«Әдәби импровизация»: кыйналган Рамил Шәрәфиев һәм эшкә соңга калган Әбри Хәбриев
28 сентябрьдә Татар китабы йортында «Әдәби импровизация» дип аталган уен узды.
Махсус кунаклар буларак, «Татар радиосы» ди-джее, юмор остасы Әбри Хәбриев һәм «Татар радиосы”ның баш мөхәррире, мәҗлесләр алып баручы Рамил Шәрәфиев чакырылган иде. Әлеге проектны оештыручылар — «D’әrt» («Дәрт») үзешчәннәр труппасы артистлары: Ленар Хамматов, Айназ Газизов, Айгөл Абдрахманова, Ләйлә Хәбибуллина һәм Гөлназ Гыймадиева. Билгеле, уенда алар да катнашты.
Ни өчен әдәби? Чөнки уенда татар язучы-шагыйрьләренең әсәрләрен белергә, аларның иҗаты белән таныш булырга кирәк. Алай гына да түгел, килгән кунаклар өчен бары тик бер генә хәрефкә башланган сүзләрдән җөмләләр төзү биреме дә әзерләнгән иде. Ни өчен импровизация? Чөнки һәр биремне дә тиз вакыт эчендә күрсәтә белү уенның төп шарты булып тора. Бу хакта хәзер тулырак сөйләрмен.
Кем? Кайда? Нәрсә эшләгән?
Килгән кунакларга — Әбри Хәбриевка һәм Рамил Шәрәфиевка колакчыннар киертелде. Алар музыка тыңлаган арада Ленар Хамматов тамашачылар белән берлектә «Кем? Кайда? Нишләгән?» — дигән сорауларга җавап эзләде. Әзер булганнан соң, сюжетны үзе дә уйлап чыгарып, катнашучыларны «газаплады». Иң кызыгы: ике катнашучы беркемне дә ишетми, өченче уенчының ни әйткәнен иреннәрдән генә укып белергә һәм кабатларга тырыштылар. Ул арада икесе дә рольгә кереп китте, уен кызганнан-кыза барды. Тамашачы буларак килгән Айваз Садыйров белән Ренат Галиәскәров егетләр өчен җан атып, ярдәм итеп тордылар, хәтта кайбер сүзләрне барып колакларына пышылдадылар. Ниһаять, «кемнең кайда нишләп йөргәне» ачыкланганнан соң, уенның икенче өлешенә күчтек.
Татар җырларын кем күбрәк белә: Әбриме, Рамилме?
Икенче этапта кунакларга шулай ук колакчыннар кияргә туры килде. Уенның шарты болайрак яңгырады: һәр катнашучы да экранга арты белән борылып утыра. Ә тамашачылар арасыннан ике актив кеше сайлана һәм алар экранда язылган җыр сүзләрен «телсез» рәвештә (ягъни «Крокодил» уенындагы кебек) күрсәтергә тиеш. Иң мөһиме — 120 секунд эчендә кем күпме җырны таный — шул кеше бу этапның җиңүчесе була.
Уенны Рамил Шәрәфиев башлап җибәрде. Тамашачылар арасыннан бертавыштан Айваз Садыйров белән Ренат Галиәскәров сайланды. Әллә икесе дә сәхнә кешесе булгангамы, алар ышандырып уйный белделәр.
Әбри Хәбриев өчен җырларны Ленар Хамматов һәм «көндәше» Рамил Шәрәфиев үзе күрсәтте. Никтер тамашачылар артист белән катнашырга курыктымы, чыгарга батырчылык итмәделәр. Аның каравы, Әбри дә җырларны бик тиз танып барды. Тәкъдим ителгән җырлар арасында «Яле, иркәм», «Мин сине яратам» («Зө-Ләй-Лә» репертуарындагы), «Салкын чәй», «Красивая-Хороший», «Эх, алмагачлары», һәм башка татар җырлары сайлап алынган иде. Икенче этап 1:1 нәтиҗәсе белән тәмамланды.
«Татар радиосы» ди-джейлары эшкә ник соңга калып килгән?
«Әдәби импровиз» моның белән генә бетмәде. Катнашучылар арып, тирләп пешеп урыннарына барып утырсалар да, өченче этапта аларны тагын да кызыграк биремнәр көтә иде. Тамашачылар арасыннан бер кешене — мине сайладылар. Уенның шартын алып баручы Ләйлә Хәбибуллина аңлатты:
— Күз алдына китерегез, сез (Рамил Шәрәфиев, Әбри Хәбриев, Рәфидә Галимҗанова) «Татар радиосы”нда эшлисез. Беркөнне ниндидер сәбәпләр аркасында эшкә соңга калгансыз. Әбри Хәбриев — биш минутка соңга калса, сез 20 минуттан соң гына киләсез. Шуңа күрә Әбри сезнең нигә тоткарланыгызны директорга ялганлап аңлатып бирә (бу вакытта безгә колакчыннар киертелде). Ә сез исә аның ишарәләре аша бу хакта җитәкчегә нинди ялган сөйләвен белергә һәм шул ялганны сүзгә сүз кабатларга тиеш булачаксыз.
Кыскасы, мин дә, Рамил Шәрәфиев тә ник соңга калганны белмибез. Ләкин Әбри Хәбриев ярдәмендә барысын да бәйнә-бәйнә, ышандырып сөйләргә тиеш идек. Дөресен әйткәндә, мондый форматта уздырыла торган уенда беренче тапкыр катнашуым. Ике этап эчендә кунаклар инде импровизациягә ияләнеп тә беткәннәр иде. Шуңа күрә миңа бераз авыррак та булды. Әбри Хәбриев безгә ситуацияне аңлата-аңлата арып бетте. Ике кеше өчен ишарә күрсәтеп аңлату бер дә җиңел түгел икән ул! Ахырда ул үзе үк барысын да телдән сөйләр дәрәҗәгә җитте. Ә тамашачылар көлә — аларга кызык! Безнең дә кушылып көләсе килә, ярамый, чөнки без — «эшкә соңга калып килүчеләр» ролендә. Бу этап шәхсән минем өчен дә кызык булды, бераз актерлык осталыгын «уятты».
Рамилне кыйнаган өчен Әбрине нишләтәбез?
Уенның ни өчен әдәби булуын тулырак аңлатам, дип сүз биргән идем. Дүртенче һәм бишенче этапта татар әдәбиятын яхшы белү һәм сүзлек «запасы» бай булу — төп шартларның берсе иде. Ике катнашучы да алып баручы тәкъдим иткән ситуациягә эләкте һәм фикерен билгеле бер хәрефкә башланган сүзләрдән торган җөмләләр белән аңлатырга мәҗбүр булды. Хәрефне исә тамашачылар сайлады.
Ситуацияне болай күзалдына китерегез: Әбри Хәбриев белән Рамил Шәрәфиев арасында ниндидер низаг килеп чыга. Бу вакыйганың шаһите дә бар — Нәфис исемле егет (тамашачы). Егетләр «К, «Т», «С» хәрефенә башланган сүзләрне озак уйлап тормадылар, җәһәт кенә диалог төзеделәр, ә иң мөһиме — рольгә керделәр. Бу мизгелдә Ренат Галиәскәров һәм Айваз Садыйров Әбри Хәбриевка төртмәле сүзләр әйтеп тә көлдерделәр:
— Бу уенда Әбринең бер интервьюда әйткән сүзләре исәпкә алыначакмы? — дип «Интертат”та чыккан мәкаләгә ишарә ясадылар. Әбри Хәбриевнең «татар теле сай» диюе зур шау-шу тудырган иде, аны татар телен белмәүдә гаепләделәр.
Әбри юморны аңласа да, сер бирмәде. Шулай да әлеге әңгәмәдән соң, китапханәгә барып, сүзлекләр каравын әйтте:
— Мине бик каты тиргәгәннән соң, китапханәләр белән элемтәгә кереп, сүзлекләр турында сораша башладым. Алар миңа «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең беренче ике томы чыкканын һәм калган дүрт томга 80 меңгә якын татар сүзе кертеләчәген әйттеләр. Аннан соң мин рус теленең аңлатмалы сүзлеген эзли башладым. Ә анда 250 меңгә якын сүз. Бу минем татар телен кимсетү, мыскыл итүем түгел! Менә 80 меңне чагыштыр да, 250 меңне чагыштыр: 250 шөребең бар да, 80 мең шөребең бар. Кабатлап әйтәм, бу маңкортлык та, наданлык та түгел, ә бары тик факт, — диде Әбри.
