news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Далматов «Ай булмаса, йолдыз бар» турында: «Бу сериалдан соң олы буын миңа башкача карый»

news_top
Далматов «Ай булмаса, йолдыз бар» турында: «Бу сериалдан соң олы буын миңа башкача карый»
Фото: «Татар-информ» архивы

Соңгы арада татар киноиндустриясен шаулаткан сериал – «Ай булмаса, йолдыз бар». Сериал күрсәтелгән көннәрдә күпләр телевизор каршына ашкынды. Икенче көнне инде: «Карадыңмы?» – дип, фикер алышуларны ишетергә була иде. Сериалны карап бетердек, бу уңайдан «Интертат» әлеге сериалны төшергән кинорежиссер Александр Далматов белән сөйләшеп алды.

«Туфан абый күрсә, әйтер иде сезгә нишләгәнегезне...»

Александр Далматов исә үзе һәрвакытта да бер эшеннән дә 100 процентка канәгать түгел икән. «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы белән дә шулай булган.

Миңа: «Әйдә, яңадан төшер», – дип әйтсәләр, шатланып кабаттан төшерер идем. Мин үземнең иҗат юлымда Әлмәттә бер киноспектакль төшердем, аннары бер тулы метражлы «Кырык дүртнең май аенда» фильмын, ике сериал, берничә документаль фильм һәм клиплар, рекламалар төшерергә насыйп булды. Һәм хәзер әйтә алам: иманым камил, мин ничек фильм һәм сериал төшерергә, ничек сценарий язарга икәнен беләм. Бөтен әйбер тәҗрибә белән килә, дип саныйм. Гел эшләп торырга кирәк. Кино, театр, җыр һәм гомумән, сәнгать – ул спорт шикелле. Син көн саен нәрсәдер эшләргә, хәрәкәттә булырга тиеш. Минем тормыш шундый рәхәт: кино булмаса, сценарий яза тора алам, сценарий язмасам, мин бит әле тарих буенча тикшеренүләр эшлим. Заманында тарих фәне юнәлешендә аспирантурада укыган идем. Шуңа күрә архивта нәрсәләрдер эшләп, туган якны өйрәнү буенча чокына алам. Һәрвакытта да нәрсә белән дә булса шөгыльләнәм, ләкин бер әйбердән дә тулысынча канәгать калып булмый. – дип сөйләде ул башта.

«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалына килгәндә, аның фикеренчә, төп нәтиҗә – аның эшләнеп бетүе. Ун серия урынына 14 серия төшерелгән.

Башка проектлар белән чагыштырганда, кешеләрдән бик күп комментарийлар, кайтавазлар килде. Мин аны бик нык сиздем, чөнки башка вакытта берничә мактау сүзе язалар да, шуның белән бетә иде. Ә монда хейтерлар да барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә мине сүгүчеләр булу шулкадәр ошады. «Кайда монда Дамирә Кузаева?», «Кайда Туфан?», «Туфан абый күрсә, әйтер иде сезгә нишләгәнегезне...» – дип яздылар.

Киноны караучыларның барысын 100 процент дип алсак, 20 проценты – тәнкыйтьчеләр. Алар башыннан ахырына кадәр караганнар һәм җитешсезлекләр булуын күргәннәр. Шулай да аларга ул күпмедер ошаган бит һәм кызыксындырган! – ди ул.

«Бу сериал үзем өчен бер көрәш булды»

Күпләр сериалдагы җырларны ошатты. Әлбәттә, аларга карата да тәнкыйть булган, режиссер яшерми.

Профессиональ композитор һәм җырчы түгел… Ләкин, миңа яшьләр аудиториясенә чыгарга кирәк иде. Ә Артём Пискунов – һичьюгы студентлар аудиториясе.

Алдыма куйган максатым – яшүсмерләр өчен татарча фильмнар төшерү. Әгәр дә татар милләтен саклыйсыбыз килә икән, мультфильмнан башларга кирәк, аннан соң яшүсмер өчен, шуннан студентлар өчен, аннары 30+ яшьтәгеләр өчен фильмнар төшерергә кирәк. Ә без әлегә кире яктан эшлибез – күбрәк олылар өчен төшерәбез. Бу сериал үзем өчен бер көрәш булды, чөнки мин гел тарихи, сугыш темаларына, фронт кешеләре һәм авыр язмышлылар турында төшерергә өйрәнгән идем. Ә монда сугыш та, конфликт та юк! Монда мәхәббәт, тормыш, хыянәт, сөяркәләр һәм башкалар… Масштаблы геройлар юк, дип әйтәсем килә. Геройлар җилкәсенә зур-зур кайгы-хәсрәтләр өелеп төшми. Сугышлар да башланмый, армиягә дә, фронтка да китмиләр, үлмиләр дә… Биредә ниндидер рәхәтлеккә чыдый алмаудан башлаган хисләр: хыянәт, көнләшү, эчкечелек. Әмма ничек кенә булмасын, бу сериалда да бераз «чиертә» алдык: инкыйраз, татар мәктәбе хакында сүзләр бар.

