Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак театрында - Әлмәндәрнең соңгы көне

Илгиз Зәйниев курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен чыгарды. «Татар-информ» хәбәрчесе спектакльнең соңгы прогоннарының берсен карады.

news_top_970_100
Курчак театрында - Әлмәндәрнең соңгы көне
Рамил Гали

«Әлдермештән Әлмәндәр» — Камал театрының легендар спектакле. Ул театрда 1976 елда сәхнәләштерелгән. «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясеннән соң, анда иң озак барган һәм күп каралган спектакль санала.

Ул татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.

  • Спектакльнең төп герое — Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил әмере буенча Әлдермешкә Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай бик тиз генә фани дөньядан ваз кичәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре бик күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып, Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана.

Шәүкәт Биктимеровтан соң Әлмәндәр ролендә бер артистны да кабул итмәбез кебек… тоела… иде. Әйе, артистны кабул итмәс идек тә, бәлки. Ә курчакны?

Курчакларны кабул итәргә мөмкин. Бик рәхәтләнеп. Курчаклар «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсендә безгә таныш пьесаны уйныйлар. Һәр сүзе таныш, шул таныш сүзләрне ишетү рәхәт.

Әлмәндәр бакчада такта шомарта. Ә өстә — күкләрдә — Газраил аның язмышын хәл итә. Кайда әле безнең 1550нче санлы Әҗәл? Элдерт Әлдермешкә!

Үлем агониясе

Хәтерләсәгез, спектакльдә Газриал Аллаһның үзе белән телефоннан сөйләшә. Курчак спектаклендә дә Газриал телефоннан сөйләшә, әмма кем белән сөйләшүе күрсәтелми. Әлмәндәргә үләр вакыт җиткәнен Газраил үзе генә хәл итә. Башта, дөресен әйтим, Аллаһка ишарәләмәүне Илгиз Зәйниевның страховкасы дип уйлаган идем. Әмма Туфан Миңнуллин пьесасының текстына кагылмыйча гына режиссер әсәргә икенче ракурстан караган икән. Спектакльдә Газраил куркып торган өстен көчкә ишарәләнми. Пьесада Әлмәндәр авылы кешеләренә 90нан узып яшәмәскә күкләрдә язылган булса, биредә… язылмаган.

Баксаң, Газраил, Әҗәл һәм Фәрештә Әлмәндәрнең уенда туган персонажлар икән. Алар — Әлмәндәрнең үлем агониясе.

Әлмәндәр авылдашларының туксанга җитеп үлгәннәрен уйлый, үзенең дә соңгы сәгатьләре сугуын сизенә.

Әлмәндәр карт кемгә охшаган?

Дөресен әйткәндә, спектакльнең беренче пәрдәсенең беренче өлешендә Газраилдән Айдар Хафизов тавышы көтелә, Фәрештә Наилә Ибраһимова тавышы белән чытлыкланыр кебек. Өммиядән дә Нәҗибә апа чалымнары эзләнә. Әмма карый торгач, легендар образлар югалып, «Илгиз курчаклары» иркендә каласың.

Әлмәндәр бөтенләй дә Шәүкәт абый Биктимеровны хәтерләтми. Ә икенче бер карт образы искә төшә. Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча Юрий Фетинг төшергән «Бибинур» фильмында сәер бер карт бар иде. Ул фильмда Илгиз Зәйниев үзе дә төшкән иде. Шушы карт йөзен ул Әлмәндәргә күчергән.

Әлмәндәр карт «Әкият» курчак театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев тавышы белән сөйли. Әҗәл — Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов. Дөрес, без аларның берсенең дә йөзләрен күрмибез. Режиссер сәхнәдә курчаклар гына йөртү алымын сайлаган. Артист сөйкемле сөяге белән алдыра алмый — бары тик профессиональлек — курчак йөртү осталыгы гына күренергә тиеш.

Мин спектакльнең прогонын карау сәбәпле, техник һәм сәнгати ягын анализларга алынмыйм. Артистлар булдырдылар!

Спектакльнең маркетинг ягы

Илгиз Зәйниевның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куюы — театрга өлкән тамашачыны китерергә тырышу. Бу аның хыялы. Ул ни дәрәҗәдә тормышка ашар — карарбыз. Әлмәндәр өлкән тамашачыны курчак театрына тарта торган магнит була алырмы?

Дөрес, бераз шик бар. Тамашачы бер ияләнгән урынына йөрергә ярата. Аеруча безнең татар тамашачысы. Кемдер Камал театрына килергә өйрәнгән, кемдер — Тинчурин театрына, байрак тирәлекләрдә декабрьдә «Татар җыры”на килеп, яңа тунны күрсәтү традициясе бар… Кадим Нуруллин тырыша торгач, филармония залына татар эстрада концертына йөртү традициясен булдыра алды кебек.

Ә курчак театры татар тамашачысы өчен бала яки оныкка әкият күрсәтеп кайту урыны. Гадәттә, рус телендәге берәр «Колобок”ны.

Исхакыйга таянып, драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид теге заманнарда байларның курчак туе ясап уйнавын язганнар иде. Шуннан бик популяр «Курчак туе» спектакле туган иде.

Кая соң хәзер ул байларның дәвамчылары? Илгиз Зәйниев сезгә әллә күпме «курчак туйлары» оештыра ала. Килегез генә! Курчак тамашалары, диюем.

Театрда «Әлфия» курчак спектакле бара инде. Спектакль «Тантана» республика театр премиясе белән билгеләп үтелде, тәнкыйтьчеләрнең уңай фикерен алды, тамашачы югары бәяләде. Режиссерның шәхесләр турында спектакльләр циклы булдыру идеясе дә бар иде, әмма барысы да тамашачының ихтыяҗыннан тора, әлбәттә.

Мин «Әлдермештән Әлмәндәр”нең Камал театрындагы куелышы кебек Курчак театрында да озак еллар баруын телим. Тамашачы таныш текстны тыңларга, таныш сюжетны карарга кат-кат килсен иде. Килгән саен яңа фәлсәфә, яңа энергетика, яшәргә яңа көч алып кайтып китсен иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100