Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пурте йеркелле пулать» яки чувашның Уявы татарның Сабан туеннан нәрсәсе белән аерыла?

«Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәме быел Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында узды. Чуваш халкының традицион милли бәйрәмендә Россиянең төрле төбәкләреннән ун меңгә якын кеше кунак булды. «Интертат» чуваш милли бәйрәме белән Сабан туеның охшаш һәм аермалы якларын ачыклады.

news_top_970_100

Чуваш халкының милли бәйрәме 1940 еллардан башлап традицион төстә ел саен яз-җәй айларында уздырыла. Уявны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач бәйрәм итә башлый. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң башлыйлар да, җәйге кызу эш вакыты – печән өсте, уракка төшү алдыннан төгәллиләр. Уяв сүзе «үтәү» дигәнне аңлата.

​​​«Уяв» бәйрәменең нигезен милли йолаларны үтәү, күмәк җыр-биюләр, уеннар, әйлән-бәйлән кебек күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәм җомга яки якшәмбе көнне үткәрелә.

Республика күләмендә Уяв 1993 елдан уздырыла башлый. Быел бәйрәм Әлки районында узды.

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылы Россиянең төрле төбәкләреннән ун меңгә якын кешене кунак итте. Алар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, КПРФ партиясе Үзәк Комитеты рәисе Геннадий Зюганов, Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Татарстанның Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. мәртәбәле кунаклар булды. Рөстәм Миңнеханов, узган елдагы кебек үк, «Уяв» бәйрәменә чуваш милли киеменнән килде. Ул кунакларны рус, татар һәм чуваш телендә сәламләде.

«Уяв русларның - Каравон, татарларның - Сабан туе, удмуртларның - Гырон-Быдтон, мариларның – Семык, мордваларның Валда Шинясь бәйрәмнәре белән бер үк дәрәҗәдә республикабызның мәдәни брендына әверелде!» - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Борынгы гореф-гадәт буенча Уяв бәйрәме югары көчләрдән, рухлардан иминлек, тынычлык, бәрәкәт, мул тормыш сорап гыйбадәт кылудан башланды. Табигый көчләрдән мул уңыш сорап яңгыр чакыру йоласы башкарылды.

Шунысы гаҗәп һәм сокландыргыч – Уяв бәйрәме традициясенең дини ягы, бигрәк тә бу көндә гыйбадәт кылулар, им-томнар укулар, рухларга һәм табигый көчләргә хөрмәт белдереп корбан чалулар сакланган. Яше дә, карты да йолаларның тәртибен белә, тәртибенә китереп бу бәйрәмдә билгеле кагыйдәләргә буйсына.

Чуваш халкы элек-электән үз борынгы мәҗүси диненә буйсынып яшәгән. Бүген халыкның зур өлеше православие диненә килеп беткән. Әмма чуваш халкының мәҗүсилек ышанулары шул дәрәҗәдә тотрыклы ки, аларның күбесе чувашлар арасында һаман сакланып килә. Әлеге дин үз эченә борынгы Иран кабиләләренең зороастризм, Хазарларның иудаизм, Идел буе Болгары һәм Алтын Урда чорындагы Ислам дине элементларын сыйдыра дип язалар төрле белешмәлекләрдә. Чуваш диненең үзенчәлекләреннән берсе – яхшы һәм яман рухларны хөрмәтләү ниятеннән корбан чалу. Нәкъ менә шундый ният белән Уяв бәйрәме көнне үгез яисә тәкә чалып рухларга хөрмәт белдерәләр.

Таң беленә башлау белән яланда җыелышып рухларга гыйбадәт кылалар, табигый көчләргә мөрәҗәгать итеп, им-томнар укый, алардан мул уңыш сорап яңгыр боткасы пешерәләр. Уяв бәйрәме, кагыйдә буларак, берәр атна чамасы дәвам итә. Бу вакыт аралыгында шулай ук җир эшләре башкару, караңгы төсләрдәге кием кию, кер юу, биналарны җыештыру һәм юу тыела. Уяв бәйрәме чорында әлеге гамәлләрне кылу рухларны хөрмәт итмәү булып санала. Рухларның ачуын чыгарудан куркып, чуваш халкы бу кагыйдәләргә бүгенгәчә буйсына.

