Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Язучылар берлеге эшләмәгән ун эш

Хәбәрчебез Татарстан Язучылар берлеге татар әдәбиятын үстерү юнәлешендә эшләргә мөмкин һәм тиеш булып та эшләмәгән эшләрне барлады.

news_top_970_100
Татарстан Язучылар берлеге эшләмәгән ун эш
Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Язучылар берлеге — татар әдәбиятын үстерү буенча эшчәнлек алып баручы беренче санлы оешма. Ул бу эшчәнлекне Татарстан китап нәшрияты, «Казан утлары» әдәби журналы һәм китапханәләр белән берлектә алып бара дип санала. Әмма чынлыкта бу эшләр бөтенләй алып барылмады.

Язучылар берлеге — Татарстан Республикасы субсидиясе хисабына яшәүче оешма. Ягъни, акчаны дәүләт бирә, әмма кемгә бирәчәген дәүләт үзе хәл итми. Татар әдәбияты үсешен тәэмин итәргә тиеш дип саналган кешене демократик юл белән язучылар сайлап куя.

Сайлап куелган рәис дүрт ел эшли һәм съезддан съездга аның эшчәнлегенә нәтиҗә ясала, ягъни чебешләрне көзен саныйлар, ди татар халык әйтеме. Татарстан Язучылар берлегенең «чебешләрне санар вакыты» июньдә үк тиеш булса да, пандемия аркасында аның идарәсенең эш срогын озайтылды — съезд билгесез вакытка кичектерелде.

Без Берлек эшләргә тиеш булып та, эшләмәгән 10 эшне билгеләдек. Бу юнәлешләр алга таба Берлек эшчәнлегенең күрсәткечләре була ала.

Берлек үз тирәсенә яшьләрне туплый алмады

Язучылар берлеге әдәби ел йомгаклары ясаганда һәрдаим яшьләр белән эшләргә кирәклеген әйтә килде. 

Әйтик, 2018 елга йомгак ясалганда киләсе елда яшьләр өчен төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә, яшь каләм ияләренең күмәк җыентыкларын бастырып чыгару җаен табарга дигән бурычлар билгеләнгән иде. Данил Салихов яшь шагыйрьләр өчен халыкара форум оештырырга теләве турында да әйтте. Төрле илләрдән шагыйрьләрне Казанга чакырып, заманча поэзияне үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуның файдасы зур булачак, диде ул. 

Язучылар берлеге Татарстан Яшьләр министрлыгы белән хезмәттәшлек урнаштырырга да планлаштырган иде. «Яңа оешкан Яшьләр эшләре министрлыгы белән элемтәләрне ныгытырга кирәк. Яшь буынны тәрбияләүдә уртак эшләребез күп булырга тиеш», — дигән иде Язучылар берлеге рәисе.

Язучылар берлеге рәисенең яшьләр белән эшләү идеяләре сүздә генә калды. Ул җитәкчелек иткән чорда яшьләргә әдәби премияләр бирелмәде. Хәтта яшьләр премиясе буларак гамәлгә куелган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе дә соңгы елларда «яшьләр белән эшләү формулировкасы белән» 50 яшьләрдәге Рәмис Аймәткә һәм 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйга тапшырылды.

Татарстан Язучылар берлегендә узган әдәби тәнкыйть остаханәсендә «Идел» яшьләр журналы баш редакторы Радик Сабиров «Яшь язучылар берлеге» булдыру идеясе белән чыккач, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аны хупламады: «Дөресен генә әйткәндә, берлек ул бер генә була, ун берлек булмый», — диде ул.

Берлек төрки республикалар белән мөнәсәбәтләр кора алмады

Берлекнең алдагы җитәкчелеге ТЮРКСОЙ проекты кысаларында Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып танылуы уңаеннан төрки республикалар белән хезмәттәшлек булдыра алган иде. Гәрчә ул вакытта Данил Салихов беренче урынбасар булса да, әлеге хезмәттәшлек дәвам итмәде. 

