Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Чургылдының чын терәге

Дан-шөһрәт казану өчен генә әллә нинди биеклекләргә үрләргә теләүчеләр бар, юкны бар итеп мактаулы исемнәр артыннан куучылар күп. Чыпчык тезеннән булган эшен дә зур итеп күпертеп, Интернет челтәрләренә куючылар бихисап... Кызыклы да, сәер дә заманда яшибез шул. Ә кешеләрнең чын хөрмәтен, чиксез рәхмәтне яшәүнең һәр көнен яратып, табигый тормыш белән яшәүче, башкалар өчен җанатучылар, яхшылык эшләргә ашыгучылар, гүзәллеккә омтылучылар яулый. Сез минем белән килешәсезме?

...Туган ягым Башкортстанның Тәтешле районы Чургылды авылыннан мин 9нчы сыйныфны тәмамлау белән чыгып киткән идем. Удмуртиянең Ижау шәһәренә укырга кердем. Ара бик якын түгел, әти-әни янына атна саен кайтып йөрү мөмкинлегем юк иде. Ә эшли башлагач, гаиләм булгач, бигрәк тә кайтып-китеп йөрүләр сирәгәйде. Баксаң, авылдан чыгып китүемә дә 29 ел тулган икән бит.

Беркөнне «ВКонтакте» челтәре аша көтмәгәндә килеп ирешкән бер хат менә шушы хакта уйланырга мәҗбүр итте, сискәндереп тә җибәрде. «Эльмира апа, сез шигырьләр, мәкаләләр яза идегез. Әти-әниемнең бергә тормыш коруларына 40 ел, әнинең үзенә 60, әтигә 70 яшь тула. Әти-әниемне бик матур итеп түгәрәк даталары белән котлыйсым килә. Ярдәм итмәссезме?» – дип мөрәҗәгать иткән иде Эльза исемле хат язучы.

Күпме уйлап-уйлап та Эльзаның кем икәненә төшенә алмадым. Аның авылдашым икәнен аңлагач та, тиз генә танымадым. Мин авылдан чыгып киткәндә кечкенә булган шул әле ул. Үз авылдашларыңны таныма инде, ә! Кем кызы икәнен әйтү белән аңладым югыйсә. Шундук бик күп хатирәләр яңарды. Эльзаның әтисе Хәерзаман абый хакында мәктәптә укыганда тәрбия сәгатьләрен багышлаганнары булды. Укытучы: «Балалар, илебез тыныч вакытта да батырлыкка урын бар», – дип Хәерзаман абыйның янгыннан авылдашларын коткарганын сөйләгән иде.

Әйе, ул коточкыч янгын чыкканда миңа 10 яшьләр чамасы булгандыр, бу көнне бик яхшы хәтерлим. Әтием төнге каравылдан өйгә кайгылы хәбәр белән кайтты. «Урта урамда кемнеңдер өе яна, мин хәзер атны тугарам д, шунда китәм», – диде.

– Ходаем сакласын, кемнәр икән? – дип, әни дә киенә башлады. Мин дә йокы аралаш: «Әни, теге ике әби яши торган өй түгелме икән?» – дип торып, тәрәзәдән тәрәзәгә йөри башладым.

Әниләр янгын сүндергән җирдән кайткач:

– Кара әле, бу баланың күңеле сизенде микән әллә, йокыдан да айнымаган килеш: «Ике әби яшәгән өй яна», – дип әйтте ләбаса, – дип сөйләнделәр.

Чынында исә мин Урта урамда шушы ике бертуган әбидән башка беркемне дә белми идем. Шуңа гына әйтүем булгандыр. Ул бертуган әбиләргә зурәнәм хәер илткәндә, ияреп барганым булды. Ул вакытта алар өч әби иде әле. Бер йортта өч әби гомер итүе мине бик гаҗәпләндергән иде. Иң өлкәне – Фатима әби – 100 яшенә җитеп дөнья куйды. «Иң өлкәне булса да, дөньяның тоткасы ул иде, ул мәрхүм булгач, ике сеңел ятим калдылар», – дип әйтәләр иде авылдашлар.

Менә көтмәгәндә аларга зур кайгы килде! Янгын таң алдыннан, әбиләр йоклап ятканда чыккан. Аларның берсе дә өйдән чыгып котылырга өлгермәгән. Шул вакытны алардан бик ерак яшәмәгән Хәерзаман абый, аннан-моннан гына киенеп, ялкын чолгап алган өйгә таба йөгергән, уйлап та тормый, ут эченә кереп тә киткән. Шартлап янган кайнар ут эченнән әбиләрнең берсен алып чыгарга өлгергән, икенчесен, кызганычка, коткара алмаганнар. Өлкәнрәге янып үлде.

«Үз гомере турында уйламыйча, ут эченә ташланды бит, нинди олы йөрәкле булырга кирәк!» – дип бик озак сөйләгәннәр иде бу вакыйга һәм Заман абый турында. Әйе Хәерзаман абыйның исемен кыскартып, авылдашларым Заман дип кенә йөртәләр. Ул армиядә хезмәт иткәндә дә ашлыкларны янгыннан коткарган була. Аңа хезмәт иткән урынында «Рәхмәт хаты» тапшыралар.

Заман абый без бәләкәй чактан ук клубта Яңа ел, 8 Март һәм башка бәйрәмнәрне үткәргәндә актив авылдашларымның берсе иде. Үзе тыныч, сабыр гына, әмма бар җирдә өлгерә торган кеше. Әле дә ул яшьләрне җыеп волейбол уйнарга өйрәтә, ярышларга алып бара. Тормыш иптәше Илфира белән бергә спектакльләрдә катнашып, бәйрәмнәрдә тамашачыларның күңелен күтәрә.

Заман абыйның хезмәт юлы да аерым хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлап, кулына таныклык алганнан соң, спортны яратучы, хезмәт белән чыныккан авыл егете, спорт факультетында укып, физик культура буенча укытучы булырга хыяллана. Тик хыяллары чынга ашмый. Шәһәргә барып укырга мөмкинлеге булмый аның.1974 елда Диңгез флотында хезмәт итә. Кайту белән туган авылында колхозга эшкә чакыралар.

1977 елдан бирле механизатор булып 9 ел дәвамында «Белорусь»та эшли.Үз эшен төгәл, җаваплы итеп башкара. Эш сөючән, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтен яулый. Кешеләр белән уртак тел табуын һәм намуслы хезмәт итүен исәпкә алып, бригадир Рәис Галимҗанов 1985 елда аңа техника буенча бригадир ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим итә. Беркайчан да дәрәҗәле урынга, кешеләр белән җитәкчелек итәргә омтылмаган Заман абый: «Бу эшемне дә бик яратам бит. Үзем өчен генә җавап биреп өйрәнгән», – дип, баштарак икеләнеп кала. Әмма бригадир күндерә аны. «Бу вазифаны да бик яхшы башкарачаксың», – дип, озак уйлап торырга юл куймый.

Шулай итеп, бөтен техника өчен җаваплылык Заман абый җилкәсенә күчә. Дөрестән дә, ул бу юнәлештә дә сынатмый. Кешеләргә каты бәрелмичә генә үз сүзен әйтә белә. Авыл хуҗалыгы техникасы вакытында тиешле ремонт башкарылып, чәчү, урып-җыю компанияләренә һәрвакыт әзер була. Колхоз, район күләмендә аның исеме һәрвакыт макталып телгә алына. Бихисап Мактау грамоталары, «Рәхмәт хатлары» һәм дәрәҗәле исемнәре – моңа ачык дәлил. Моннан тыш ул, авыл һәм район данын яклап, төрле спорт ярышларында катнашырга, дәрәҗәле урыннар яуларга да вакыт таба. Менә шушындый активлыгы һәм алдынгы механизатор булганы өчен, аны 1980 елда узган олимпиадага юллама белән бүләклиләр. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә елмаймый ул!

1985 елдан бирле бригадир булып эшләгән Рәис Галимҗанов Заман абый турында: «Без бергә күп эшләдек. Районда үзебезнең бригаданы бөтен күрсәткечләр буенча алдынгы урынга чыгардык. Аның белән бергә эшләгән елларны 8 тапкыр район буенча беренчелекне алдык. Шәйморатов Заман, Ганиев Гәйнелҗанны һәм мине, тирә-якта бригаданы нык кулларда тотып торучы буларак, «өч таган» дип йөртәләр иде. Техникаларны яңарттык, җылы гараж, ГСМ склады, амбарлар, мәдәният йорты, мәктәп, бригада йортлары төзедек, мотор цехлары ачтык. Бригада көчле булды. Хәерзаман үз эшенә бирелгән кеше иде, абруе зур булды. «Районда аның кебек помпотех юк!» дип әйтәләр иде», – дип, бергә эшләгән елларын искә ала.

Заман абый Шәйморатов, әле җитмәсә, үзе эшләгән Киров колхозында халык дружиннигы да була, хокук, тәртип саклауда зур активлык күрсәтә. Шушы хезмәте өчен, ул 1984 елда «За охрану порядка» дигән медальгә лаек була. Башкарган эшләре күпкырлы булган сыман, мактаулы исемнәренең дә эчтәлеге төрле. Авыл хуҗалыгына куйган хезмәте өчен 2011 елда Россия Федерациясе Мактау грамотасы, 2014 елда район советы Мактау грамотасына лаек булган, 2019 елда спорт өлкәсендә керткән өлеше өчен һәм дә йөзү, гер күтәрү, волейбол һәм башка спорт ярышларында алган беренчелек өчен грамота һәм медальләре бик күп.