Революциягә кадәрге әсәрләремдә фикерләремне тиле-миледән әйттерәм, дигән бит Кәрим Тинчурин. Безнең дә монда бер тиле татар мәктәбе сорап йөри… Ул, әлбәттә, көлке кебек тоела беренче карашка. Ләкин аңлаган кеше аңларга, төшенергә тиеш бу проблеманың барлыгына, – диде Далматов.

Бу сериал экраннарга чыккач, Александрга социаль челтәрләрдә меңнән артык кеше язылган. Яшьләр дип аңлыйсыдыр, чөнки бу сериалдан соң, олыраклар аңа карата башка карашта икән.

Яшьләр сериалны яратып карады. 60 яшьтән олыраклар, әлбәттә, Дамирә Кузаева башкаруында Туфан абый Миңнуллинның традицион Мәдинәсен көтте … Мәсәлән, «Кеше китә, җыры кала» сериалыннан соң авылларга барсам, мине апалар һәм әбиләр кочаклап ала иде. Ә бу сериалдан соң олы буын миңа башкача карый, чөнки мин бүгенге көн Мәдинәсен экранга чыгардым. Менә шундый берникадәр каршылык бар, – ди Александр.

Диләрә Фазлыева Лариса Гузеевага охшаганмы?

Мәдинә роленә килгәндә, сериалда аны Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева башкара. Ни өчен аны сайлаганнар?

Мин «Кеше китә, җыры кала» сериалына баш рольләргә билгесезрәк артистларны алган идем. Алар бик нык танылып киттеләр. Монда да без Рәйхан Габдуллина, Алмаз Борһановларны алдык. Әлбәттә, алар театр дөньясында танылган. Артём Пискунов инде күбрәк тә танылган, әмма аның да кинода төшкәне юк иде. «Кеше китә, җыры кала»да кечкенә эпизодта гына төште. Ләкин Пискунов, бернигә карамастан, бөтен җирдә беренче планга чыга.

Диләрәне инде күптәннән төшерәсем килгән иде. Аның характеры, актриса буларак осталыгы, булдыклылыгы – алырга мәҗбүр итте түгел инде, алырга кирәк, диде.. Резидә Сәлахованы да, Рәйхан Габдуллина да төшереп була иде… Аннары мин кастингка килгән артистларны сайларга тырышам, чөнки алар үз теләкләре белән килгән бит. Бу этик яктан да дөрес. Диләрәне тәнкыйтьләүчеләр булды. Эмоцияләре аз, диделәр. Мин үзем дә карый-карый бу фикер белән килешәм, бар инде ул. Кайбер мизгелләрдә эмоцияләр җитеп бетми, әмма бу Диләрәнең генә гаебе түгел, минеке дә… Үземнең Мәдинә героен ничек аңлавыма да бәйле. Тәҗрибә дигәне дә эшли-эшли килә бит. Югыйсә, хәзер төшерсәм, мин бу сериалны бик яхшы итеп төшерер идем.

Мин үзебезнең Мәдинәне – Эльдар Рязановның «Жестокий романс» фильмындагы героиня белән чагыштырам. Анда да Лариса Гузееваның шундыйрак җитешсезлеге бар: ул ролен әйбәт уйный, нәфрәт тә тудыра, ләкин эмоцияләре җитеп бетми.

Кино ягыннан караганда, Диләрә – искиткеч кино актрисасы, аның фальшлары юк, Рөстәм Гайзуллин, Эмиль Талипов белән тандемда уңышлы уйный. Аңлыйм: театрдагыча ук эмоцияләр җитеп бетми. Әмма без берничек тә Дамирә Кузаеваныкы кебек эмоцияләрне кинода күрсәтә алмый идек. Тагын бер тапкыр төшерсәм дә, Диләрәне сайлар идем, ләкин әйбәтрәк төшерер идем, – дип тәмамлады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар