Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья — гаҗәеп хикмәт (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан авыл клубында оештырылган кичәгә барырга ахирәтен чакырса да, тегесе ризалашмагач, Миләүшә үзе генә залга кереп утырды.

news_top_970_100

Бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләреннән әзгә булса да арынып, күңелне моң-җыр дулкынында тибрәтеп дигәндәй, җанына ял алып кайтасы килде. Ярый ла, авыл җирендә шушы клуб бар. Заманга яраклаштырып, исемен «культура үзәге» ме, тагын әллә ниләргә үзгәртсәләр дә авыл халкы өчен бу бина элеккечә клуб булып кала. Күп еллар клуб мөдире булып эшләгән Сәвия эшен кызыклы итеп оештырырга тырыша. Авылның талантлы үзешчәннәреннән коллектив төзеп, аларны җырлата, биетә. Хәтта сирәк-мирәк булса да халыкка спектакль да куялар. Ә авыл «әртисләренең» талантын ачуда аларга ярдәмгә шәһәрдәге бер үзәктә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Дамир килә. Ул ярты хакка булса да шәһәрдән авыл клубына эшкә килеп йөри.

Сүз дә юк, Дамир оста гармунчы да, менә дигән оештыручы да. Язгы бәйрәмгә арналган бүгенге кичәне дә җыр-гармун белән күңелле итеп башлап җибәрде. Хатын-кызларны, аналарны данлап, сәхнәдән балалар шигырь сөйләделәр, җыр җырладылар. Шыгрым ук булмаса да, халык белән ярыйсы гына тулы зал рәхәтләнеп кул чапты. Миләүшә дә сәхнәдән яңгыраган җырларны әсәрләнеп тыңлады. Җылы сүз ул кемгә тансык түгел? Моннан соң өендә бикләнеп ятмаска, шушы матур концертларга йөрергә Миләүшә үзенә үзе сүз бирде. Кем әйткәндәй, күләгәдә таш та мүкләнә.

Чираттагы чыгышны Миләүшә бигрәк тә тәэсирләнеп тыңлады. Мәхәббәт хакында җыр яңгырамаса, әлбәттә, кичә тулы булмас иде. Гармунчы Дамир янына чыгып баскан чибәр җырчы туташны халык алкышлап каршылады. Моңлы, көчле тавыш белән башкарган җырын таң калып тыңлады. Әйтерсең дә, бәхетле сөю хакындагы бу җыр сәхнәдәге икәүгә багышлап язылган иде. Дамир белән җырчы туташ арасындагы күзгә ташланып торган җылы бәйләнеш җырның-көйнең тәэсирен тагын да арттырды. Әйтерсең дә, бу икәү сәхнәдә генә дә түгел, ә дөньяда да үзләре генә! Гүя, бу икәү бар халыкны ышандырырга тырышты — дөнья күрке сөйгән яр белән!

Кайвакыт талантлы җырчы белән гармунчы җырны шундый да эчтәлекле, тирән итеп башкара, тамашачының башында ирексездән, болар бер-берсенә кем икән соң, дигән сорау туа.

Миләүшә дә аңлады — бер-берсенә мәхәббәтле караш ташлаган, җыр көенә бер-берсенә талпынып куйган бу икәү чит-ятлар түгел кебек иде. Әнә бит, илледән узган, чигә чәченә кырау төшкән Дамир бу яшь хатын янында яшәреп киткән сыман! Дамирның шәһәрдә хатыны булуы, ул бәхетсез ханымның күп еллар чирле булуы авыл халкына сер түгел иде, әлбәттә.

Миләүшәнең уйларын янында утырган ике карчыкның чыш-пыш килеп сөйләшүе бүлде: «Дамир менә шушы яшь бичәкәйгә өйләнгән ди бит. Ишеттеңме? Чирләш хатынын ташлаган ди». Кеше сүзен тыңлап утыру килешмәсә дә, Миләүшә дә үзалдына, алмада икән чикләвек, дип куйды. Янында утырган карчыкларның икенчесе, ташламаган бит ул хатынын, дисә дә, беренчесе аның авызын тиз япты. Ирләрдә өмет юк, янәсе.

Бу сүзләрдән соң Миләүшәнең күңелендә үкенечкә якын уй туды. Кичәгә килеп, нигә тыңлап утырам барысын да белгән бу очлы күзле әбиләрне, янәсе. Ничектер Дамир белән яшь җырчы башкарган җырның дә яме китте кебек. Араларында ни генә булмасын, моны сәхнәгә, кеше күзенә чыгару дөрес түгел кебек. Яшь хатын да ул хәтле һуш китәрлек коеп куйган сылу гәүдәле булып күренми башлады. Авызын да артык зур итеп ача сыман җырлаганда. Дамирның да ушы киткәндәй җырчыдан күз алмавы килешми кебек. Гомер иткән хатынын ташласын да, ничек матур күренсен ул халыкка?

