы Үзәк Диния нәзарәтенеке, җирле мөфтиятләр булган төбәкләр гаҗәп күренеш итеп кабул ителә иде. Әмма бу да чик түгел икән.
Соңгы елларда төбәкләрдә Әлбир Кргановның Россия мөселманнары дини җыены мөфтиятенә караган мөселманнар оешмалары барлыкка килә башлады. Алар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үсә. Дүртешәр мөфтият барлыкка килә башлады.
Әмма дүрт кенә мөфтият тә чик түгел икәнен Свердловск мөселманнары күрсәтте — анда барлыгы алты мөфтият теркәлгән! Кемгәдер бәлки алты мөфтият булгач, күбрәк эш эшләнә кебек тоеладыр, әмма бу һич кенә дә алай түгел. Алты мөфтият булу аркасында Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзелми калды — чөнки һәрберсе юрганны үзенә тарта, ә җирле хакимият «мөселманнар үзләре дә ни кирәген белми» дигән сылтау белән үз эшен эшли.
Калининград, Ставропольдә инде төзелгән дога кылу урыннарын, шартлы рәвештә мәчетләрне җимереп үк аттылар. Россиянең төрле төбәкләрендә халыкның мәчет төзелешенә каршы чыгу очраклары бихисап. Бу проблеманы кем хәл итәргә тиеш дигән сорауны кемгә бирергә дигән сорауга да җавап юк кебек.
Россиянең төрле шәһәрләрендә 19 гасыр азагы — 20 гасыр башында төзелгән мәчетләрне («татар мәчетләрен») кайтару һәм реставрацияләүгә бәйле проблемалар бар. РФ Диния нәзарәте карамагындагы Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Тверь, Чита, Касыйм, Ярославль мәчетләре мөселманнарга кайтарылган, төзекләндерелә. Уралдагы, Көньяк Россиядәге мәчетләрнең хәле бик аяныч хәлдә, диде РФ Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов.
Мөфтиятләрнең күп булуы һәм араларындагы каршылык зур ызгышлар китереп чыгара. Мөфтиләр, имамнар бер мөфти «кул астыннан» чыгып, икенчесенә керә, тавыш чыгара. Быел июль аенда Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпинның Россия Диния нәзарәтеннән чыгып китүе хакындагы хәбәре зур гауга китереп чыгарды. Ляпин Равил Гайнетдинне хакимиятне үз кулына гына туплауда гаепли. Ә каршы як Ляпинны законсыз рәвештә РФ Диния нәзарәтеннән чыкты дип белдерде.
РФ Диния нәзарәтендә хакимият вертикале
РФ Диния нәзарәте төбәк мөфтиятләре арасында тәртип булдыру, шушындый очракларны булдырмау максатыннан, былтыргы съездда карар кабул итте. Моның өчен иң беренче чиратта, төбәкләрдәге Диния нәзарәтләренә уставларын бер типта итеп үзгәртергә кирәк дигән фикергә килделәр. Съездга килгән төбәк мөселманнары бу карарны хуплады.
Уставта РФ Диния нәзарәтенең вәкаләтләре кертелә — әйтик, төбәк диния нәзарәте рәисен мөселманнар сайлый, әмма сайланганнан соң аны Мәскәүдә мөфти Равил Гайнетдин расларга тиеш.
Моңа кадәр төбәктә эшләүче мөфтине эшеннән ничек алырга икәнлеге дә билгесез иде. Хәзер уставта «Мәскәүнең» төбәк рәисенә ышанычсызлык белдерү хокукы кертелә.
Тагын бер үзгәреш. Моңа кадәр мөфти вазифасын һәркем үзе кабул итеп ала иде. Тели икән, кеше үзен мөфти дип игълан итә ала. РФ Диния нәзарәте керткән кагыйдәләрдә шундый пункт бар — стажыңнан һәм белем дәрәҗәңнән чыгып кына имам-мөхтәсиб, баш имам-мөхтәсиб яки мөфти булырга хакың бар.
Телеграм каналлар — яңа заман коралы
РФ Диния нәзарәтенә кергән төбәк нәзарәтләренең күпчелеге яңа уставны хуплаган. Аларның барысы да Равил Гайнетдиннең лидер булуын таный.
Яңа устав кертүне «Мәскәүнең» хакимият вертикале урнаштырырга теләве, төбәкләрнең мөстәкыйльлегенә кул сузу һәм аларның милекләрен тартып алырга маташу итеп күрсәтергә теләүчеләр дә бар. Интернет челтәрендә Равил Гайнетдин һәм аның командасына каршы тулы бер кампания бара.
