Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Даманскийда һәлак татар егете турында: «Әтисе мәетләр арасындагы улын миңеннән таныган»

Кытай белән СССРның Даманский уртавы өчен сугышына 54 ел. Корбаннар күп булмаса да, 2 социалистик илнең хәрби конфликты һәм атом-төш сугышын китереп чыгара язган бәрелеш буларак, тарих битләренә кереп кала ул. Татар дөньясын да читләтеп узмаган: Рамай Юлдашев шушы бәрелештә һәлак булган 19 яшьлек абыйсы хөрмәтенә Рамай исемен йөртә.

news_top_970_100
Даманскийда һәлак татар егете турында: «Әтисе мәетләр арасындагы улын миңеннән таныган»
Рамай Юлдашев фотолары

Даманский утравындагы канлы бәрелеш

Башта – бәрелеш хакында мәгълүмат. 

Утрау инженер Станислав Даманский хөрмәтенә аталган. 1860 елда, Россия һәм Цин империяләре арасындагы килешү нигезендә, чик «Амур елгасының уң як ярыннан» дип билгеләнә. Моны кытайлар үзләре өчен кимсетү дип саный, чөнки крестьяннар Амур елгасы суыннан мәхрүм кала. Фактта кытайлар елга суын куллана, балык та тоталар – чик сакчылары судан файдаланган өчен дәгъва белдерми.

1919 елгы Париж конференциясе нигезендә, «илләр арасында елга булган очракта, чик фарватер (елганың кораблар йөзә алырлык тирән урыны) уртасыннан булырга тиеш» дигән канун чыга. Уссури елгасы фарватерыннан караганда, озынлыгы 1,7 км, киңлеге 700 метр булган Даманский утравы – кытай ягында. Кытайда коммунистлар партиясе лидеры Мао Цзедун «мәдәни революция» дип аталган идеологик компания башлагач, СССРны «социалистик империализм»да гаепли, һәм ике ил арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнә. Шул сәбәпле, чик буендагы конфликтлар да барлыкка килә. КПССның Үзәк комитеты әгъзасы Рой Медведев әйтүенчә, Брежневның да «чик фарватер уртасыннан билгеләнә» дигән кагыйдәне үтисе килми, Кытай ягы да, бернинди әһәмияте булмаган, язларын су баскан утрауны үзенә алырга тели.

Тарихчылар канлы бәрелешне Кытайның эчке сәясәте белән дә бәйләп карый – аларга, халыкны берләштерү өчен, тышкы дошман кирәк булган.

 

Фото: © vsegda-pomnim.com

Бәрелешләргә кадәр кытайлылар төрле провокацияләр үткәрә. 1969 елның 1 мартыннан 2 мартына каршы төндә карабиннар һәм автоматлар белән коралланган якынча 300 Кытай хәрбие утрауга керә. Вакыйгалар урынына 32 совет чик сакчысы җибәрелә. Чик сакчыларының бер төркеме Кытай хәрбиләре янына юнәлә, СССР территориясеннән китүләрен таләп итә. Уртак фикергә килеп, ике як та үз ягына борылып китә дигәндә, кытайлар ут ача. 8 хәрби һәлак була. Аларның гәүләрен Кытай хәрбиләре төрлечә мыскыллый. Рядовой Геннадий Серебров һәм ефрейтор Павел Акулов исән кала. Акулов соңыннан аңсыз хәлдә әсирлеккә алына. Аның гәүдәсе, күпсанлы җәза эзләре белән, 1969 елның 17 апрелендә совет ягына тапшырыла.

 

Фото: © Кораллы провокация башлану мизгелен фотопленкага хәрби фотокорреспондент рядовой Николай Петров төшереп алган.

Утрауда атышу турында хәбәр алгач, күрше застава начальнигы Виталий Бубенин һәм 23 хәрби ярдәмгә китә. Кораллы бәрелеш 30 минут чамасы дәвам итә. 13:00дә кытайлар чигенә башлый.

2 мартта сугышта 31 совет чик сакчысы һәлак була, 14е яралана. Генерал-полковник Н.С. Захаров рәислегендә СССР КГБ комиссиясе бәяләвенчә, Кытай ягыннан 39 кеше үтерелгән.

 

Фото: © vsegda-pomnim.com

Даманский утравына совет гаскәрләре китерелә. Кытай ягыннан 5 мең кешелек полк сугыш хәрәкәтләренә әзерләнә. 14 март көнне Кытай хәрбиләре кабат уртауга керә. 15е иртән Кытай артиллериясе ут ача, һөҗүмгә күчә.

 

Фото: ©  vsegda-pomnim.com

Кытай хәрбиләре совет гаскәрләреннән күбрәк, көчләр тигез түгеллеге ачыклана. КПСС Үзәк комитеты политбюросы күрсәтмәсен бозып, ул вакытта яшерен булган БМ-21 «Град» реактив залп снарядыннан ут ачыла. Снарядлар Кытай хәрбиләренең күпчелек материаль-техник ресурсларын юкка чыгара. Совет гаскәрләре кабат һөҗүмгә бара. Нәтиҗәдә, кытайлылар позицияләреннән китә һәм дәүләт чигенең бу участогына бүтән һөҗүмнәр ясамый.