Әйтерсең дә, чит хатынны түгел, үзен җәберләделәр, Миләүшә кичәнең азагына хәтле чак түзеп утырды. Дамирның, аякларыннан язган хатынын ташлап, яшь бичәгә өйләнү хәбәре бүгенге бәйрәм кичәсенең ямен җибәрде Миләүшә өчен. Нигә дип килде ул бу кичәгә? Өйдә генә телевизор карап, бәйләм бәйләп утырса ни булыр иде?! Тышта караңгы да төшеп килә. Өйдә эше дә бар.

Чыгып китәргә теләсә дә, янында утырган тамашачыларны бимазалаудан куркып, Миләүшә кичәнең азагына хәтле түзәргә булды. Дамир кемгә өйләнсә дә, әлбәттә, аның моңа хакы бар. Бу, әлбәттә, Миләүшәгә кагылмый. Тик аның авыру хатынын ташлавы гына Миләүшәне битараф калдыра алмады. Ирләргә таянганчы, Иделгә таян. Һәм, кызганычка, Дамир моңа мең мисалның берсе.

Миләүшә - үз парын моннан берничә ел элек югалтып, ялгызы олыгая барган хатын белмиме дә аңламыймы тормышны? Чиргә сабышкан ирен ике ел буена бер сүзсез карады Миләүшә. Әйе, дөнья да, кешеләр дә төрле-төрле. Хәләле авырып, хатынын азаккача караган ирләр юк түгел. Шулай ук ире чиргә сабышу белән, аны ташлап качкан хатыннар да бар. Күпме кеше — шул хәтле язмыш.

Бу Дамирны гына ал! Таза чакта, файдасын күргән чакта хатыны иренә кирәк булган, ә хәзер юк! Үз якынын җәберләп, сәхнәдән хатын-кызларны котлап йөрүе дә дөрес түгел. Ә яшь бичә, ир белән хатынны аертып, бәхет күрермен диме икән? Бу әртисләрне дә әйтер идем! Аларга көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй. Урынлымы-түгелме, Миләүшәнең күңелендә бу кичәдән ниндидер авыр тойгы, үкенеч калды.

Бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән кичә тәмамланганчы көн кичкә авышты. Миләүшә урамга чыкканда караңгы төшеп килә иде инде. Артыннан кугандай өенә ашыкса да тиз генә кайтып китә алмады — күптән күрмәгән танышлары очрап, хәл-әхвал белешеп, клуб янында сөйләшеп торды. Чыбык очы туган тиешле бер хатын белән сөйләшеп торганда, клубның арткы ишегеннән чыгып килгән "әртисләрне" Миләүшә күрми калмады. Гармунчы Дамир һәм аның яшь бичәсе янында өченче берәүне күреп, Миләүшәнең гаҗәпсенүенең чиге булмады. Яшь хатын коляскада утырган хатынны этеп килгән Дамирга, ишекне тотып, чыгарга ярдәм итте. Йөгереп барып, машиналарының ишеген ачты. Һәм авыру хатынын күтәреп машинага утырткан Дамирга ярдәмләште. Иелеп, Дамирның хатыныннан нидер сорады.

Миләүшә һәм аның янында басып торган хатын, аптыраудан сүзсез калып, авызларын ачтылар. Бәй, ташламагән бит Дамир хатынын! Ташламаган! Әнә бит, әллә каян кичәгә хәтле алып килгән! Әйтерсең дә, бу хәл үзенә кагыла, Миләүшәнең − Дамир һәм аның яшь бичәсе янына барып, рәхмәт әйтәсе, үз итеп, иңнәреннән сөясе килде. Матур кичә өчен, бергә башкарган искиткеч җырлары өчен. Һәм, әлбәттә, коляскада хәрәкәтсез утырган ярдәмгә мохтаҗлы авыру хатын өчен!..

Концерт барганда кичергән тискәре уйлары өчен үзенә оят булып китте Миләүшәгә. Менә тыңлап утыр теләсә нинди гайбәтче сүзен! Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә! Кайгы күрми, егет ир булмый дигәннәре хак шул. Үз бәхете өчен көрәшеп тә хәләлен ташламаган Дамир алдында баш иярлек. Кеше сүзеннән курыкмыйча, иренең беренче хатынын карашкан яшь бичә дә күңелдә хөрмәт кенә уята түгелме. Дөньяның гаҗәеп хикмәтләренә, кеше язмышларының төрлелегенә, катлаулыгына шаклар катмалы! Миләүшә үзалдына уйланып басып торганда өч гаҗәеп язмышны эченә сыйдырган машина аның яныннан узып та китте. Әллә машина утының яктысы, әллә анда утырган кешеләрнең күңел нуры сибелеп калды аның артыннан…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100