Диния нәзарәтенең хакимият вертикален төзергә тырышуына каршы һөҗүм хәзерге заман «коралы» — телеграм каналлар аша бара. Әйтик, Россия Диния нәзарәтенең эшчәнлеген «күзәтеп барган» аерым канал бар. Анда Равил Гайнетдин һәм аның урынбасары Дамир Мөхетдиновны нинди генә сүзләр белән атамыйлар һәм ничек кенә гаепләмиләр! Кешенең фамилиясен төрләндереп мыскыл итеп язган телеграм-каналлар аек акыл белән уйлый белгән кешеләрдә ышаныч тудырмыйдыр дип уйлаган идем. Мәктәп укучыларының тел күрсәтеп үчекләве дәрәҗәсенә төшкән кешеләргә кем ышана алсын? Шулай дип уйладым.
Әмма пленумдагы чыгышлардан аңлашылганча, телеграм-каналлардагы шушы мәгълүмат төбәкләрдә яшәүче мөселманнар арасында төрле фикерләр тууга сәбәпче була икән. Пленумда ачыкланганча, Ульяновск, Мурманск, Пенза, Карелия һәм тагын кайбер төбәкләр яңа уставны кабул итүдән баш тарткан.
Шушы проблемаларга коронавирус та өстәлде. Мөселманнарның бергә җыелу мөмкинлеге чикләнгән, шул сәбәпле, алар мәгълүматны еш кына шушы чыганаклардан ала.
Шулай ук төбәк мөселманнары тарафыннан РФ Диния нәзарәтенә карата әйтелгән тәнкыйтьне дә кире кагып булмый торгандыр. Мәсәлән, Ульяновск диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт Байбиков ун ел буена мөфти булып эшләп, үзенең бер генә тапкыр да Мәскәүдә чыгыш ясамавы хакында әйтте. Кешегә бер ел буе сүз әйтергә ирек бирмәгәннәр! Байбиков, төбәктәге төрле мөфтиятләр арасында конфликт чыкканда, Мәскәү тарафыннан теләктәшлек булмаганын әйтте. «Бездә дә халык Равил хәзрәт булмаса да, аның вәкилләрен күрергә тели», — диде ул.
Пенза мөфтие Ислам Дашкин яңа уставтан куркуын белдерде. «Мин Равил Гайнетдингә ышанам, әмма бу уставны кабул иткән очракта, киләчәктә киңәш органы булмаса, сездән соң килгән мөфтинең диктатура урнаштыруыннан куркам», — ди ул.
«Беркемне дә мәҗбүр итмибез»
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумы — яңа төзелгән киңәшче орган. Ул оешмага кергән һәркем үз фикерен әйтә алсын дигән максат белән төзелгән. Ул һәр елны 23 сентябрьдә җыелачак дип килешенде. Пандемия сәбәпле, ул «тере» килеш беренче тапкыр җыела.
РФ Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенең чыгышында, пандемиягә карамастан, үсеш булуын билгеләп үтте. Өч төбәк РФ Диния нәзарәте составына кергән, хәзер 57 төбәктә Диния нәзарәтнең вәкиллекләре бар.
Дамир Мөхетдинов чыгышында телеграм каналларны юынтык су белән чагыштырды. Аларны укыганчы, уставны укыгыз дип өндәде ул. «Үзәк аппарат сезнең милкегезне үзенә тартып алмый», — ди Мөхетдинов. Ул үзәк аппаратта үз ирекләре белән җир мәйданнарын тапшырган очракта мәчетләр салу җиңелрәк хәл ителүен аңлатты. Мәсәлән, Касыймда мәчет үзәк мөфтияткә бирелү сәбәпле, аларны төзү, реставрацияләү күпкә җиңелрәк узган. Ә телеграм каналларда исә бу күренешне «мөфтинең мәчетләрне үзенә алуы» хакында языла.
Дамир Мөхетдинов Иваново өлкәсе мөфтиятенең РФ Диния нәзарәтеннән чыгып китүен юридик һәм рухи яктан дөрес түгел дип белдеде. Мөфтият «Мәскәүдән чыгып киттем» дигән, ә беренче битендә Равил Гайнетдиннең факсимиллесы тора икән. Китәм дигән кеше ни өчен шулай эшләгән — анысы билгесез. Дамир Мөхетдинов, «никадәр генә яла ягу булса да, уртага салып сөйләшү тарафдарлары булып калабыз», дип белдерде.