Менә шушы йолаларның кайберләрен кунакларга да күрсәттеләр. Мин Уяв бәйрәме иртәсендә табигый көчләрдән мул уңыш сорап яңгыр чакыру йоласының шаһите булдым. Чуваш йолалары буенча, Уяв бәйрәме иртәсендә, таң беленә башлау белән, яланда җыелып яңгыр чакыралар. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә яланга чыгып, күмәкләшеп зур казанда яңгыр боткасы пешерәләр.

Кагыйдә буларак, һәр авылда билгеле бер карчык — им-томнар укып, җаен-рәтен белеп ботканы пешерүче бар. Гадәттә, бу — авылның иң өлкән, иң тәҗрибәле, иң төпле карчыгы, – дип сөйләде бәйрәм мәйданчыларының берсендә йоланы оештыручы.

Быел яңгыр боткасын Сихтермә-Хузангай авылының иң өлкән кешесе — 81 яшьлек Галина Альмукова пешергән икән. Аның оныгы — Илиана Альмукова бәйрәм кунакларын әлеге ботка белән сыйлады һәм яңгыр чакыру йоласының үзенчәлекләре, яңгыр боткасын пешерү нечкәлекләре хакында сөйләде.

 

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары чуваш квасы белән яңгыр боткасыннан авыз итте.

Фото: © Салават Камалетдинов 

Йола үтәлгәннән соң, чуваш халкы көн дәвамында Уявны бәйрәм итә һәм, әлбәттә, табигый көчләрнең яңгыр яудырачагына ышана.

Бу көн гадәттәгечә һәр ел саен бик эссе булып килә. Ә кичен, чуваш халкын куандырып, гаҗәеп рәвештә яңгыр коеп ява. Күркәм традиция бүгенгәчә сакланып килә, – дип ышандырып сөйләделәр безгә.

Көн, чыннан да, һушкитмәле эссе булды. Мин үзем эссене яратучы һәм җиңел кичерүчеләрдән түгел. Җәй буе минуслы температура сакланса да бер каршы сүзем юк. Салкынга түзә алам, эссегә түземлегем җитми. Шулай көне буе эсседә йөреп тәмам әлсерәп беткәч, теге иртән ашаган яңгыр боткасы искә төшеп, дәрт биреп куйды. «Яңгыр килер әле!», - дигән өмет кабынды. Табигый көчләргә, рухларга ышанмас җиремнән ышанып, көне буе яңгыр көтеп йөри башладым…

Бәйрәм программасы буенча алга таба фольклор композицияләр формасында йола күренешләрен күрсәттеләр: туй, хәрби хезмәткә озату, язгы-җәйге кыр эшләре, кичке җыен, сабый балага исем кушу.

Сихтермә-Хузангай авылында кендек анасы буларак яңа туган сабыйларга исем кушу йоласын кылучы Алмапике Григорьева йоланың нечкәлекләре турында сөйләде.

Бала тугач, аеруча ир бала туганны, зур табын белән бәйрәм итәләр. Бәйрәмгә гаиләнең барлык якыннары, туганнары, дуслары һәм кендек анасы чакырыла, – диде ул. Бүгенге көндә кендек анасы бала тудырмый, әмма йола буенча яңа туган сабыйга исем кушу бәйрәменә чакырыла, дип аңлатты Григорьева.

Авылга бер яки берничә исем кушучы кендек анасы була. Нәселдәге иң өлкән зат сабыйны кулларына ала, баланың телен бал һәм май белән буйый. Бу баланың теле киләчәктә баллы һәм йомшак булсын өчен эшләнә. Һәм Тура Алласына баш иеп дога кыла. Моннан соң сабыйның ата-анасы балага сайланган исемне атый. Кендек анасы догалар кыла-кыла балага әлеге исемне куша, – дип аңлаттылар кунакларга.

Чуваш халык җырлары һәм биюләрен, гармунчылар һәм такмакчыларның чыгышларын, инструменталь ансамбльләрнең балалайка, гармун, кашыклар, сызгыргычта уйнаганын карап сөенеп утырдым. Нигә дигәндә, бәйрәм территориясендә урнашкан берничә сәхнәнең һәрберсендә халык үзе чыгыш ясады. Үзләре! Рус, чуваш һәм татар телләрендә композицияләре белән җирле вокаль-хореографик ансамбльләр, җирле үзешчәннәр, гап-гади апа-абыйлар, бала-чагалар чыгыш ясады. Үзләре җырладылар, үзләре биеделәр, үзләре сөйләделәр. Әллә каян фәләнешәр сум түләп чакыртып китертелгән йолдызлар юк. Алып баручылар – нәфис сүз осталары, монда бөтенесе танып-белгән, хөрмәт иткән, мәдәният өлкәсендә эшләүче гади кешеләр.