2019 елда Данил Салихов Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашып, Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелуы турында мәгълүмат бирелде. Әмма бу сүздә генә калды — уртак проектлар барлыкка килмәде.

Мәсәлән, Башкортстанда төрки республикалар әдәби кырына чыга алган Айгиз Баймөхәммәтов бар. Аның әсәре Кыргызстанда чыккан төрки халыклар антологиясенә кергән, ул Казахстанның да үз язучысы булып санала. Айгиз үрнәгендә без татар язучыларын милләт проекты буларак төрки республикаларга этеп чыгара алыр идек. Бу эшләнми. Кайбер татар язучылары күрше-тирә республикалардагы каләмдәшләре белән шәхси дуслык алып баралар, әлеге дуслык ниндидер проектлар да чыгара. Ләкин бу шәхси инициатива булып кала бирә.

Берлек рус телле, татар милләтле язучыларны үз тирәсенә туплый алмады

Безнең русча иҗат итүче татар милләтле һәм татарлыгын югалтмаган язучыларыбыз бар. Бу язучыларның дөньяга танылу шансы зуррак. Чөнки алар «социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы кысаларында китап чыгару белән генә чикләнмиләр, ә конкурентлыкка сәләтле әдәбият иҗат итәргә омтылалар, чөнки ул аларның «ипие». Без ул язучыларны Татарстан тирәсенә туплый алыр идек. Шамил Идиатуллин һәм башкаларның белемен, тәҗрибәсен яшьләрне өйрәтүдә файдаланырга була. Санкт-Петербургта яшәүче язучы Ринат Вәлиуллин белән нигә эшләмәскә?

«Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхинаны Татарстан Язучылар берлегенә алу идеясе Татарстан Президенты белән очрашу вакытында туган. Моның астында Гүзәл Яхинаны һәм аның кебек рус теллеләрне үзебезнеке итү идеясе яткандыр — Татарстан Президенты шуны уйлап эшләгәндер. Әмма ул идея үстерелмәде.

Берлек татар шәхесләрен популярлаштыра торган проектлар булдыра алмады

Татар шәхесләрен популярлаштыруның сыналган юлы — әдәбият. Совет әдәбияты геройларны әдәбият аша пропагандалады: «Газинур» романы шуларның берсе. Халык язучысы Фәнис Яруллин заманында «Җилкәннәр җилдә сынала» автобиографик әсәре белән танылган иде. Туфан Миңнуллин «Кол Гали», «Канкай улы Бәхтияр» кебек әсәрләр язып, әлеге шәхесләрне спектакльләр аша танытты.

Рафис Корбан Татарстан Язучылар берлеге рәисе булган вакытта татар шәхесләрен популярлаштыру максатыннан грантлар бирү проектын башлап җибәрде. Әмма биш әсәрнең икесе генә язылды. Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Туташ» романы һәм Рөстәм Галиуллинның Таҗетдин Ялчыголга багышланган «Васыять» романы үз максатына иреште — бу шәхесләрне татар укучысы арасында күпмедер дәрәҗәдә популярлаштырды.

Фәүзия Бәйрәмова бу эшне бернинди грантларсыз да башкара — аның милләт шәхесләренә багышланган әсәрләре шактый. Вахит Имамов Пугачев явына кушылган татар каһарманнарын өйрәнде. Ркаил Зәйдулланың Мөхлисә Бубый турында язган пьесасы Камал театрында уңышлы барды.

«Мин Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган кеше алдына күренекле шәхесләребез турында язу максаты куяр идем. Бигрәк тә яңа әгъза булып кергән кеше алдына шундый бурыч куярга мөмкин. Мин бу фикеремне идарә утырышларында да әйтә башладым», — диде Берлекнең идарә әгъзасы Ләбиб Лерон.

