Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяныкы — дөньялыкта - 2 өлеш (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Вакытлыча килгән авырлыкларны бергә җиңеп, бер-берсенә таянып, бергә яшисе дә яшисе иде аларга.

news_top_970_100

Ахыры. 1 өлеш.

Тормыш беркемне дә уч төбендә генә йөртми — Һәдия шуны аңлый алмады. Юктан гына талашып китеп, бер-берсенә юл куя алмыйча, көннәрдән беркөнне зык кубып аерылдылар да куйдылар. Мондый мөһим хәлне кызу баштан түгел, ачу тынгач хәл итәргә иде дә бит. Ир белән хатын тиргәшми тормый. Талаша белгәнсең икән, килешә дә бел. Гомер юлын азаккача бергә үткән парларның сере дә шундадыр — ачуланышып та килешә белүдә. Кем әйткәндәй, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгәннәр дә үзара чукышып ала. Һәдия белән Ризат икесе дә акылга килгәндә соң иде инде: булган уртак милек бүленгән, хәтта ир өйләнергә дә өлгергән иде. Ялгыш кабул ителгән карар ялгыш атылып киткән мылтык ядрәсенә тиң димәсләр иде. Уйламыйча, яшьлек хисенә бирелеп, ничек кавышып куйдылар, шулай ук кайнар баштан аерылдылар да куйдылар. Икесе ике төрле холык иясе, шул холыкларына баш була белмәделәр.

Ризаттан соң Һәдиянең ир затына башкача борылып карыйсы да килмәде. Аннары, үз бәхетен генә кайгыртып, улы белән кызын чит ирдән кактырасы да килмәде. Хатыныннан аерылса да Ризат балалардан аерылмады. Киендерде, укытты, төрле җиргә ял итәргә алып барды. Кадыйр белән Әлфирәне әтисез үсте дип әйтеп тә булмый. Шуңа да алар әтиләрен әлегә хәтле үз итә. Әнә бит, әтиләре чирләп киткәч тә ничек кара кайгыга калдылар.

Иртәгәсен Һәдиянең акылы, хастаханәгә барыргамы-юкмы белмичә, көрәшкән, икеләнгән арада аның аяклары үзләреннән үзләре Ризат янына атлый иде инде. Авыру Ризат кырында аның хатыны булудан да курыкмады Һәдия. Алар инде бер-берсенә күптән көндәш түгел. Нинди максат белән барырга чыкканын үзе дә ныклап белмәде Һәдия. Акылы ул якка атлаган аякларына буйсынды.

Һәдия авыруга яраклы җимеш-яшелчә күтәреп килеп кергәндә, Ризат караватта күзләрен йомып ята иде. Һәдиянең күзләре ябыккан, бетеренгән Ризатны һәм аның янында утырган хатынны тиз эзләп тапты. Һәдиянең аяк тавышыннан таныдымы, Ризат ул керүгә күзләрен ачты. Һәдияне күрүгә, Зәнифә урыныннан торып басты. Хатынның карашы Ризатның төпкә баткан күзләре белән очрашты. Палатада яткан авырулар, хәтта өченче берәү — Зәнифә дә бу икәү өчен шушы мизгелдә юкка чыкты.Әллә ниләр әйтермен дип килсә дә, хәтерендәге төен чишелмәде Һәдиянең. Сүзләрнең кирәге бар идеме икән бу минутта? Ризат Һәдиягә, утыр, дигәндәй кулы белән урындыкка ишарә ясады.

Һәдия төенчеген Зәнифәгә тоттырды да Ризат янына утырды. Бер тын хатынының күзләренә карап торгач, Ризат салкынча ябык бармаклары белән Һәдиянең кулларыннан тотты. Тиздән үләчәген белә торып, авыруның хәлен сораудан да урынсызрак нәрсә юк. Һәдия, ялган икәнен белә торып, терелерсең, узгынчы чир булсын, диясе итте. Тик теле нигәдер әйләнмәде. Ризатның биредә ятуы да терелү өметеннән түгел, ә бәлки, табиблар янында әзме-күпме хәлен җиңеләйтү чарасы иде.

Ризат хәлсез бармаклары белән Һәдиянең кулын сыйпагандай итте дә гыжылдык тавыш белән: «Килдеңме?» − дип сорады. Елап җибәрмәс өчен Һәдия иреннәрен тешләде һәм ишетелер-ишетелмәс кенә җаваплады: «Килдем, Ризат, килдем». Хәле хәл булса да, Ризатның күзләренә җылы йөгергәндәй итте. «Көткән идем сине…» − тиздән йомыласы күзләр сизелер-сизелмәс кенә дымландылар. Күзләр — күңел тәрәзәләре. Алар ачык булганда сүзләр кирәми. Һәдиянең куллары үзләреннән үзләре Ризатның ябык яңагын сыйпады. Хатынының җылы кулларын үз яңагында тоюданмы, әллә кайда, бик еракта калган хисләр яңаруданмы, Ризатның җыерчыклы бите дерелдәп куйды. Һәдиянең куллары тиюдән хәле бераз җиңеләйдеме, авыру ыңгырашмады, бары тик күзләрен йомып-йомып алгалады.

Ир белән хатын арасында бер-берсенә күптән үпкә-рәнҗеш калмаган иде инде. Хәтта үз ялгышлары өчен үкенү дә юк иде аларның күңелендә. Икесе дә аңлый иде — алар икесе дә гаепле. Шушы мизгелдә алар үзләрен дә, бер-берсен дә кичерделәр. Тормыш сынауларына түзә алмыйча аерылышкан ир белән хатын гомерлек аерылышу алдында торалар иде. Һәм шушы газаплы югалту мизгеле аларны тагын бер-берсенә якынайтты, өзелгән дип саналса да күзгә күренмичә икесен бәйләп тоткан җепләрне тагын яңартты.Соңгы чиккә җиткән якын кешең янында утыру ничек авыр булмасын, Һәдия җиңел сулап куйды. Мин-минлеген, горурлыгын җиңде, килде. Ике баласының аталары, дүрт оныгының дәү әтиләре белән белән кешечә саубуллашты. Яхшымы, яманмы, үз тормышында бердәнбер ир заты булган Ризатка соңгы миһербанлык чарасы күрсәтә, азаккы рәхмәтен белдерә алды. Һәм иң мөһиме — кичерде аны Ризат. Рәнҗүләрен үзе белән алып китмәячәк. Һәдия үзе дә аны кичерде. Йөрәгендә еллар буе йөрткән, яшәешен агулаган үпкә-рәнҗү эрүдән аңа җиңел булып китте. Үзен дә кичерде Һәдия. Хәләленең соңгы авыр минутында янында булган Зәнифәгә дә аның күңеле бары тик рәхмәт хисе тойды. Монда килеп, Һәдия җанын изеп торган авыр ташны алып ташлады. Кеше гомере — мизгел генә. Тик исән чакта, көче бар чакта кеше моны аңламый. Бердәнбер гомерен каралма язгандай яза. Кулга кул тотынган, күзгә күз карашкан ир белән хатынның соңгы өнсез сөйләшүе шул хакта булгандыр, мөгаен. Ир белән хатын башкача бер-берсенә бер сүз дә әйтмәсәләр дә, Һәдия белә — Ризаты аңа бәхиллеген бирде. Дөньяныкы дөньялыкта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100