«Татар юморының хәле ничек?» — уеннан тыш җитди сөйләшү
Уен шундый рухта дәвам итте. Ахыргы этапта катнашучылар барысы бергә әдәби әсәрне импровизация форматында күрсәттеләр. Мәсәлән, тамашачылар аларның диалогы, ишарәләре аша сүз кайсы әсәр турында барганын белергә тиеш булдылар. Әсәрләрдән — Әмирхан Еники, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев хикәяләре, Муса Җәлил шигырьләре һәм башка авторларның иҗат җимешләре сайланган иде.
«Әдәби импровизация» тәмам. Ләкин беркемнең дә кайтырга кузгаласы килмәде. Шуңа күрә ахырда татар юморы турында кызу да, җитди дә сөйләшү башланып китте. Иң элек Әбри Хәбриев бу уенны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады:
— Төрле-төрле амплуада үзеңне тоеп карау сәхнәдә чыгыш ясаучыга, радиода алып баручыга, китапханәчеләргә — барысына да кирәк. Үзеңне иркен тотарга өйрәнү күп кенә кыенлыклардан җиңел чыгарга ярдәм итә. Бу уенны бик кирәкле һәм файдалы дип саныйм, — диде Әбри Хәбриев.
Аның сүзләренә Рамил Шәрәфиев та кушылды һәм «Әдәби импровизация» уенын юмор жанрына кертеп, «Татар юморы нинди хәлдә соң?» — дигән сорауга ачыклык кертте.
— Юмор дигәч, татарда «Мунча ташы» һәм КВНны гына күздә тоталар. Ә бит күпме проектлар эшләргә мөмкинлегебез бар. Ләкин андый проектларга танылырга нидер җитми. Татар стэндабы, тагын шундый эчтәлектәге проектлары дисеңме, алар бар бит! Әмма кызыксынучыларны җәлеп итә торган татар ютуб-проектлары бездә юк диярлек.
Әбри Хәбриев, аның сүзен дәвам итеп, «Әдәби импровизация»не ютубта яки телевидениедә үстерергә кирәклеген әйтте:
— Минемчә, бу уенны, беренче чиратта, телевизион тапшыру итеп эшләргә кирәк. Бары тик аннары гына ютубка күчәргәдер, чөнки татар телендәге проектларны аз кеше карый. Анысын сез дә беләсез. Әгәр башта телевизион форматта җәлеп итсәң, аннары шул ук кешеләр ютубка үзләреннән-үзләре кереп карар иде.
«Әдәби импровизация» турында белешмә:
Айгөл Габдрахманова, Татар китабы йорты проектлары кураторы:
— Хәзерге Татар китабы йортында 1828-1942 елларда гаиләсе белән Шәриф Камал яшәгән. Шул чорда ук бу йортта язучылар-шагыйрьләр, музыкантлар белән очрашулар булып торган. Шәриф Камалның мемориаль фатиры ул чорның әдәбият-сәнгать үзәге булган дисәк тә һич ялгыш булмас. Без, «D’әrt» үзешчәннәр труппасы артистлары, әлеге традицияләрне сакларга һәм яңартырга теләдек. Башта «Казан кичләре» дигән проект оештырдык, соңрак, импровизацион форматка күчеп, «Әдәби импровизация”гә нигез салынды.
Ләйлә Хәбибуллина, оештыручыларның берсе һәм уенны алып баручы:
— «Яңа Гасыр» каналында бара торган «Импровизация» тапшыруын күпләр белә инде. Без — «Дәрт”леләр, ул тапшыруны бик яратып карыйбыз. Елга якын карадык-карадык та, «Без тагын да яхшырак эшли алабыз бит!» — дигән фикергә килдек. Шулай итеп, март, апрель айларында Татар китабы йортында беренче татарча әдәби импровизация оешты.