Башта фонограммага кушылып җырлап, аннары кеше көлдерергә теләп, акырып-бакырып, тузга язмаган нәрсәләр эшләп тамаша, шоу күрсәтүче җырчы артистлар түгел. Безнең Сабантуйларның берсен дә калдырмыйча, ялтыр-йолтыр костюмнар киеп акча эшләп йөрүче артистларның биредә берсе дә юк.

Ә бәйрәм бар. Бәйрәмнең ниндие генә әле! Ун меңгә якын кеше, дәрәҗәле кунаклар, төрле милләт, төрле яшь кешеләре гөрләтеп бәйрәм итә. Берәү дә Фирдүс Тямаев килмәгән бит монда, Гүзәл Уразова да юк, диеп борылып кайтып китмәде. Тямаевны гаепләп әйтүем дә түгел, Уразованы да. Эш башкада бит.

Халык канәгать иде. Ул рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып, хушланып кайтып китте бәйрәмнән. Артистларны искә дә алмады. Шулкадәр талантлы кешеләрнең чыгышларын күреп кайттым.

Үзе гармун суза, үзе җырлый бер апа. Аның тавышы... Искитмәле! Чын талант! Тамашачылар арасыннан бер ханым «Кем микән бу, бигрәк моңлы тавышы?» - диеп куйды. Икенче рәттән бер абый «Укытучы ул. Музыка укыта мәктәптә», - диде. Безнең Сабантуйларда шушындый күренешне күреп буламы соң... Теләсәң дә, теләмәсәң дә артистларның акырганын, кеше көлдереп оятсыз анекдотлар сөйләгәнен, әллә ниләр кыланып сикергәләгәнен карап кайтып китәсең.

Менә шушында әлеге дә баягы сорау килеп баса: ә безнең Сабантуйларда шул артистларның шоу-тамаша эшләве, милли уеннарны пычратып, оятсыз төсмеркә керткән, салып алган хатыннар һәм ирләрнең чама белми уйнавы, кидешсез яңалыклар кертү, милли бәйрәмнең традицион йөзен тегеләй-болай китереп үзгәртү кирәкме?

Үзебезнең Сабантуйларда шундыйны күреп гадәтләнгәнгә, мин биредә бер почмакта кәеф өчен «чирткән» апаларның кызып-кызып бер-берсен капчык белән төйгәнен, икенче почмакта берсе өстенә берсе егыла-егыла егермеләп кеше бер чаңгы киеп узышканын, өченче җирдә бер таза хатын белән колга кебек озын ябык ир кул көрәштергәнен, халыкның шуларны аю биеткәндәй карап, йөзләре кызарган, чигә турында кан тамырлары кабарган исерекләрнең чыр-чыр көлеп торганын күрермен дип көткән сыман идем. Монда андый әйбер юк икән... Минем соклануымның чиге юк: монда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр, аксакаллар да ел саен көтеп алып, борынгыдан килгән йоласына туры китереп, күмәк рәвештә милли традициягә хөрмәт белдерә – бәйрәм иртәсен күмәкләшеп борынгы йолаларны үтәү белән башлап җибәрә, традицион милли киемнәрен кия, җыр-биюләр, уеннар, әйлән-бәйлән белән күңел ача.

Киеп килгән киемнәренә кадәр үзләренеке, чувашларныкы. Хатын-кызлар бәйрәмгә кияргә дип, милли элементлар белән бизәп күлмәкләр тектергән, башларына кыр чәчәкләреннән үргән тәкыяләр киеп куйган. Дәрәҗәле кунаклар килә, матур күренсен, дип юри генә киеп куймаганнар. Ә менә шушы традициягә хөрмәт белдереп, бәйрәмчә киенгәннәр.

Гаеп итеп әйтүем түгел, әмма бездә татар хатын-кызларының Сабантуйга дип калфак чиккәннәрен, алъяпкыч тектергәннәрен күргәнем юк. Кыска шортик белән майка киеп баралар – эссе бит! Татарның милли киемен шул прологта катнашучы биючеләрдә генә күреп була инде. Аннары мин безнең татарларның шәһәрдән машинага төялеп авылга иртәнге өчтә борынгыдан килгән милли йола үтәргә – яңгыр боткасы пешерергә кайтуларын күз алдыма китерә алмыйм, мәсәлән. Кассовый артистны чакырганнар дип бушлай концерт карарга кайтуларын күзаллый алам – күргәнем бар чөнки.