Дөрес, бу мәсьәләдә Данил Салихов Ләбиб Лерон белән килешеп бетми. Аның фикеренчә, тарихи шәхес турында сәхнә әсәре язуы бик катлаулы. «Сәхнә әсәрләренә килгәндә профессиональ актер буларак әйтер идем — мондый әсәрләрдә конфликт коруы авыррак», — ди ул.

Берлек Язучылар берлеге бинасын популярлаштырып, аны Әдәбият йорты итә алмады

Татарстан Язучылар берлеге бик затлы бинада — мәдәни мирас объекты булган Оконишников йортында урнашкан. Әлеге бина 2012 елда реставрациядән соң ачылды. Хәтта бинада Тукай клубы өчен зал да булдырылган иде.

Бина яңа ачылган мәлдә Тукай клубында һәр дүшәмбе саен әдәби кичәләр планлаштырылган һәм ул оештырыла да башлаган иде. Әмма тора-бара ул сирәк үткән юбилей кичәләренә генә кайтып калды. Бина әдәбият сөючеләр һәрдаим килә ала торган урынга әйләнмәде.

Яшләр бер мәртәбә Язучылар берлеге бакчасында Шигъри слэм үткәрделәр. Әмма Язучылар берлеге бу чараны үстерү эшенә алынмады.

Яңа ремонтланган бинаның дивары сигез ел эчендә дымлы таплар белән чуарланып бетте. Чебакса осталары ясаган затлы койманың берничә элементына кар төшеп җимерелде һәм бу инцидент рус телле матбугат чараларында шау-шу тудырды.

Берлек язучыларның матди хәлләрен яхшырта торган проектлар чыгара алмады

Язучыларның матди хәле анализланып, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча ниндидер проектлар булдырылмады. Заманында Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән шактый гына әдәби премияләр гамәлгә куелды. Илфак Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда гонорарлар арттырылды. Пенсионер язучыларга берәр мең сум акча бирелү идеясе дә соңгы еллар казанышы түгел. Кызганыч, соңгы елларда идарәгә керү бәхетенә ирешкән кайбер язучыларның гына матди хәле өлешчә яхшыртылды — аларның кайберләре зур булмаган күләмдә әдәби премияләр ала алды.

Әйтик, ялгыз яшәгән язучыларның картлыгы проблемасы бар. Мәсәлән, танылган шагыйрә Салисә Гәрәева Картлар йортында яши. Хәзерге вакытта аның шигырьләре җыентыгын чыгару проблемасы бар. Бу китап хәзер инде шагыйрәнең үзе өчен көнүзәк тема түгел — бу китап укучыларга кирәк. Салисә Гәрәеваның туганнары белән сөйләшеп, әлеге китапны әзерләү эшен Берлек оештыра алмас идемени?!

Күренекле язучы Рәниф Шәриповның 70 яшьлегенә китабы чыкмады — аның шигырьләр җыентыгы «Социаль әһәмияткә ия китаплар исемлеге»ннән төшереп калдырылган. Урын өстендә яткан язучының китабын чыгару эшен Берлек күз уңында тота алмас идеме?

Берлек татар язучыларының исемен мәңгеләштерә торган проектлар башында тормады

Язучылар яшәгән йортларга истәлек такталары куелу, каберләренә таш куйдырту, мәшһүр язучыларның һәйкәлләрен, бюстларны куйдыру, урамнарга, паркларга һәм төрле оешмаларга язучыларның исемен бирү буенча Язучылар берлеге тарафыннан эш алып барылмады. Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелү язучының туганнары һәм галимнәр эшчәнлеге булды.

«Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш», — дип сөйләгән Данил Салихов Габдулла Тукай музеенда Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-әдәби кичәдә. Әмма Язучылар берлеге тарафыннан әлеге сүзләрне тормышка ашыру максатыннан конкрет адымнар юк.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев үзенең «Ак кәгазь нидән саргая?» әсәре белән Нәкый Исәнбәткә ишарәләп, шәхесне пычраткан әсәр язгач, Берлек әсәр буенча фикер алышу оештырды, әмма язучыны яклап чыгу буенча ниндидер мөрәҗәгатьләр, акцияләр ясамады. Нәкый Исәнбәт эшчәнлеген өйрәнүгә үз инициативасы белән Миләүшә Хабетдинова алынды.

Рус драматургы Юлия Тупикина социаль челтәрдәге фикер алышулар вакытында: «Заманча татар телле татар әдәбияты бик зәгыйфь үсенте хәлендә», - дип белдергәч тә, Язучылар берлегеннән рәсми җавап яңгырамады.

Берлек драматурглар белән театрлар арасында эшлекле мөнәсәбәтләр булдыра алмады

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә татар драматурглары мәдәният министры янына керделәр, Биектау районының Кече Битаман авылында Данил Салихов яшәгән йортта Драматурглар семинары оештырылды. Әмма бу чаралар театрлар һәм драматурглар арасында дуслык урнаштыра алмады — дәвамлы проектлар нигезе булып китмәде.

Камал театры инициативасы белән «Яңа татар пьесасы» конкурсы һәм Яшь драматурглар лабораториясе, Тинчурин театры инициативасы белән Ачык пьесалар укулар (читкалар), Кариев театры инициативасы белән «Асыл» драматургия конкурсы уздырыла. Бу чаралар Татарстан Язучылар берлеге катнашында үтми.

Берлек тәрҗемә эшен җайга сала алмады

Татар әдәбиятын тәрҗемә итү эшен җайга салу буенча сүзләр күптән барса да, әлегәчә бу эш авторларның үз инициативасы белән тормышка ашырылып килә. Язучылар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, үз әсәрләрен тәрҗемә иттерергә тырышалар.

Әйтик, Данил Салихов үз пьесаларын тәрҗемә иттерү җаен тапкан. Горький музеенда Татарстан Президентының иҗат әһелләре белән очрашуы вакытында ул китабын, Горький әсәрләре белән бергә, Рөстәм Миңнехановка тапшыра алган. Тик пьесалар рус теленә тәрҗемә ителсә дә, аларның бер рус телле театрда да куелганы юк.

«Бүген без татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләрен чыгарабыз. Ләкин татар язучылары да төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аларның пьесалары алдынгы театрлар репертуарына кертелсә, бу — алга китеш булыр иде», — дигән иде мәдәният министры Ирада Әюпова коллегия утырышларының берсендә.

Берлек татар әдәбиятын дөньяга таныта алырдай проектлар тәкъдим итә алмады

Татар әдәбиятын дөньяга таныту хыяллары хыял булып кала бирә. Әлеге хыялны гамәлгә ашыру буенча ниндидер проектлар тәкъдим ителмәде.

Татар әдәбиятын дөньяга пропагандалау буенча кинопродюсер, «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова эшчәнлеге үрнәк булырлык: Үзбәкстан белән копродукция буларак, Зифа Кадыйрова әсәре тәкъдим ителеп, «Сөмбел» фильмы чыкты; Казахстан белән копродукция буларак, Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар”ы төшерелә. Бу эшләр Язучылар берлегеннән башка алып барыла. Ә бит кино һәм театр - татар әдәбиятын пропагандалауның бер юлы.

Дөньякүләм эшчәнлек алып бара торган нәшриятлар белән дә хезмәттәшлек итү омтылышлары юк.

ххх

Татарстан Язучылар берлеге алга таба бу юнәлешләрдә эшләргә әзерме? Дәүләт алга таба да татар әдәбиятын үстерү эшчәнлеген Берлек кулларына тапшырып, аңа субсидияләр бирә аламы? Язучылар үз лидерлары итеп шушы эшләрне башкарырдай шәхес сайлый алырлармы? Карап карыйк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100