РФ Диния нәзарәтенең тагын бер карары — Россиядәге тарихи мәчетләрнең реестрын булдыру һәм халыкка кайтару, торгызу. Аларны «татар мәчетләре» дип атарга да була, чөнки тарихи мәчетләр барысы да татарлар тарафыннан төзелгән. Ростов, Чита, Түбән Новгород, Касыйм, Новосибирск, Пермь, Тверь шәһәрләрендә бу эш уңай бара.
Млннан тыш, Равил Гайнетдин мөфтиләр шурасы дип аталган яңа орган төзелүе, анда 20 елдан артык стажы булган Диния нәзарәте җитәкчеләре катнашачагы хакында белдерде. «2020 ел берләшү билгесе астында бара», — ди мөфти. Аның фикеренчә, мөселманнар арасында берләшергә дигән фикерләр арта гына бара. «Без беркемне дә мәҗбүр итмибез [төбәк мөселманнарының Мөфтиләр шурасына керүе турында сүз бара]. Әгәр сезгә бер өммәт кирәкми икән, андый мөнәсәбәттә булган кешеләр үзләре дә безгә кирәк түгел», — диде рәис Равил Гайнетдин. Равил Гайнетдин «тәгәрмәчкә таяк тыкканнарны, атырга маташуларны» күп күрүен әйтте. «Мин хәзер үзем генә түгел. Мин үз тирәмдә акыллы, белемле, ислам буенча партияле кешеләрне җыйдым. Алар миңа караганда акыллырак», — диде ул.
Россия Диния нәзарәте Ислам кабул итүгә 1100 еллык юбилейны федераль күләмдә бәйрәм итәргә әзерләнү зарур һәм чаралар инде киләсе елның икенче яртысында башланырга тиеш дип белдерде. Бәйрәм чаралары 2021 елның икенче яртысында башлана.
Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин пленумдагы чыгышында берләшү кирәклегенә басым ясады. «Юбилей датасын тиешле дәрәҗәдә фәнни, мәдәни чаралар белән без бары тик Диния нәзарәтенең барлык органнары бердәм эшләгәндә генә булдыра алачакбыз», — диде ул.
«Без яшүсмерләр образында озак яшәдек, ирләр булырга кирәк», — дип үгетли Равил Гайнетдин.
«Оешмада егерме ел кеше утырса, диктатурага әйләнә, ә бездә киресенчә, демократиягә таба бара», — дип бәяләде мөфтияттәге яңа киңәшмә органнар кертүне мөфтинең беренче урынбасары.
«Оешмада егерме ел кеше утырса, диктатурага әйләнә, ә бездә киресенчә, демократиягә таба бара»Дамир Мөхетдинов
Берләшү мөмкинме?
Мөселманнар берләшергә мөмкинме? Ни өчен «берләшү» дигән сүз сүздә генә кала? Пленумга килгән мөселманнар белән аларның проблемалары һәм берләшүгә ни комачаулый дигән темага сөйләштек.
Мөхәммәт Байбиков, Ульяновск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе:
«Безнең ниндидер сораулар бар, Шура — киңәшмә орган мәсьәләсе генә бар, очрашып сөйләшү җитә. Исламофоблар Равил Гайнетдин уставны көчләп тыга дип куерта, шул гына. Коръән, сөннәт бер дибез, әмма аңлашылмаучанлыклар бар, ул да безнең өстебездә. Ике мөфтиятлек, өч мөфтиятлек — туксанынчы еллардан калган чир кебек әйбер. Белемле кешеләр таралганнан, галимнәребез барлыкка килгәннән соң, ике-өч мөфтият булу аерым бер проблемабыз, аерым бер хатабыз. Ул хәтта сүздә дә булырга тиеш түгел. Бер мөфтият эчендә ике караш булырга мөмкин, әмма без халыкка „без — бер мөфтият“ дияргә тиеш. Ул берләшү рәвешендә буламы, башкачамы, әмма булырга тиеш. Әмма шуны аңлыйбыз — әгәр бердәмлек юк икән, димәк, бездә ихласлык юк. Яки кемдәдер юк, яки бөтенебездә дә юк. Ни генә булса да, РПЦны безгә үрнәк итеп күрсәтәләр. Читтәге кешеләргә дә бер мөфтият кирәкми — тавыш булса, безнең хәрәкәтләребез югалып кала».
