Чувашиядә яшәүче Наил Зарипов: «Бездә кызга кияүне әби-бабайлары таба»
Чувашиянең Тукай авылы мәктәбе директоры Наил Зарипов «Интертат» хәбәрчесенә яшьләрне бүген дә сакланып килгән димләп кавыштыру традициясе турында сөйләде.
Чувашиянең Урмай, Тукай, Шыгырдан авылларын ишетеп булса да белмәүчеләр сирәктер. Сәүдәгәрләре, итчеләре, балта осталары белән дан тоткан татар авыллары алар. Казанның «Колхоз» базарын да электән ит белән шулар тәэмин итеп тора.
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф секциясе утырышында Тукай авылы урта мәктәбе директоры Наил Сабирҗан улы Зарипов белән танышып, сөйләшергә насыйп булды.
Наил Сабирҗанович, 500дән артык йорт хуҗалыгы булган Тукай авылында 2,2 мең кеше яши, диде. Бүгенге көндә 348 бала мәктәптә укый һәм 75 сабый бакчага йөри икән. Беренче сыйныфка 32 бала килә, дип сөенечен белдерде директор. Мәктәпкә читтән килеп укучылар юк, ди ул. 500 йортлы авыл өчен мәктәп белән бакчага шулкадәр бала йөрүе – зур күрсәткеч.
Авылыгыз Габдулла Тукай белән бәйле түгелме?
Бу турыда кызыксынучылар күп. Бөек шагыйребез белән бәйләнеш юк. Авылга хәзерге Түбән Новгород өлкәсе җирләреннән килгән кешеләр нигез салган. Габдулла Тукай бездә тумаса да, яшәмәсә дә, безнең халык җырга-моңга, иҗатка гашыйк, туган телебезне ярата. Авылыбызның театр группасы Казанга барып, театр бәйгеләрендә даими рәвештә җиңүләр яулап кайта.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләре башлангычта атнасына 5, ә 5-11 сыйныфларда 3 сәгать укытыла. Башлангычта фәннәр дә татар телендә укытыла. Бөтен бала мәктәпне уңышлы тәмамлый. Сыйныфта утырып калучылар, яки аттестат ала алмаучылар бездә юк.
Бездә мәхәллә йорты бар. Аны авыл халкы ярдәме белән салдык. Шимбә, якшәмбе көннәрендә балалар шунда әхлак дәресләренә йөри. Шөкер, авылыбызда тәрбия эшләре дә тиешле дәрәҗәдә бара. Тәртип бозып, учетта торган бер бала да юк.
Мәктәп белән балалар бакчасында 42 педагог эшли. Коллектив тупланган. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшлибез. Өлкән остазлар фикерен тыңлау, алар белән киңәшләшеп эшләү традициясе саклана.
Авылда татар телендә белем бирүгә зур игътибар булгач, киләчәктә Ркаил Зәйдулла кебек язучылар калкып чыгармы?
Зур язучылар көн саен туып тормый. Авылыбызда яхшы балта осталары, юристлар, табиблар, атказанган укытучылар, фән кандидаты бар. Язучылар да булыр, Аллаһ теләсә. Укучыларның 80-90 проценты югары уку йортларына кереп бара. Иң мөһиме, авылда саф татарча сөйләшәбез, татар җырлары, гармун моңы беркайчан да өзелмәгән. Сүз уңаеннан, Ркаил Зәйдулла туып-үскән Чичкан авылы бездән 3 км ераклыкта гына урнашкан.
Тукайда халык саны арта баруына игътибар иткән идем. Балалар күп тугангамы ул?
Яшьләр авылда кала. Күп балалы гаиләләр күп. Бездә 3 һәм аннан да күбрәк бала алып кайту – гадәти күренеш. Бүгенге көндә укучылар, ялгышмасам, 60лап күп балалы гаиләдән килә.
Сездә яшьләр башка милләт кешеләре белән никахлашмый, дип беләм. Дөресме?
Әйе. Бездә бер генә дә катнаш гаилә юк. Без күбрәк күрше Урмай авылы белән кыз алышабыз. Мәсәлән, үзем дә кызымны ятка биреп җибәрергә теләмим. Күп ата-ана баласын авылда калдырырга тырыша.
Кияү татар булса, кызларын Татарстанга да бирмиләрме?
Андыйлар сирәк булса да, бар инде.
Әгәр кызның ят егеткә күзе төшсә?
Бездә элек-электән димләү калган инде. Кызга кияүне әби-бабайлары таба. Районда халык бер-берсен яхшы белә. Яшьләрне димләп кавыштырганда, егетнең ата-анасы да, әби-бабасы да, туганнары да билгеле була. Ятка бирсәң, кызыңның нинди гаиләгә эләгәсен белмисең бит.
Ярый да яшьләр ата-ана сүзенә колак салса.
Аллаһка шөкер, колак сала. Шундый балалар тәрбияләү – ул безнең төп бурычыбыз. Бабайларыбыз электән динебезне, телебезне саклап, олыларны хөрмәтләп килгән. Ник без хәзер шуны бозарга тиеш? Традицияләрне саклау, иманлы бала тәрбияләү үзебездән тора бит инде.
Тукай – байлар авылы
Наил Зарипов кызларны димләү, борынгы традицияләрне саклап яшәү турында сөйләгәч, Тукай авылын ниндидер искелек калдыгы, дип уйлый күрмәгез. Традицияләр иске булса да, яшәү рәвеше бик заманча анда. Мин бу авылда быел яз көне булып, халыкның шулкадәр бай яшәвенә шаккатып кайткан идем. Берсеннән-берсе затлы йортлары, урамнарның чисталыгы белән аерылып торган, яшәү өчен уңайлы шартлар булдырылган авылны күрәсегез килсә, Тукайга юл тотыгыз. Юл озынлыгы Казаннан нибары 160 километр.