Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дүшәмбе ирем туган көнем белән котлады, сишәмбе үлемен хәбәр иттеләр»

Кичә иртәнге дүртләр тирәсендә Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Бинаның икенче катындагы бүлмәдә биш ир-ат мәете табыла. Ул янгында үлгән кешеләр барысы да Кукмарадан булганнар. Ир-атларның иң өлкәннәренә — 54, ә иң яшенә 30 яшь булган.

news_top_970_100
«Дүшәмбе ирем туган көнем белән котлады, сишәмбе үлемен хәбәр иттеләр»
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Янгын чыккан бина урнашкан территория бер милекчедән икенчесенә тапшыру стадиясендә булган. Шул ук вакытта территорияне шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклаган. Янгын чыккан вакытта биш хезмәткәр дә йоклаган булгандыр, мөгаен. Алар нәрсә булганын аңларга өлгермәгәннәрдер, күрәсең.

Янгын электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана, бинаның эче пластик панельләр белән тышланган булган. Шуның нәтиҗәсендә куе төтен таралган, чыгу юлын ялкын телләре ялмап алган һәм кешеләр урамга чыга алмаган. Моннан тыш, каравылчылар йоклаган бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсендә урнаштырылган рәшәткәне эчке яктан ача алмаганнар. Шунлыктан кешеләрнең янгыннан котылу мөмкинлеге булмаган.

Каравылчыларның берсе янгын чыккан вакытта беренче катта — бинаның икенче башында булган бер ир-атка да шалтыраткан. Ул янгын башлануы һәм бинадан чыга алмаулары хакында хәбәр иткән. Каравылчыларның берсе шалтыраткан кеше янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Каравылчыларның берсе 36 яшьлек Таһир Габделхәев булган. Аның хатыны Людмила Габделхәева ике баласы белән калган.

«Ирем 3-4 ел элек Казанда сакчы булып эшкә урнашты. Ул ачык күңелле, аралашучан иде, шуңа җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләре бик әйбәт булды. Аны каравылчылар җитәкчесе итеп куйдылар. Аның белән бергә һәлак булган Влад Архипов безнең күрше диярлек, бер урамда яшибез. Аны да үзе янына эшкә урнаштырды. Алар икәү бергә башта бер хуҗада эшләделәр, аннары хуҗалары алмашты. Таһир кешеләр белән уртак тел таба белде, ихлас күңелле, кешеләрне кызгана белүчән иде.

Ул биш көннән биш көнгә Казанга китеп эшли иде. Узган атнада, шимбә көнне үги анасы белән атасының юбилейлары булды, шунда кайткан иде. Якшәмбе көнне китте, дүшәмбе көнне мине туган көнем белән котлады, ә сишәмбе иртәнге сәгать өчләрдә шалтыратып, иремнең үлемен хәбәр иттеләр. Янган бинада ул үзенең эшчеләре белән яши иде. Әҗәле шул булгандыр инде, бернишләп тә булмый. Минем белән ике балабыз: кызым һәм улым калды.

Ирем бик әйбәт кеше иде, теге дөньяда да әйбәт кешеләр кирәктер, әшәке кешеләрдән генә тормас. Влад белән дус иделәр, ул да бик әйбәт егет иде», — дип сөйләде зур авырлык белән Людмила ханым.

Янгында һәлак булган ир-атларның иң яше 30 яшьлек Влад Архипов булган. Аның «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендәге соңгы язма булып Таһир Габделхәевтән туган көне белән котлау калган.

Фотода алар белән бергә булган И.Галиев, С. Гобәев, Р. Хәмитов.

Марат Гарипов Таһир Габделхәевне 2000нче елдан ук белә, аның энесе Тәлгать белән бергә укыган. 

«Минем уземнен дэ энекэш бар, тик алардагы кебек абый белән энекәш арасындагы мөнәсәбәтләрне белмим мин. Алар һәрвакыт бер-берсен яклап «абый», «энекәш» дип кенә тордылар. Мин хәзер Тәлгатькә ничек авыр икэнен күз алдына да китерә алмыйм, тик көчле булсын инде!

Таһир һәрвакыт лидер булды. Аның кебек эмоциональ кеше юктыр ул, гел «әйдә» дип кенә тора иде. Спортта да гел беренче булды. Волейбол, өстәл теннисын яратып уйнады. Үземнең дә ярышларда аның белән очрашкан булды. Ул, көчле уйнаса да, махсус җиңелә иде. «Синдә өмет бар, уйнарга кирәк», — дип котырта иде ул мине. 

Гаиләсен беркайчан да кыерсытмады, малаен үлеп ярата иде. Бик кызганыч, әлбәттә. Урыны оҗмахта булсын», — дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100