1969 елның 11 сентябрендә СССР һәм КНР дошманлыкны һәм үзләре биләгән чикләрдә бәрелешләрне туктатырга килешәләр.

Бәрелешләр вакытында совет гаскәрләренең 58 хәрбие, шул исәптән 4 офицер һәлак була, 94 кеше, шул исәптән 9 офицер яралана. Кытай ягының югалтулар әлегә кадәр ябык, алар төрле исәпләүләр буенча 100-300 кешене тәшкил итә. Кайбер мәгълүматлар буенча аларның саны 900гә якын.

 

Фото: © vsegda-pomnim.com

СССР бу бәрелештә җиңеп чыга. Союз таркалганнан соң, 1997 елда, чикнең Көнчыгыш участогы кабат ачыклана һәм Даманский утравы Кытайга күчә. Аны «Чжэньбао» дип атыйлар, тәрҗемәдә ул «кыйммәтле» дигәнне аңлата.

 

Фото: © vsegda-pomnim.com

«Үтерелгән гәүдәләр арасыннан улын миңеннән таный»

Даманский утравындагы канлы бәрелештә 19 яшьлек татар егете Рамай Әхмәдиев та һәлак була. Бу хакта аның туганнан туган энесе – Татар милли хәрәкәте активисты, Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев хәбәр итте. Аңа исемне дә сугышта һәлак булган абыйсы истәлегенә кушканнар. Рамай Әхмәдиевнең әнисе Рабига – Рамай Юлдашевның әнисе Гадиләнең апасы.

«Аның шулай яшьли һәлак булуы – 53 ел узса да, безнең нәсел өчен зур фаҗига. Ул безнең хәтердә, безнең күңелләрдә. Туганнар әле дә аны искә ала», – ди Рамай Юлдашев.

Әхмәдиев Рамай Ардуан улы Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылында туа. Аның әтисе Ардуан Гыйльман улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, хатыны Рабига белән 7 бала үстергәннәр. Рамай башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта «Родина» колхозында терлекче булып эшли башлый. Туганнары һәм авылдашлары истәлекләре буенча, ул хәрби хезмәткә 1968 елның көзендә Дәүләкән хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. 1969 елның 1-2 мартында Даманский утравындагы бәрелеш вакытында һәлак була.

Даманский утравында һәлак булган күп кенә чик сакчыларын туганнар каберлегендә җирләгәннәр. Абыем Рамайның әтисе Ардуан абый, меңнәрчә чакрымнар үтеп, Дальнереченскига бара һәм күп мәетләр арасыннан улын миңеннән таный. Кытайлар аны үтергәч, күзләрен чокыганнар, баш сөяген ватканнар, колакларын кисеп алган булалар, – ди Рамай Юлдашев.

Рамай Юлдашев фикеренчә, Әхмәдиев диверсантлар һөҗүме вакытында һәлак булган.

Ардуан абый улының мәетен цинк табутта Имай-Карамалы авылына алып кайта. Даманский утравында һәлак булганнарны туганнар каберлегендә җирләгәннәр. Әмма Ардуан абзый 10 көн буе поездда бара, ниндидер ысуллар белән мәетне алырга рөхсәт юнәтә, 10 көн буе мәетне туган ягына алып кайта.

Җеназада цинк табутны ачалар, мөселманча җирлиләр. Хушлашу мәрасиме 2 көн була, 1969 елның 28 мартында аны җирлиләр. Матәм митингына кешеләр күп җыела. Хәрбиләр аны мылтыктан атып озаталар. Солдатны зиратка түгел, мәктәп янында җирлиләр. Ардуан Әхмәдиев улын югалтуны бик авыр кабул итә, 3 елдан соң ул вафат була.

«Бер елдан соң мин туганмын, мине Рамай абый хөрмәтенә шулай атаганнар», – ди Рамай Юлдашев.

Рамай Әхмәдиевнең 6 туганы була. Хәзер Рамай Әхмәдиевнең абыйлары, сеңелләре калмаган, аларның балалары гына исән. Каберне Имай-Карамалы мәктәбе укучылары карап, чистартып тора икән.

Авылдашы һәм балачак дусты Илдус Солтанаев Рамайны болай дип искә алган: «Без Рамай белән бер урамда яшәдек, яшьтәшләребез белән «сугышлы» да уйнадык, Карамалка елгасында буалар төзедек, коендык. Ул вакыттагы барлык яшьләр кебек, Рамай һөнәр алырга, үз җирендә эшләргә, икмәк үстерергә хыялланды. Ләкин бу хыяллар тормышка ашырга тиеш булмагандыр, Кытай провокаторы пулясы 19 яшендә аның гомерен өзде. Ерак Көнчыгыштан аның гәүдәсен әтисе алып кайтты. Рамайны бөтен хәрби хөрмәтләр белән мәктәп бакчасында җирләделәр, аннан бөтен авыл күренеп тора».

