«Камил Фәйзрахманов - исеме җисеменә туры килгән асыл зат иде» | intertat.tatar

«Камил Фәйзрахманов - исеме җисеменә туры килгән асыл зат иде»

Татарның билгеле тавыш операторы, легендар татар җырчысы Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановның үлеме кинәт булды. Тромб. Аңа 62 яшь иде…

Камил Фәйзрахмановны бүген җәмәгатьчелек Мәрҗани мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатты. Маскалар астындагы бөтен йөзләрне танып бетереп булмаса да, алар арасында Казан дәүләт мәдәният институты хезмәткәрләре, эстрада вәкилләре шактый иде.

Матәм чарасының вакыты 11.00 сәгатькә дип билгеләнгән иде. Халык мәчеткә, Каюм Насыйри урамындагы кибетләргә җылынырга керде. Озату вакыты өйлә намазыннан соң гына буласы әйтелде.

Мәчет эченнән өскә күтәрелә торган мәһабәт баскычта режиссёр һәм педагог Азат Зарипов утыра. Ул Венера ханымның коллегасы буларак кына түгел, бергә төрле кичәләр эшләгән якын кешесен озатырга килгән.

Азат Зарипов: «Институтта Венера Әхәтовна концертлары булганда үзенең аппаратурасы белән Камил абый килә иде. Музыканы ул куя икән, димәк, яхшы концерт була: бөтен җырчының да, сөйләүченең дә тавышы ишетеләчәк. Безнең институтта үз операторларыбыз да бар. Әмма Камил абый бер генә иде!

Камил абый конфликтсыз кеше иде, музыка аппаратурасы артында утыручы кешеләр арасында бу сирәк була торган сыйфат. Чөнки операторлар өйрәтергә тотына, Камил абый өйрәтми, сәхнәдәге артистка яраклаша белә иде. Аны бөтен артист яратты».

Үзенә урын таба алмыйча Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев арлы-бирле йөренә, Эльмир Низамов аптыраган кыяфәттә басып тора…

Асаф Вәлиев: «Мин Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып эшли башлагач, «Татарстан» радиосында җырлар яздыра идек. Ул вакытта шул бер студия иде бит инде. Ике-өч атна алдан чират алып куя идек. Радиога килгәч, Камил Әхәт улы белән очраштык, ул тавыш яздыручы иде. Бик тыныч, киң күңелле кеше иде. Киңәшләр бирә иде. Җырчыларны эшеннән соң калып та яздыра иде.

Минем «Их, сез матур кызлар», «Әйтмә син авыр сүз», «Әткәм моңы», «Нигә әни картаясың», «Аерылмагыз» җырларын аның белән бергә яздырдык. Без аның белән җырларны бер яздыруда яздыра идек, кисәкләр бүлеп эшләми идек.

Камил Фәйзрахманов яхшы музыкант иде, гитарада да уйный иде. Дуслар идек. Аның белән сөйләшергә рәхәт. Без озаклап музыка, сәнгать, тормыш турында сөйләшә идек. Мин кысла, ул балык билгесе астында тугангамы, безнең ауралар туры килә иде. Аны кешеләр бик ярата иде».

Эльмир Низамов: «Без «Алтын Казан» куелганда бергә эшләдек. Бу аның соңгы эшләреннән булгандыр инде. Репетиция вакытында аның кечкенә генә бүлмәсендә утырып эшли идек. Генпрогон вакытында җырны тыңлап, тәрҗемә текстын да карап бара икән, ниндидер сүзнең тәрҗемәсе белән килешмичә, нигә алай икәнен сорады. «Алтын Казан»ны ул бик яратты.

Венера апаның аның үз электрон почтасы юк, ахры. Камил исеме белән башланган адрес иде. Венера апа өчен җырларны Камил абый электронкасына җибәрә идем».

Мәрҗани мәчете ишегалдында матәм мәрасимен Татарстанның атказанган аристы Фәнис Җиһанша алып барды.

Фәнис Җиһанша: «Аллаһның хәерсез сәгате, көне, ае, елы булмаган кебек, хәерсез мизгеле булмас, ди. Бу 2020 елның үзенчәлекле булуы беребезгә дә сер түгел. Үлемнең кайда көтеп торганын Аллаһтан башка беркем дә белми. Бу зур сынау. Билгесезлек.

Зур шәхесләр янында алар белән бергә иҗат итеп, татар сәнгатен үстерүгә үз өлешен керткән Камил әфәнденең китеп баруы көтелмәгәндә булды. Камил әфәнде Фәйзрахманов күп кенә җырчыларга иҗатта зур үрләр яуларга булышкан шәхес. Аларның Венера ханым белән бергә яшәүләренә 35 ел булыр иде. Тылы шундый булганда Венера ханымда иҗат итәргә дә, сәхнәгә чыгарга теләк булгандыр.

