Дәүләт бушлай биргән инвалид арбасы яки колак аппараты авыру кешегә туры килмәсә, уңайсыз булса, нишләргә?
Инвалидларга бушлай бирелергә тиешле техник-тернәкләндерү чаралары - инвалид коляскасы, колак аппараты - күңелгә ятмаса, аларны алырга кирәкми. Кул куеп алган очракта, аны кире кайтарып һәм алыштырып булмый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Социаль иминиятләштерү фонды хезмәткәрләре шундый киңәш җиткерде.
Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин 2017 елда техник-тернәкләндерү чараларын сораган 78 мең гариза кабул ителгәнен әйтте. Тәэмин ителеш 85-90 процент дәрәҗәсендә. Аңа кадәр соңгы ике елда 81 процент гозер канәгатьләндерелгән булган. Инвалидларны техник-тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 100 млн сумга күбрәк дигән сүз. Ул техник- тернәкләндерү чаралары арасында инвалидлар арбасы, колак аппаратлары, протез-ортопедия эшләнмәләре кебек товарларның инвалидларга бушлай бирелүен искәртте.
Рамил Гайзатуллин инвалидларны тәэмин итү буенча бюджет дефициты кимегәнен билгеләп узды. 2015 елда кытлык 20 процент булса, хәзер ул 12 процент кына калган.
Инвалид арбасы ошамаса, нишләргә?
Узган 2017 елда ДЦП авыруы булган балаларга 1 меңләп кресло сатып алынган. Инвалид арбалары белән тәэмин ителеш 70 процент.
Рамил Гайзатуллин коляскаларның үлчәме ягыннан туры килеп бетмәгән очраклар да булгалаганын әйтте. Шул нисбәттән, былтыр кешеләр сораган сыйфатлар буенча индивидуаль ясалган 70 арба кайтарылган.
– Кайвакыт фондтан бирелгәнне көтмичә, кешеләр арбаларны үзләре дә сатып алырга мөмкин. Ул вакытта компенсация кайтару механизмы бар. Шул рәвешле, узган елда 137 млн сум акча фондтан компенсация буларак кайтарылды, диде Рамил Гайзатуллин.
Фонд идарәчесе әйтүенчә, һәр инвалид баланың реабилитация программасы булырга тиеш. Кагыйдә буларак, анда шул балага тиешле креслоның барлык сыйфатлары кертелгән була. Шул сыйфатлар буенча техник бирем әзерләнә, һәм аукционда җиңгән поставщикка заказ җибәрелә.
Ни кызганыч, арба килгәч, үлчәме туры килми, хәзер ул бер файдасызга тик тора, диючеләр дә бар. Я булмаса, үз акчасын кушып, үзләренә яраклы кресло сатып алучылар да була. “Ошамаса, алырга кирәк түгел”, - дип киңәш итә инвалидларны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Марат Сәгыйров.
– Былтыр без 7 төрле арба алдык, һәр контракт буенча өйгә киләләр, арбаларны күрсәтәләр. Ошамаса, алырга кирәкми. Чөнки алар арбаны алгач, икенче төрлесен китерә алмыйбыз. Киң я таррак булса, башка җире ошамаса, аннан баш тарталар да, икенче төрлесен көтәләр. Әгәр арбада брак табылса, шундук акт язалар, аннары поставщик алмаштырып бирә. Арба ватылса, комиссия ясыйбыз – ул очракта я ремонт, яки башкасына алмаштыру каралган. Проблема юк. Гадәттә, кеше гариза язгач, 2 атна вакыт комиссия үткәрелә. Аннары я төзәтү, я алмаштыру буенча хат җибәрелә. Кайсы вакытта 1, кайсы вакытта 2-3 ай үтә. Бу контракттан тора, - диде Марат Сәгыйров.
Тәэминат 70 процент дәрәҗәсендә булуына килгәндә, белгеч әйтүенчә, бу кемнәргәдер коляскаларның ошамавы, я үзләре сатып алабыз дип баш тартулары, я кешеләрне өйләрендә туры китереп булмау белән бәйле. Шулай да, Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, динамика барыбер арта, моңарчы арбалар белән тәэмин ителеш 55 процент булган.
Кул куеп алган колак аппаратын да алмаштырып булмый
Колак аппаратлары белән шул ук хәл. Алар күңелгә хуш килерлек булмаса, алмавың хәерлерәк, ди белгечләр. 2017 елда 2961 берәмлек тыңлау аппараты таратылган. Бу максатларга 30,4 млн сум акча юнәлдерелгән. Марат Сәгыйров әйтүенчә, Казанда гына түгел, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада да “Кабинет сурдолога” пунктында шушы җайланмалар бирелгән.
– Анда көйләп бирәләр, аппаратны кулланырга өйрәтеп җибәрәләр. Инвалид үзе килә алмаса, поставщик үзе барырга тиеш. Колак аппараты ошамаса, алмаска кирәк. Инвалид кул куеп алгач, безгә акт тапшырыла. Без шул акт буенча түләмәсәк, безне суд буенча түләттерәләр. Шуңа күрә, кул куйганчы, бөтен ягын тикшерергә, аннары гына кул куярга кирәк, юкса аннары алмаштырып булмый. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон эшләми бу очракта. Чөнки контракттан соң экспертиза ясалган була, барлык сыйфатлары тикшерелә, төзек булуына инангач кына, без аны кулланучыларга җибәрәбез, - ди Марат Сәгыйров.