Рамай Әхмәдиев – тарихта «югалган» солдат

Даманский уртавындагы бәрелештә катнашкан һәм һәлак булган Совет Армиясенең күп кенә чик сакчылары һәм хәрби хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре бирелә. Батырлыклары өчен, 5 хәрби Советлар Союзы Герое исеме ала, шуларның 3се – һәлак булганнан соң. 3 хәрби – Ленин ордены, 10сы – Кызыл Байрак ордены, 31е – Кызыл Йолдыз ордены, 10сы – III дәрәҗә Дан ордены, 63е – «Батырлык өчен» медале, 31е – «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

Даманский утравындагы канлы бәрелештә татар егетләре дә һәлак була. 

Татарстан АССРның Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылында туган Әнвәр Әкиям улы Зәйнетдинов хәрби хезмәткә Әгерҗе хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Тын океан чик округының 69нчы чик буе отрядының маневр төркеме өлкән сержанты, техник. 1969 елның 15 мартындагы бәрелештә һәлак була, 1969 елның 21 мартында Приморье краеның Ханкай районы Таш-Рыболов авылы үзәк мәйданындагы туганнар каберлегендә җирләнә. Һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Насретдинов Исламгали Солтангали улы Башкортстан АССРның Нуриман районы Үкәрле авылында туган. Татар. Хезмәткә Чиләбе өлкәсенең Златоуст хәрби комиссариатыннан чакырылган. Рядовой, радиотелеграфист, Тын океан чик буе округының 57нче чик буе отрядының 1нче чик сакчысы.

1969 елның 2 мартындагы бәрелештә һәлак була, 1969 елның 6 мартында Приморье краеның Пожарский районындагы «Сопки Кулебякины» 1нче чик сакчылары заставасы территориясендә туганнар каберлегендә җирләнә. 1980 елның 30 маенда Приморье краеның Дальнереченск шәһәр зиратының хәрби участогында, «Һәлак булган геройларга дан» мемориалына күчереп җирләнә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Рамай Әхмәдиев турында исә бернинди рәсми фактлар да юк. Дәүләкән хәрби комиссариатында Рамайның хезмәткә алынуы турында да, һәлак булуы турында да бер мәгълүмат юк икән. Рамай Әхмәдиевның туганнан туганнары Сәлимә апа Габдрафикова һәм Рамай Юлдашев бу хакта ныклап белешергә уйлаган.

Мин бу вакыйгаларда катнашучылар, үлүчеләр, яраланучылар һәм бүләкләнүчеләр исемлеген карадым. Ул сайтларга, җәмгыятьләргә, бу вакыйгалар тарихын өйрәнгән кешеләргә чыктым. Рамай Әхмәдиев ул исемлекләрнең берсендә дә юк.

Дәүләкән хәрби комиссары белән сөйләштем. Анда, Рамайның үлеме һәм хезмәткә чакырылуы турында хәбәрләр юк, диләр. «Без хәрби часть номерын белмибез. Барлык документлар да «яшерен». Ул чик сакчысы булмаган, автобатта хезмәт иткән», – диделәр. Интернетта бит хәрби часть номерлары да, үлгән, бүләкләнгәннәрнең исемнәре дә – бөтен әйбер бар, ә военкоматның бер мәгълүматы юк, – дип сөйләде Рамай Юлдашев «Интертат»ка.

Аннары, кабер ташында үлгән көн дип, 1 март күрсәтелгән. Иң кискен бәрелешләр исә 2 март иртәсендә була.

50 ел узганнан соң да дәүләт һәм республика органнары солдатны «танымый». 50 елдан соң да дәүләт һәм республика органнары солдатны «белми». Рамай Әхмәдиевнең кабере бар, «Ленинец» республика газетасында 1969 елның 28-29 мартындагы аның турында басмалар бар, фотосурәтләр бар, Рамай Әхмәдиевның җеназасында булган шаһитлар бик күп, якын туганнары һәм дуслары бар. Тик военкоматта исеме дә, фамилиясе дә, солдатка чакырылуы да юк. Кем соң ул алайса? Героймы? Дезертирмы? Әллә инде гаепсезгә зыян күргән кешеме? – ди Рамай Юлдашев.

«Минем максатым – Рамай Әхмәдиевнең Даманскийда һәлак булганын рәсми раслату. Бу – аңа ниндидер медаль, орден алу өчен дә түгел. Тарихи дөреслекне ачыклыйсы иде. Мин Башкортстан республикасы хәрби комиссариатына язарга җыенам, алар да хәл итә алмаса, Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итәрмен», – ди Рамай Юлдашев.

Рамай Әхмәдиев – очсыз-кырыйсыз тарихта «югалган» солдат. Кабере булса да, тарихта эзе юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Рэхмэт, бу вакыйганы бу кадәр белми идем эле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100