Венера ханымның «Сөембикә» журналына биргән интервьюсында мондый сүзләр китерелә: «Камил минем өчен иң зур мәхәббәт, колачлап бетерә алмас ярату булды. Шушы яратуым миңа иҗат итәргә этәргеч бирде».

Матәм мәрасименә күренекле тавыш операторын озатырга Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде.

Дамир Натфуллин: «Татарстан Республикасы мәдәнияте зур югалту кичерә. Камил әфәнде безнең арадан китте. Татар дөньясының танылган тавыш режиссеры, күп җырчыларның киңәшчесе иде ул. Дәүләт телерадиосында, соңгы елларда Татар дәүләт опера һәм балет театрында — дүрт дистә елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән, Венера ханым, сезнең тирән кайгыгызны уртаклашам». 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев: «Мөхтәрәм җәмәгать! Без бүген милләтебезнең иң асыл затларыннан булган Камил дус белән хушлашабыз. Бу бик зур югалту. Без гаилә дуслары идек, күршеләр булып яшәдек. Андый затлы, асыл кешеләр бик сирәк була. Камил әфәнденең исеме генә дә бөтен нәрсәне әйтеп тора — ул камил, бөтен яктан җитлеккән дигән сүз. Аның рухи камиллеге дә, акылы да, холкы да исеменә туры килә. Ул кешеләргә игелек кенә эшләп тора торган кеше иде. Ул кеше турында начар сүз әйтмәде. Бер генә кимчелеге дә юк… дисәм, бер кимчелеге булды — аңа эгоизм җитеп бетмәде. Ягъни үзен үзе сакламыйча кешеләр өчен бик тузды. Күршеләр булып торганга ярдәмчеллеген бик яхшы беләм.

Камилнең китеп баруы тетрәүләрнең тетрәве булды. Венера ханымның хәлен яхшы аңлыйбыз. Аллаһ чыдамлык бирсен аңа. Камилнең күңеле саф, чиста, ул иманлы зат иде».

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: «Мин аннан өлкәнрәк булсам да, Камил минем замандашым кебек иде. Рухыбыз, фикеребез белән без замандашлар кебек идек. Шул вакытта ул бик заманча да иде. Безне музыка да якынайткандыр. Шоу-бизнес, эстрада, халык көйләре, классика… Театрда реконструкция вакытында мин Венера ханым белән киңәшеп, ул Камил белән сөйләшеп, Камил безнең театрга күчте. Чөнки яңа фазага күчкән театрга яңа дәрәҗәдәге белгечләр кирәк иде.

Тавыш, аваз яңгырашы — ул бик нечкә төшенчә. Үзенең табигый сыйфатлары, сәләте белән Камил театрда гаҗәеп яңгыраш тудырды. Залдагы табигый акустика аның хезмәте иде. Ни кызганыч, язмыш бездән бу кешене алып китте.

Камил белән уртак планнарыбыз күп иде. Без опера әсәрләренә компьютер графикасы белән саунд-треклар ясарбыз дигән идек. Андыйны ясый алучылар берәмтекләп санарлык.

Булуың өчен рәхмәт, Камил! Венера белән сез бик матур яшәдегез. Әмма бу тормыш». 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева: «Без 35 ел бергә яшәү дәверендә мин иң бәхетле хатын идем. Син мине иркәләдең, юаттың, горурландың, рухландырдың, канатлар үстердең. Мин синең янда, синең мәхәббәтең белән уңышларга ирештем. Рәүфәл Сабирович та синең тыйнак, сабыр булуыңны әйтте. Башта ул радиода эшләде. Бөтен шәхесләребезне ул яздырды һәм бу язмалар безнең алтын фондны тәшкил итә.

Синсез яшәү ничек булыр? Яраттым мин сине, беркайчан да онытмам. Җаным минем! Килгәнегез өчен рәхмәт барыгызга да. Ул исеме җисеменә туры килгән зур шәхес иде».

Җеназа намазын Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Мансур Җәләлетдинов укыды.

Баш киеме һәм маска арасыннан күзләре генә күренеп торган Венера Әхәтовна мәрхүм иренең җәсәде янында басып торды да торды…

Хушлашу сүзләре әйтелде, догалар укылды. Камил Фәйзрахмановның җәсәде салынган Курган зиратына юл алды…

Халыкның бер өлеше чарасыз булып мәчет алдында басып калды.

Гомеренең бер өлешен легендар Илһам Шакировны карауга багышланган Илһам Хаҗиев янәшәмдә басып тора.

Илһам Хаҗиев: «Абзый (Илһам Шакиров — авт.) җырларын баянчы Рөстәм Вәлиев белән бергә, исемлек буенча карап, Камил Фәйзрахманов белән яздырдылар. „Барс медиа“ шуның белән дисклар чыгарды. 100ләп җыр яздырдылар дип беләм. Хәзер шул кешеләрнең берсе дә юк инде. Сәнгатьнең мәгънәсе дә бетеп бара кебек. Үзешчәннәр генә калып бара…»