Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Йосыпов самолетның басуга төшү вакыйгасы турында: «Хисләрем белән бүлешәсем килә»

news_top_970_100

12 сентябрь көнне «Урал авиалинияләре»нең Сочидан Омскига очучы «Airbus A320» очкычы техник сәбәпләр аркасында басуга төшеп утырды. Самолет Новосибирск шәһәреннән 180 километр ераклыктагы Уба районында төште.

Бу вакытта бортта 161 пассажир булган, шуларның 23е – балалар һәм 6 экипаж әгъзасы. Беркемгә дә җитди зыян килмәгән.

Шунысы игътибарга лаек, моннан 4 ел элек – 2019 елның 15 августында – мондый хәл булган иде инде. Ул көнне Дамир Юсупов двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утыртты. Ул вакытта Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләккән, һәм ул сүнгән. Бераздан икенче двигателе дә эштән чыккан. Самолетны очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта алган. Шулай итеп, ул «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажирның һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап калган иде. Аның турында «На солнце, вдоль рядов кукурузы» дип аталган фильм да чыкты.

Ә 12 сентбярьдә пилотлар – 33 яшьлек Сергей Белов һәм 56 яшьлек Эдуард Семеновның дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә 161 кеше исән калды.

Дамир Йосыпов басуга төшеп туктарга мәҗбүр булган самолет экипажына социаль челтәрдә аерым пост багышлаган.

«Хисләрем белән бүлешәсем килә. Чираттагы рейсымнан кайтып, стоянкага кереп басарга өлгермәдем, хезмәттәшләремнән көтелмәгән яңалык ишеттем: Сочи – Омск маршруты буенча очучы «Урал линияләре» авиакомпаниясенең U61383 рейсы экипажы Новосибирск өлкәсендә басуга төшеп утырырга мәҗбүр булган. Пассажирлар да, экипаж да исән, сау-сәламәт, самолетка бераз зыян килгән. Иң мөһиме – бүген барысы да гаиләләре янына исән кайтачак. Гомердән дә кадерлерәк нәрсә юк. Бу – минем өчен бик дулкынландыргыч хәбәр, чөнки үзем дә шундыйрак хәлдә булдым. Мин сезнең белән горурланам, экипаж! Барыгызга да рәхмәт», – дип язган ул.

Дамир Йосыпов гаиләсе белән:

Бу темага:

Дамир Юсупов двигателе туктаган пассажир самолетын кукуруз басуына төшереп утырта алган

Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: «Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете...»

Очучы Дамир Йосыпов гаиләсендә зур шатлык

Очучы Дамир Йосыпов кар яуганга сөенгән кытайлыларны күрсәтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100