Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очучы Дамир Йосыпов гаиләсендә зур шатлык

news_top_970_100
Очучы Дамир Йосыпов гаиләсендә зур шатлык
социаль челтәрләр

Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов гаиләсендә зур шатлык – тормыш иптәше Наталья Дамирга тагын бер бала бүләк иткән. Дамир Йосыпов коляска белән төшкән фотосын үзенең шәхси блогына урнаштырган. Колясканың төсе буенча Йосыповлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән дип фаразларга була. 

Дамир Йосыпов – күп балалы әти. Аның беренче никахыннан Ильяс һәм Исмаил исемле ике улы үсә. Хәзерге тормыш иптәше Наталья белән Динислам исемле уртак улларын тәрбиялиләр. Натальяның кызы Аняны да Дамир үз баласы кебек якын күрә.  

  • Дамир Йосыпов 2019 елда ике двигателе дә сүнгән самолетны кукуруз басуына шассисыз килеш утыртып, 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап калган очучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100