Заман абый 2015 елда, хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга чыкты. Пенсиягә чыгу аңа җәмгыять эшләрендә тагын да активрак булу, авылдашларына, якыннарына игътибар, ярдәм күрсәтү өчен тагын да ныграк мөмкинлекләр ачты. Әле авылның спорт стадионын төзекләндерү, әле мәдәният клубында чираттагы бәйрәм кичәсен оештыру, әле яшьләрне волейбол ярышына әзерләү белән мәшгуль ул.

Хәерзаман Мулланур улының гаиләсе дә һәрьяклап үрнәк алырлык. Үз авылының иң чибәр, тәрбияле кызы Илфира Әлфит кызы белән тормыш корып, 1 кыз, 1 ул үстерделәр алар. Кызлары Эльза бүгенге көндә Төмән шәһәрендә тормышта. Улы Рүзил Нефтекама шәһәрендә нефть компаниясендә эшли. Икесе дә матур гаилә корып гомер итәләр. Ике балаларыннан да икешәр оныклары бар Шәйморатовлар гаиләсенең. Тормыш иптәше Илфира – һөнәре буенча шәфкать туташы. Ул башта авыл мәктәбендә, аннары балалар бакчасында, ә соңрак күрше авыл шифаханәсендә акушерка булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Шәйморатовлар һәр эштә бер-берсенә терәк.

Кызлары Эльза: «Әни – аңлаучан, сабыр кеше. Әле хәзер дә, ни генә булмасын, аның белән элемтәгә кереп, киңәш сорыйм. Әти-әни төп йортта яшәгәч, безнең өй гөрләп торды. Кунаклар бик еш була иде. Әнием – аш-суга оста, уңган хуҗабикә.Туганнар бергә җыелышкан чак – балалыгымның иң күңелле вакытлары булып уелып калды.

Кечкенәдән әйтә килгән әти-әнинең сүзләрен бүген дә бик еш исемә төшерәм. «Бер вакытта да тамырдан кисәргә ярамый, уйлап эшләргә кирәк», – дип һәрвакыт кисәтеп килде әти. «Тормыштан канәгать була белергә кирәк!» – дип тә еш кабатлый ул. «Бердәм, бер-берегезгә терәк булыгыз, сез – бертуганнар, иң якын кешеләр», – ди иде балачакта энем белән сүзгә килешсәк, әнием. Энем, әлбәттә, күпчелек әти янында чуалды. Алар бергә волейбол буенча ярышларга йөрделәр. Әти волейбол буенча тренер да булды. Нефтекама шәһәрендә әтигә баннер да куелган иде әле. Ул баннер хәзер авылыбыз музеенда саклана.

8 Мартта әти-әнинең бергә яшәүләренә 40 ел була. Бу көн безнең өчен икеләтә бәйрәм булачак», – ди Эльза.

Хәерзаман абый һәм Илфира апаларның тагын бер күркәм эше турында язарга онытып торам. Быел 4нче ел инде, кыш җитеп, җир кар белән каплану белән, Шәйморатовлар гаиләсе, бәрәңге бакчаларының таулы урында урнашуыннан файдаланып, тюбинг трассасы ясыйлар. Балалар, кунакка кайткан студентлар, хәтта өлкәнрәкләр гаиләләре белән бирегә тау шуарга киләләр. Тюбингларны да Шәйморатовлар үзләре бирә. Һәркемне ачык күңел белән каршы алып, озатып калалар. Кар яуган саен, икәүләп чыгып, шуа торган юлны һәм аның кырыйларын кардан чистартып торалар. Кыскасы, кешеләргә яхшылык эшләүдән ямь, тәм табып яшиләр алар.

Шәйморатовлар яшәгән Чургылды авылы быел да, җиң сызганып, «Аек авыл» республика бәйгесендә катнаша. Аек тормышка өстенлек биреп, татар-башкорт халкының, авылның гореф-гадәтләрен тергезү, саклау өчен олы эш алып баралар. Бу юнәлештә Хәерзаман һәм Илфира апа Шәйморатовлар да – иң актив гаиләләрнең берсе. Бүгенгесен, киләчәген кайгыртып, аны яшәртү өчен җанатып яшәүче мондый гаиләләр булганда авыл яшәр, чәчәк атар, дигән өмет сүрелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100