«Мөкаддәс Бибарсов, Саратов Диния нәзарәте рәисе:
«Авыр мәсьәлә. Иң беренче: чит фактор бар. Икенчедән, тарихка карасак, кешеләр, дәүләтләр бердәмлеккә көч белән килә. Бүген төп көч — интеллектуаль көч. Иң җитешмәгән әйберебез — шушы компонент. Равил хәзрәтнең максаты — шушы көчне булдыру, шул булса, берләшү була. Ә кемдер кушылмый икән, кушылмасын, тормышны туктатып булмый. Паровоз көчле булса, ул артына 500 вагонны элә дә бара, чөнки тормыш тукталмый. Без үзебезнең динебездә булган идарә системасын аңлап бетерә алмыйбыз. Җыелырга, утырырга, аңламаган әйберләрне аңлатырга кирәк. ДУМ РФга каршы бер генә кеше дә юк, барысы да эш тәртибендә чишелергә тиешле әйберләр. Ә менә Россиянең кайбер төбәкләрендә мәчетләр салуга бәйле проблемалар — анысы мөселманнарның проблемасы.
Без бүгенге тормышны аңламыйбыз. Бөтен нәрсә үзеннән үзе килә дип уйлыйбыз. Аллаһ Тәгалә иҗтиһад — тырышлык булса гына бирә. Динебезнең нәрсә икәнен аңлатсак, бераз алдан фаразлый торган булсак, мәгълүматларга игътибар бирсәк, кемнәндер көтмәсәк, үзебез эшләсәк иде. Дин, рух булмаса, кеше түгел, мәхлукка әйләнәбез. Эшмәкәр үзенең, язучы үзенең, сүз остасы үзенең — һәр кеше, искәрмәсез, үзенең өлешен кертергә тиеш. Шул очракта гына проблеманы чишә алабыз.
Ә төп проблема ни икәнен беркем дә яшерми. Мәскәү — өченче Рим. Конституция буенча без хокуклы кешеләр, без шуны аңламыйбыз. Революциягә кадәр ничек түзем булган, һаман шулай яшибез. Рим Өченчеме, Бишенчеме — Конституциядә язылган хокукларны якларга кирәк. Мөселманнар көчсез».
Раил Бикиняев, Мурманск өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте рәисе:
«Безнең аксакаллар бу уставны аңлап бетерми, бездә курку бар. Шуңа да пауза алырга булдык. Кайбер мөселманнар төбәкләрнең сүзләрен тыңламаслар дип куркалар. Дөрес, без Равил Гайнетдин командасында, әмма җәмәгать пауза алырга булды.
Аңлашылмаучанлык бар. Һәркемнең үз кимчелекләре булган кебек, һәр оешманың да кимчелекләре була. Әмма күпчелек очракта безнең тугандашлык карашлары көчәеп китә».
Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт (Радик) Әхмәтов Япониядә мәчет салган Габдерәшит Ибраһим һәм сәүдәгәр Айтыкиннарның исемнәрен мәңгеләштерү теләге белән йөрүен әйтте, әмма өлкәдә мөселманнар арасында бердәмлек булмау сәбәпле, бу тормышка аша алмый икән.
«Айтыкин өен реставрацияләүне дәүләт программасына керттек. Шундый кешеләр табылды — без эшләдек, диләр. Берни эшләмиләр, нәтиҗәдә алар да эшли алмый, без дә эшли алмыйбыз. Ермакка һәйкәл куйганда, шәһәр хакимияте әйтә — әйдәгез, берәр танылган шәхесегезне күтәрәбез, диләр. Стелла куярга рөхсәт бирделәр. Безнең Тара шәһәрендә ике мәчет бар, урыны буенча без килешергә һәм хакимияткә әйтергә тиеш. Ике мәчет арасында килешү юк, килешү булмагач, рөхсәт тә юк безгә.
Тарихи зират бар, шуны койма белән әйләндереп алырга кирәк. Мөселманнардан бер үтенеч булсын дип мин икенче мәчеткә барам, ә анда миннән сорыйлар: «Ә аның өчен күпме акча бирәләр?» Мин күпме акча бирим? Аларның аппетитлары бик яхшы. Зиратны әйләндереп алыр өчен кем миңа акча бирсен?
Барыбер ул эшне эшләрбез дигән өмет бар».
Илһам Бибарсов, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:
«Белем юк, уку юк. Хәзер нәрсә — планшетны алдылар да, укыдылар википедияне, телеграм каналны, бөтен белем шул. Кызганыч, хәзер беркем дә укымый. Фото астында өч җөмлә — шуны укырга ияләнгәннәр. Мин бер мәсәл китерер идем. Бер кеше ашка мулла чакыра. Мулла киткәч, акчалары югала. Хатыны әйтә — мулла урлады, аннан соң югалды бит акча, ди. Муллага барыйкмы дип уйлыйлар — ире әйтә, ничек әйтәсең инде муллага акчаны урлагансың дип, ди. Бер ел буе шулай муллага кырын карап яшиләр.
Бер ел уза, тагын мулланы чакырырга кирәк. Уфтанып булса да, мулланы чакыралар. Мулла килә, ир белән хатынга читен инде, кыенсынып торалар. Аннары сөйләшеп китәләр. Хәзрәт, минем сиңа мөнәсәбәтем үзгәргәнне белдеңме, ди. Мулла әйтә, әйе, мин сизәм, син читләштең, ни булды, дип сорый. Теге кеше сөйләп бирә — хәзрәт, миңа әйтүе дә кыен, әмма син киткәч, акчабыз югалды бит. Мулла елап җибәрә. «Мин сезгә килгәч, тәрәзәдән искән җил белән өстәлегездән акча идәнгә төште. Мин аны алдым да, Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачуга, акча табылыр дип уйладым. Ә сез бер ел буена Коръәнне ачып та карамагансыз, ди».
Равил Тугушев, адвокат:
«Бик күп проблемалар җыелды. Аларны бергә генә хәл итеп була. Мөфтиятләр таралуы кайчан да булса бетәр дип уйлыйм. Әйе, исламда фикер төрлелеге була ала. Әмма бер үзәкләштерелгән оешма булырга тиеш. Шуны онытырга ярамый — безнең динебез илдә икенче урында торган дин, таркалу безгә зыян гына китерә».
Артур Мөхетдинов, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:
«Екатеринбург мөселманнары өчен төп мәсьәлә — Җәмигъ мәчете төзелеше. Бу әлегә кадәр хәл ителмәгән. Бездә алты Диния нәзарәте бар. Федераль дәрәҗәдәгеләре дә, җирлеләре дә бар. Моның нәтиҗәсе мөселманнарда да чагыла. Мәсәлән, бөтен Диния нәзарәтләре бер булса, хакимият безне аңлар һәм хәл итәр иде. Ә без үзебез генә әйтәбез икән, безгә генә кирәк кебек килеп чыга. Күпчелек берләшү яклы, хакимият вертикале кирәк, әмма кешеләрнең амбицияләре бар.
Мөселман институтлары кирәкми, берләшергә кирәкми дигән кешеләр нәрсә сөйләгәннәрен аңлап бетерми бугай. Аларны мин Свердловск өлкәсенә чакырыр идем дә күрсәтер идем нинди хәл икәнен. Без Россиянең үзәгендә эшләп, берләшүнең ни икәнен аңлыйбыз. Бер лидер тирәсендә берләшү кирәк. Дискуссияләр шуның эчендә булырга тиеш. Кычкырып йөрүчеләр һәрвакыт бар, әмма андый кешеләр тарафыннан конструктив тәнкыйть беркайчан да әйтелми».
Галич Диния нәзарәте рәисе Али Гаджимурадов үзенең мәчет төзергә тырышуы турында сөйләде. Бу эшне ул тормышка ашыра алмагач, йорт сатып алган һәм шуны дога кылу урыны итеп ремонтлаган. Йортны ут төртеп яндырганнар.
«Мин шундый нәтиҗәгә килдем — мөселманнарга үзләренең кем икәнен җирле халыкка аңлатырга кирәк. Шундый итеп эшләргә кирәк — җирле халык үзе „бу яхшы кешеләр, аларга мәчет салып бирегез“ дип әйтсен. Мин хәзер җирле халыкка булышам, ә улым көрәш белән шөгыльләнә. Хәзер руслар арасында дуслары күбрәк».
Фәрит Фарисов, Россия мөфтиләр шурасының попечительләр комитеты рәисе:
«Равил Гайнетдиннең бу чыгышы — тарихи чыгыш. Мин аны кат-кат укып чыктым. Ул җәмгыятьтәге бөтен проблемалар турында әйтә һәм анда безнең хәзерге тормышыбыздагы бөтен сорауларга җавап бар.
Кайбер җирләрдә 3-4-5 мөфти дисез. Чөнки биш вакыт намазда да булмаган кешеләр килә. Хәзер шундый вакыт — мәчетләр төзи алмыйбыз. Безне махсус аералар. Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Анда рухи лидерлар катнаштымы? Башка халыкларны алып карагыз — яһүд, руслар, әрмәннәрне карагыз, стратегиядә беренче урында иман тора. Яһүдләр һәрвакыт иман исәбенә генә исән калган. Татар да шулай. Рухи лидерларыбызны күтәрсәк, без үзебез дә күтәреләбез».