Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт районның почетлы гражданины, "Татмелиорация" җитәкчесе Әнвәр Залаков вафат

Әнвәр Залаков дүрт районның почетлы гражданины иде.

news_top_970_100
Дүрт районның почетлы гражданины, "Татмелиорация" җитәкчесе Әнвәр Залаков вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков вафат булды. Бу хакта "Татар-информ"га "Татмелиоводхоз" федераль дәүләт бюджет учрежденесе директоры, озак еллар Әнвәр Залаков бергә эшләгкн Марс Хисмәтуллин хәбәр итте.

Әнвәр Мәхмүт улы Залаков 1949 елда Чистай районы Акбүре авылында (хәзер Яңа Чишмә районына керә) туган. 1989-1991 елларда «Алькеевоагропромхимия» рәисе, 1991-1995 елларда – «Татсельхозтехника» холдинг ширкәте җитәкчесе, 1995-1999 елларда – Сарман районы башлыгы; 1999 елдан башлап «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. ТАССР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 

"Әнвәр Мәхмүтович Татарстанның дүрт районының почетлы гражданины иде. Үзе исән чагында ук аның исеме район җирләрендәге урамнарга бирелде. Ул үз туган ягын ярата торган шәхес иде", - диде "Татар-информ" агентылыгына Марс Хисмәтуллин. Аның әйтүенчә, Әнвәр Залаков соңгы ярты елда авырган. Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, Әнвәр Залаков, үзенең васыяте буенча туган авылында - Акбүре авылында җирләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100