Рәхәтләнеп авыз тутырып үз телләрендә сөйләшәләр, үз киемнәрен кияләр, үз традицияләренә туры китереп бәйрәм итәләр. Искелектән китәргә тырышмыйлар, ә шул искелектән, борынгыдан килгән әйберләргә тугры калалар, ниндидер кадерле нәрсә кебек саклыйлар, хөрмәт белдерәләр монда.

Шуңа күрә бу бәйрәм минем кебек кунакка килгән башка милләт кешесенә ниндидер тылсымлы бер ритуал төсле тоела. Ниндидер үзләренә генә хас әйберләре миңа искиткеч кызык тоела.

Аларның

бертавыштан «Чапла пултар!» диеп кычкырып җиргә казык кадауларына (эш башлар алдыннан чуваш халкы күмәк рәвештә җиргә казык кадый, бу эш уңсын өчен эшләнә),

иртәнге өчтә торып яңгыр чакыру йоласы үтәүләренә,

«Ыра кун пултар» дип туганы белән исәнләшкән кебек бер-берсен кочаклап исәнләшүләренә,

учак әйләнеп «Уяв юрри» җырын сузуларына,

«Синсе» йоласын башкаруларына (җир саклау) мин, читтән килгән кунак буларак, авыз ачып карап торам.

Безнең – татарларның да чит милләт кунакларын шулай таң калдырырлык, аларда кызыксыну уятырлык традицияләребез, милли киемнәребез, йолаларыбыз юкмыни?! Әнә шулай авыз ачып карап торырлык итеп үткәрә алмыйбызмыни без дә Сабан туйларын?!

Менә мин чувашларда булып кайттым. Мин шунда булдым, шуны күрдем, алар шулай итә икән, шуны кия икән, шуны пешерә икән, дип сөйләрлек шактый нәрсә күреп кайттым. Иң кызыгы һәм шул ук вакытта иң күңелсезе шунда ки – мин бу бәйрәмнән чуваш халкы, аның тарихы, көнкүреше, милли йолалары, гореф-гадәтләре турында үз милләтем турында белгәннәремнән дә күбрәк белеп, күреп кайттым бугай...

Эх, безнең Сабантуйлардан да шулай «Менә, ичмаса, татарлар!» диеп кайтып китсәләр, «Татарлар элек-электән шулай иткән икән, татарларның Сабан туеның тарихы шундый икән, татарлар шундыйны кия һәм шундыйны ашый икән» диеп кайтып сөйли алсалар... «Шунда булдым, шуны күрдем», - диеп сөйләрлек күрсәтер әйберебез юк түгел бит безнең дә. Милләтебезне мыскыл итеп, Сабантуйның традицион асылына заманча үзгәрешләр кертеп маташмасак, безнең әби-бабайлар гомергә белмәгән, уйнамаган уеннар өстәмәсәк, тарихи әһәмияте зур булган элементларны алып атмасак, юкка чыгармасак, татарның төсенә килешми торган оятсыз әйберләр сөйләп көлешмәсәк, аһ, ничек шәп буласы бит безнең милләтнең йөзек кашы булган Сабан туе...

Безнең дә тарих бай, кызыклы бит. Безнең дә халык талантлы, уңган бит. Безнең дә гореф-гадәтләр, традицияләр матур бит. Югыйсә...

Шулай итеп, чуваш халкы мине иң яхшы мәгънәдә шаккаттырды. Милли бәйрәмнәре Уявда чуваш халкы фольклорын, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын иң матур төстә тәкъдим итте. Тарихларын белеп, гореф-гадәтләрен саклап, аларны яшь буынга җиткереп, өйрәтеп, читтән килгән башка милләтләргә дә күрсәтеп, алар белән дус-тату булып, үзләренең чуваш булулары белән горурланып яши белә чуваш халкы.

Ә яңгыр боткасы тәки яңгырны чакырып китерде бит, җәмәгать. Көне буе эсседә тилмердек. Булмады инде, дигәч кенә күк йөзендә буй-буй булып яшен ялтырый башлады. Без үзебезгә Казанга таба юлга кузгалганда сорап алынган яңгырның беренче тамчылары инде кайнар туфракны юешли дә башлады. Бер чуваш абыйсыннан бер сүз өйрәнеп кайттым. Сезгә дә әйтәм әле шуны. Пурте йӗркеллӗ пулать! Бар да яхшы булачак, дигән сүз бу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100